«Мәчеттә балалар көлүен ишетмәсәгез, киләчәк буын өчен борчылыгыз» 2
(Дәвамы. Башы 50нче санда).
– Безгә балалар иртәнге 9 да килеп, сәгать 3кә кадәр монда. Килгәч ярты сәгать иртәнге физзарядка була, йөгерәләр, ягъни йокыдан уяналар, хәлләнәләр, көч җыялар. Алдан ук әти-әниләрдән баллы тәм-томнар ашатмауларын сорадык, чөнки алар «начар ягулык» дип атала, кыска вакытка гына энергия бирә дә, нәтиҗәсе булмый, башка энергия калмый һәм баланы йокыга талдыра башлый.
Физзарядка ясап кергәч, ярты сәгать вәгазь сөйлибез. Быелгы тема – дөньяның барлыкка килүе, Аллаһ Тәгаләнең иң яраткан мәхлүге, пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. иң яраткан мәхлүге, егетлек, юмартлык. Соңыннан балалар остазлар белән бер сәгатькә дәрескә китәләр. Быел безгә 35 малай йөри. Балалар өч төркемгә бүленде. Һәр төркемнең үз исеме, һәр кайсында – бер остаз. Дәресләрдән соң, төшке аш, намаз вакыты, тагын бер дәрес һәм уеннар. Бу уеннардан соң алар яхшы кәеф белән өйгә кайтып китә.
Балаларны без бүлмәдек, алар үзләре бүленде. Безнең моңа кагылышлы үз системабыз бар. Ул эшли, әлһәмдүллилаһ. Балалар киләләр һәм танышалар, бер көннән соң һәрберсе үзе белән таныштыра һәм кемне әмир итәргә теләвен әйтеп чыга, бөтенесе сайлап чыкканнан соң, шулай лидерлар барлыкка килә. Берсенә ун тавыш, икенчесенә өч тавыш, дүртенчегә биш тавыш булырга мөмкин. Һәм без беренче өч кешене сайлыйбыз да, алар әмирләр була. Бу әмирләр үзләренә берәр ярдәмче билгели, төркем туплый, исем куша. Ягъни без остазлар бу эштә берничек тә катнашмыйбыз. Берәр биремне үти алмасалар, төркем үз эчендә хәл итә. Шуңа күрә дә төркем тиз оеша. Алар үзара белемдә, спортта көч сынаша, ярыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев