Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Менә шундый ул– безнең кечкенә Дамирә апабыз»

Мылтык тотып дошманга каршы атакага күтәрелмәде, ут эчендә үлем белән йөзгә-йөз очрашмады алар – сугыш чыкканда балалар гына иде бит әле.

Без – сугыш елы балалары,
Ачы язмыш безне сынаган.
Тормыш авырлыгын без күтәреп,
Күпме сыгылсак та сынмаган.
Онытырга телим – мөмкин түгел,
Яралары калган йөрәктә.
Әл дә булса минем үткәннәрем
Төшләремә кереп йөдәтә.

(Нариман Камалов)

Мылтык тотып дошманга каршы атакага күтәрелмәде, ут эчендә үлем белән йөзгә-йөз очрашмады алар – сугыш чыкканда балалар гына иде бит әле. Әмма каһәр суккан ул сугыш алар язмышына да үтеп керде, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китерде, балачак бәхетеннән мәхрүм итте. Ут эченә кермәсәләр дә, сугыш михнәтен нык татыдылар: көч җитмәстәй авыр хезмәттә ватылдылар, ятимлек ачысын да белделәр, ач үлем белән күзгә-күз очраштылар.
Хөрмәтле авылдашыбыз, хезмәт ветераны Дамирә Дәүли кызы Галиәкбәрова шул күпкә түзгән, ачлы-туклы үскән, ятим калган сугыш чоры балаларының берсе. 1937 елның 25 гыйнварында Норлат авылында туган. Ул сугыш елларын искә алып, башыннан кичкәннәрне хәтеренә төшереп сөйли:

– 1941 елда, сугыш башланганда, миңа 4 яшь иде. Әтине сугышка алдылар, әнигә алты бала калдык. Бөтен тормышның авырлыгы аның җилкәсенә төште. Сугыш вакытында ул яңа ачылган балалар йортына няня булып эшкә керде, Ленинградтан, Мәскәүдән кайткан ятим балаларны карады, аларны бик жәлли иде. Әтиебез, Дәүләтша Гыйниятулла улы Сабитов, 1942 елда Ленинград фронтында вафат булды. Әниебезнең алты ятиме калды. Ул барыбызны да 10 еллык мәктәпне бетертте. Барыбыз да техникум, институтларда укыдык: Наил абый колхозда бригадир булып эшләде, Тәфкил Владивостокта 25 ел офицер булып хезмәт итте, Дания – баш хисапчы булды, Дамир – баш агроном, Рәмил һәм мин, Казан кооперация техникумын тамамлап, товаровед булып 40 елга якын сәүдә өлкәсендә эшләдек.

40 ел Дамирә апа Норлат сәүдә оешмасында товаровед, җитәкче булып эш ләде. Тырышлыгы өчен ел саен диярлек «Татпотребсоюзның» мактау грамоталары белән бүләкләнеп килде, «Хезмәт ветераны» медален алды.
Дамирә апа Самат исемле Норлат егетенә кияүгә чыкты. Алар күркәм гаилә кордылар, өч уңган, чая кыз үстерделәр. Бүгенге көндә алар хастаханәдә шәфкать туташлары булып хезмәт итәләр, әниләрен хөрмәт итеп яшиләр. Өчесе дә әниләре шикелле бик мәрхәмәтле, гади, тырыш, мәзәкчән.

Дамирә апага 85 яшь тулды. Олыгайса да ул һәрвакыт шат күңелле, ачык йөзле, юмарт, кунакчыл. Мәктәптә өйрәнгән шигырьләрне хәзер дә бер сүзен дә ялгышмыйча сөйли, янындагы кешеләрне җан җылысы, матур мәзәкләре, акыллы сүзләре белән җылыта.

Менә шундый ул – безнең кечкенә Дамирә апабыз. Норлатта аны шулай диеп йөртәләр. Буе кечкенә булса да, күңел байлыгы – чиксез. Кадерле авылдашыбызга бәрәкәтле озын гомер, нык сәламәтлек, җан рәхәте телибез. Исән-сау булсын, 100гә кадәр яшәсен!

Роза Ягудина.Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев