Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Менә кайда бит ул бәхет

Һәр бала үз бәхете һәм ризыгы белән туа диләр. Бу чынлап та, шулай һәм, шөкер, бүгенге көндә яшь гаиләләр кимендә өч бала табу яклы.

Ишле гаиләләр саны артканнан арта гына. Ә менә Мулла Илендә яшәүче Садыйковлар алтынчы балаларын алып кайткан.
Безне дә урам тутырып каршы алды алар. Берсеннән-берсе матурлар, шау итәләр, көлешәләр, шаяралар. Менә кайда бит ул бәхет!

Мулла Иле егете Рамил Норлат кызы Гөлназ белән кавышып, уртак куышларын булдырганга 21 ел вакыт узган. Бүген инде мәхәббәт җимешләре – Раил, Ранил, Раилә, Рәсим, Гүзәлия, Гөлнәзирә үсеп килә. Кечесенә әле нибары бер яшь тә өч ай гына. Тагын алып кайтырга исәп юкмы дигән сорауга, Гөлназ, җитәр инде дигән мәгъ нәдә башын селкесә, гаилә башлыгы Рамил теләге барлыгын белдерде, яшереп тормады. Насыйп булсын! Ишле хуҗалык мал-туарны да күп итеп тота: ат, үгез, сыер, бозау, кош-кортлар...

Гаиләбез зур, шуңа да ит үзебездән артмый инде. Сөтне эшмәкәргә тапшырабыз. Балалар күп булгач, бер-берсенә ярдәмләшеп, эшләп үсәләр. Һәммәсе дә өйгә шатлык китерә. Аннан, «әни» дигән сүзне ишетү, бу дөньяда балаларың өчен иң кирәкле кеше булуыңны тоеп яшәү – зур бәхет ул! Ана булу тәмен һәр хатын-кыз тойсын иде, , – дип сөйли Гөлназ.

Рамилнең әнисе Россия Федерациясенең атказанган терлекчесе, озак еллар сыер сауган 83 яшьлек Сания апа исән-сау, шөкер. Әтиләре Хатыйп абый гына өч ел элек якты дөньядан киткән. Шушы сабыйларны күреп әй шатланыр иде...

Ә Рамил белән Олы Ачасыр Сабан туенда ук танышкан идек. Ул бар мәйданны шаккаттырып, теше белән гер күтәрде, чыбыркы шартлатты. Кыскасы, үзенең булганлыгын бар яктан күрсәтте. Алты бала әтисе булуын ул чакта белмәдек тә. Тигезлектә, һәр балагызның рәхәтен, игелекләрен күреп, түгәрәк гаилә булып яшәргә насыйп булсын сезгә, Садыйковлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев