«Мәчеттә балалар көлүен ишетмәсәгез, киләчәк буын өчен борчылыгыз» 3
– Ә балаларның белемнәрен, уеннарда катнашуларын ничек бәялисез?
– Безнең еллык дәресләрдә «алтын җыю» системасы иде. Быел җәйге курслар да «бәрәкәт»кә ияреп, «хә рәкәт» системасын керттек. Дәресләргә бәйле әйтсәк, дә рескә килсә, балада бер алтын бар инде дигән сүз. Дәрескә бирелгән өй эшен эшләде, инде ике алтыны бар. Моннан кала, тагын да өстәмә эш эшләде, бонус – өч алтын. Мин әйтәм: «Әгәр сез җыеп барасыз икән, бу акча алтын була, җыймасагыз, ашагыз рәхәтләнеп, бу шоколад була. Ләкин җыйсагыз, уку тәмамланганнан соң, без базар үткәрәбез. Бу базарда сез шушы алтыннарга үзегез теләгән истәлекле бүләкләр сатып ала аласыз». Алар уку тәмамланыр алдыннан әле зәкят бирәләр. Мәсәлән, кемдер 250 алтын җыйды, кемдер 350, кемдер 450 алтын. Кемнең 250 алтыннан күбрәк, ул зәкят бирергә тиеш. Алар зәкятне алтыны җыеп бетерелмәгәннәргә бирә. Бу бик яхшы, нәтиҗәле була. Безнең иң яхшы укыганнар, дәрескә иң күп йөргәннәр, иң тәртиплеләр иң бай була, бу бик гадел. Дөньяда бу башкачарак бит.
Җәйге курсларда алтыннар биреп булмый, монда без «бәрәкәт» системасын керттек. Яхшы изге гамәл өчен бәрәкәт алабыз. Бу безнең система түгел, аны мин бер хәзрәттән ишеткән идем инде. Ә «хәрәкәт» безнеке. Былтыр балалар бәрәкәтләрне күпчелеге урамда төрле спорт уеннары уйнап, көч сынашып кына җыйды, гыйлем артта кала башлады. Быел болай булмый дип, «хәрәкәт» керттек. Бер «бәрәкәт» ике хәрәкәткә тиң, ягъни син гыйлем алдың, дәресеңне өйрәндең икән, син бер бәрәкәт аласың, ләкин бер бәрәкәт ул ике хәрәкәткә тиң, кем дә кем көч сынашканда, спорт уеннарында ике тапкыр җиңсә, ул бер бәрәкәт ала. Монда без бәрәкәтләрне ни өчен бирәбез? Беренчесе, өй эшләре эшләгәнгә, икенчесе тәртипкә бәйле, балаларны нәтиҗәле укытканга. Хәрәкәтләр урамдагы чараларга бәйле бирелә: уктан атты, команда белән футболда җиңде, көч сынашып җиңде һ.б.
– Димәк, бу система эшли? Нәтиҗәсе бар?
– Эшли. Курслар барышында әти-әниләрне командаларның үсешләре, нәтиҗәләре белән таныштырып торабыз, фото, видеоотчетлар җибәреп барабыз.
– Аңлавымча, монда башка милләт балалары да бар. Ләкин җәйге курсларыгызга килү өчен, алар татар телен белергә тиеш булып чыга. Ни өчен курслар бары тик татар телендә?
– Балалары татар телендә сөйләш мәгән әниләр шалтыратып, гаделсезлек булуын, балаларының җәйге курсларга килергә теләүләрен белдерделәр. Ләкин, гаделсезлек ул – миллион ярым халкы булган Казанда татар телле җәйге ял-гыйлем алу курслары булмау. Бәлкем, ул бардыр да, әлһәмдүллилаһ.
Былтыр, мәсәлән, үзбәк һәм таҗик балалары килде. Алар татар телен белмиләр, ләкин гыйлем дә алдылар, чараларда да катнаштылар. Әмма безгә укытучыларга авыр иде. Быел бары тик татар телендә генә уздырырга булдык, әгәр бала телне көнкүреш дәрәҗәсендә белә икән, ул бездә белем ала ала. Мәсәлән, бүген бездә дүрт бала бөтенләй татар телендә аңламый, сөйләшми кебек иде. Аларны әти-әниләре яздырган инде, без аларны тикшермибез бит. Алар бернәрсә белән дә аерылмыйлар, тырышалар. Сорауларга авыррак җавап бирәләр, ләкин әлһәмдүллилаһ, кайберләренең телләре ачыла. Алдан ук әти-әниләргә: «Әгәр дә сез дә бу ун көндә булса да өйдә татарча сөйләшсәгез, без монда татарча сөйләшсәк, ун көн эчендә бала рәхәтләнеп татарча сөйләшә башлаячак», – дип әйтеп куйдык.
– Сезгә уку-укыту, тәрбия эшендә кемнәр ярдәм итә?
– Һәр елны Мөхәммәдия мәдрә сәсенә язабыз, аннан татар телен белүче шәкертләрне практика үтәргә безгә җибәрүләрен сорыйбыз, әлһәмдүллилаһ, быел берне сораган идек, икене җибәрделәр.
Смена программасын алдан уйлап төзибез, остазларны бер көн алдан чакыртып, барысын аңлатам, чөнки балалар белән куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Урамдагы уеннарны алар белән оештырам. Шәкертләргә үзләренең балалар өчен остаз гына түгел, ә үрнәк булуын әйтәм, бу остазларга карап, мәчеткә бабайлар гына йөрмәвен, нинди җиткән егетләрнең нинди эшләр белән шөгыльләнүләрен, мәчеткә килүләрен күреп, үрнәк алып, аларда тагын да кызыксыну уяна. Аларның лидер, әмирләре шулар була.
Без монда көрәшче егетләр белән дә шөгыльләнәбез. Балалар артыннан үзем дә көрәшкә йөри башладым. Көрәшче малайларны да монда җәлеп итәбез. Аннан безгә 14, 15 яшьлек малайлар әйдаман булып килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев