Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Милләтләр дуслыгы нык булсын

Карагуҗа мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар гөрли.

Бердәмлек турында күза ллауны булдыру, халыклар арасындагы дуслык-туганлыкның нинди зур көчкә ия булуын, һәр милләтнең үзенә генә хас үзенчәлеге, тарихы, гореф-гадәте барлыгын аңлату максаты белән V-IX сыйныф укучылары өчен «Дуслык күпере» дип исемләнгән чара уздырдык.

Һәр сыйныф үзенә бер милләтне сайлап алды. Шул халыкның җыр-биюләре, милли ризыклары, гореф-гадәтләре, милли киемнәре, яши торган урыны, уеннары белән таныштыру бурычы куелды. V, IX сыйныф – татарлар, VI сыйныф – марилар, VII сыйныф – рус һәм украиннар, VIII сыйныф – үзбәкләр.
Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә җиң сызганып, чын күңелдән бер атна дигәндә һәр милләт турында күп мәгълүмат туплады. Туган телләр һәм милләтләр дуслыгына багышланган «Туган җирем – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле!» дип исемләнгән рәсем күргәзмәсен укучыларының эшләре бизәде. Сәхнә әзерләнде.

Менә көтеп алган бәйрәм көне дә килеп җитте. Милли киемнәр табылды, ризыклар пеште, презентацияләр булдырылды. Иң күңеллесе: төрле милләт халыкларының милли ризыклары белән бизәлгән, дуслык күпере белән берләштерелгән, бер самовар янына җыйнаган – уртак бәйрәм табыны.

Бу бәйрәм чыннан да милләтләрне чагылдыр ган укучыларны берләштерде диеп уйлыйбыз. Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның, бердәмлекнең иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү, башка милләтләргә карата ихтирам, хөрмәт уяту менә шушындый чаралардан башланадыр, мөгаен.

Бәйрәмебез күтәренке рухта, чәй табыны янында тәмамланды. Һәр баланың күңеленә шәфкатьлелек орлык лары сала алганбыздыр дип уйлыйбыз.
Бу телефон, интернет заманасында һәркем газиз баласын миһербанлы, иманлы, инсафлы итеп тәрбияләп, милләтебезгә хас тыйнак, гаиләсен һәм әйләнә тирәсендәгеләрне ихтирам итәрдәй шәхес, чын кеше итеп үстерә алсын иде.

Зөлфия Мохтарова,
Карагуҗа мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев