Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Миләүшә Шакирова: «Рәсем ясаганда күңелем тынычлана»

Мулла Илендә яшәүче Шакировлар йорты яныннан битараф кына узып китеп булмый. Якты төсләргә буялган капкадан ишегалдына узгач, әкияти дөньяга эләккәндәй буласың.

Монда сине балачактан укып үскән төрле әкият геройлары каршы ала. Капка эчендә, коймаларда, гараж ишегендә ясалган матурлыкны булдыручы, шушы йортның алтын куллы хуҗабикәсе – Миләүшә Шакирова.

Миләүшә ханымның шигырьләр иҗат итүен, үзешчән сәнгатьтә актив катнашуын, авылның «Сүнмәс дәрт» фольк­лор ансамбле солисты булуын, мал-туар асрап, тирә-юньдәгеләрне сөт ризыклары белән тәэмин итүе турында белсәк тә, рәсем ясарга хирыслыгы безнең өчен яңалык булды, хәтта гаҗәпләндерде.
Бузай авылында биш балалы гаиләдә өченче булып дөньяга килә ул. Әтисе сугыш инвалиды, әнисе кибеттә, колхозның төрле эшләрендә хезмәт куя. Миләүшә 8нче классны бетергәч, гаиләсе яңа өй җиткезү сәбәпле, шәһәргә китә алмый. Чая, тырыш кыз хуҗалыкта да булыша, колхоз эшендә дә тик тормый, сыер сава, сенаж ташый. Тик калага барып урнашу теләге сүрелми. Мөмкинлек булуга, Казанда заводның 11нче техник училищесына укырга керә. Бер ел белем алгач, яшьләрне цехларга тараталар, өр-яңа тулай торактан бүлмә ачкычы бирәләр. Бу вакытта яшь кызның инде йөрәге буш булмый. Абыйсының дусты, күрше Мулла Иле егете Дамир белән очрашып йөргән чаклары. Дүрт яшьләр тирәсендә Дамир нык авыргач, әти-әнисенә сабыйның исемен алыштырырга тәкъдим ясыйлар. Шул чак аңа икенче исем – Рәйхан дип кушалар. Рәйхан абый да шәһәргә сукмакны суытмый. Миләүшә апаның әтисе үлгәч, ул бөтенләйгә авылга күченеп кайта һәм сөйгән яры белән кавышып, гаилә коралар.
Шәһәр тормышына ияләшкән булсам да, авылга риза булып кайттым. Бервакытта да үкенгәнем булмады. Ник уфтанырга соң, өч балабыз – Гөлназ, Нияз, Радигыбыз туды. Ашханәдә эшләдем. Үз көчебез белән йорт җиткездек. Ирем белән бер-беребезгә терәк булып, шөкер итеп яшибез. Бүгенге көндә төпчек улыбыз гаиләсе белән көн күрәбез. Лаеклы ялда булсак та, гел хәрәкәттә, хезмәттә, – дип сөйли Миләүшә апа.



Менә шулай, гомер буе тормыш йөген тарткан Шакировлар гаиләсе бүген ничек итеп тик утырсын инде, йә! 18 ел дүртәр сыер, бозаулар, барысы 18әр баш мөгезле эре терлек асрый бит алар. Сыерларын кул белән савалар. Бүген бер сыер, бозаулары бар, тавыклар, бройлер чебиләр үстерәләр. 40лап каз тоткан чаклары да була. «Бройлер чебиләре алып кайттым да, матур гына үсеп китүләрен күргәч, тагын аласы килә генә бит. Хәлебездән килгәндә, хәрәкәттә – бәрәкәт, дип сөенеп эшлибез», – ди Миләүшә ханым. Бер елны, күршедә ут чыгып, дүрт хуҗалыкның абзарлары янып, көлгә әйләнә. Яңадан торгызырга туры килә.
Тәмледән-тәмле камыр ризыклары әзерләргә яратучы, хәтта Коръән ашларына 120шәр кабартма пешергән чаклары да еш була, бакчасын, хуҗалыгын тәртиптә тотучы язмам герое рәсем ясарга кайдан вакыт таба икән соң?
– Мәктәптә укыганда ук рәсемнәр, плакатлар ясарга ярата идем. Бервакыт шулай, ишегалдында йөргәндә, башыма фикер килде. Гараж ишегенә шушы рәсемне ясаганга дүрт ел булды. Апрель ае иде ул, бакчага чыгарга иртәрәк әле дип, акбур белән рәсемне төшереп, аннан буядым, – ди язмам герое. – Нәтиҗәсе мине генә түгел, безгә килгән һәркемне шатландырды. Гомумән, рәсем ясаганда күңелем тынычлана. Кояшка карап торганнарын яңартырга кирәк. Бер күренешне ясарга өч көнләп вакыт таләп ителә. Мин, гадәттә, буш вакытымда гына кулыма пумала алам.


Менә шулай, Шакировлар гаиләсенең эш дип кенә түгел, җанга рәхәтлек бирә торган шөгыльгә дә вакыт табып, һәр көннең кадерен белеп гомер итүләре. Аллаһ кушып, киләсе елга Рәйхан абый белән Миләүшә апаның гаилә коруларына да 50 ел була икән инде. Безгә шул уңайдан матур җырларын да бүләк иттеләр. Гаилә башлыгы өздереп гармунда уйный, тормыш чәчкәсе моңлы итеп җырын суза. СөбеһанАллаһ, шушындый күркәм, бәхетле гаиләгә күзләр генә тимәсен дип, изге теләкләребезне әйтеп, саубуллаштык. Озак еллар тигезлектә, хәләл көчегез белән тапкан малыгызның рәхәтен күреп яшәргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев