Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Мәчеттә балалар көлүен ишетмәсәгез, киләчәк буын өчен борчылыгыз» (Дәвамы. Башы 50нче санда).

– Мәчет территориясе зур, монда берәр нәрсә төзетү күздә тотыламы?

– Кайбер кешеләр безгә «хыялыйлар» диләр. Ләкин йөрәгебезне Аллаһка бәйләп, бу эшне камил рәвештә, бөтен көчебезне куеп эшләргә кирәк. Вакыты җиткәч, һәрберебез ихластан эшләсәк, финанслауны Аллаһы Тәгалә ачачак.

Бүгенге көндә без бу идеяне яңадан күтәреп алдык, проектын тәмамлап киләбез. Ул гади генә мәчет түгел инде, без аны Осиново мәчете – Рух вә әдәп үстерү үзәге дип төзибез. Ягъни бу үзәкнең эшчәнлеге намаз уку, гыйбадәт кылу гына түгел, бу – кечедән алып, олыга кадәр килеп, үзенә берәр нинди шөгыль, эш, хәтта һөнәр дә алу урыны. Балалар мәктәптән соң килеп өстәмә белем ала ала, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дә шөгыльләнү була. Барысын да татар телендә алып барылу күз уңында тотыла. Монда хәзерге вакытта эшләп килгән «Алтын кул», «Яшь көч» остаханәләре – барысы да шул эшчәнлекнең башы. Бу ни өчен? Чөнки исәп – без кешеләрне шушы көндәлек көнкүреш һөнәрләре аша мәчеткә җәлеп итеп, мәчеттә остазлар укытып, әдәп-әхлакны, динне, татар телен үстерү үзәген булдыру. Ягъни, теоретик материал бирү генә түгел, ә гамәлдә эшкә, дөньяви һөнәргә өйрәтү дә күздә тотыла. Мәсәлән, бу хәзер мәдрәсә, соңыннан, иншАллаһ, үзәк белән мәчет, аларның яннарында төрле остаханәләр булачак. Без уктан, мылтыктан атабыз, калканнар тотып, йомшак кылычлар белән сугышабыз. Исәбебездә монда этнопарк ясау, иншАллаһ Тәгалә. Зур чатыр куеп, аның эченә төрле борынгы сугыш, уен коралларын урнаштырып, уен, ял зонасы оештыру.

– Бу егетләрне, малайларны күз уңында тотып эшләнәме?

– Юк, бөтен гаилә өчен. Безнең исәп бар иде: балаларны борынгы киемнәр белән дә таныштыру, аларга шуларны киертү, ләкин бу шуның кадәр кыйммәтле әйбер икән, хәтта фото гына төшәргә теләсәк тә, бик кыйммәт. Ягъни, безнең исәп – бу тарихи ядкәрьләрне мәчет тирәсенә җыеп, аларны халык өчен ачык, бушлай итү. Мәсәлән, безгә монда футбол манежы ясарга тәкъдим итәләр. Без риза, ләкин ул акча эшләүгә бәйле булырга тиеш тү гел. Без аңа каршы. Исәбебез – үзебезнең халкыбызга, милләтебезгә бушлай мөмкинлекләр ачарга, хезмәт итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев