Мәчетле авыл – дәрәҗәле
Күптән түгел баш мөхәрриребез сайлау алды мәшәкатьләре белән эш визитлары ясаган депутатлар төркемендә районыбыз авылларына чыккач, Бузайның матурлыгын, андагы мәһабәт мәчетне күреп бик тәэсирләнеп кайткан иде.
Табигатьнең бик матур урынына урнашкан Бузай – районыбызда, ни аяныч, бетеп баручы авыллар рәтендә. Анда бүгенге көндә, нибары, ел әйләнәсе 25 ачык капка, барлыгы 50ләп йорт, җәй көне кайтып торучылар бар. Әлбәттә, яшьләр бармак белән дә санарлык юк, кырыктан узганнары ике-өчләп, Норлат мәктәбенә укырга ике бала йөри. Аның каравы, авыл юкка чыккан очракта да, биредә мөселманнар гомер иткән урын булуын белгертеп торырлык мәңгелек таш мәчетләре бар. Шулай да, авыл бөтенләй үк өметсез дә түгел, соңгы елларда, юк әле, юкка чыгарырга ашыкмагыз мине, дигәндәй, яңа сулыш биреп, берничә яңа йорт калкып чыккан. Шушында туып-үскәннәрне туфрак тарта торгандыр, Казаннан да, Яшел Үзәннән дә кайтып салганнар өйләр.
Инде 1937 елда ук мәчетсез калган Бузайда мондый искиткеч иман йорты ничек калкып чыккан соң? Аллаһының кодрәте киң, диләр бит. Беркем уйламаган гына түгел, хәтта хыялланмаган да, көтмәгән яктан килеп чыккан андый игелек иясе. Бер уйлап карасаң, әкият кебек инде.
Бер дә бер заманны, Сәйран атлы кешенең оныкчыгы Рөстәм Эльбрус улы Мәгъ диев, үзенең тамырларын эзләп, бабасы гомер кичергән шушы якларга килеп чыга. Туганнарын эзләп кенә калмый, авылга нинди ярдәм кирәклеге турында да сораштыра. Башта аны күбрәк итеп сәдака бирергә телидер, дип уйлыйлар. Аннары инде батыраеп китеп, зират коймасы бик беткәнлеген әйтәләр. Ул бабасы каберен эзләгәндә ауган рәшәткәләрне күреп, чынлап та яңартырга кирәклегенә үз күзләре белән күреп, ышана.
– Менә шуннан соң озак та вакыт узмады, зиратыбыз тирәсе яңа койма белән тотылды. Бүгенге көнгәчә ике елга бер тапкыр аларны буяп һәм төзәтеп торалар, – дип сөйли Бузай авылының аксакалы Илдар ага Гыймадиев. – Өтәшкә белән Бузай арасында юл, яңгырлардан соң машиналар да көчкә узарлык бик начар иде, рәхмәт яугыры, 4 чакрым асфальт юл салдырды. Берничә ай эчендә авылыбызны нурга күмеп мәчет калкып чыкты. Чынлап та, әкияттәге кебек инде, шундый безнең авылда инде мәңге булмастай тоелган зур эшләр күз ачып-йомганчы барлыкка килде. Аннары, кайберәүләр ярдәм күрсәтә дә оныта бит, ә Рөстәм Эльбрус улы андыйлардан түгел, гел шалтыратып, хәлләрне белешеп, ярдәм кирәкмиме, дип, белешеп тора. Аңа авылыбыз белән, Аллаһының рәхмәтләре яусын, дип телибез.
Әйе, юлы һәм мәчете булмаса, Бузай бүгенге көндә нинди хәлдә булыр иде, күз алдына китерүе дә кыен. Мәскәүдә гомер итүче Рөстәм Мәгъдиевне фәрештәләр йөрткәндер. Хәзер аңа рәхмәтле рәвештә авылда азан яңгырый, алты гына бөртек булса да картлар мәчеткә йөри. Ә Ураза һәм Корбан гаетләре кебек зур бәйрәмнәргә 50-60лап кеше җыела. Балалар, туган-тумачалар, күрше авыллар килә намазга. Рөстәм әфәнде ел саен 15-16 тәкәне алып кайтып, корбан чала һәм барлык кешеләргә, якын-тирә авылларга да тарата икән. Ураза вакытында бик күп күчтәнәчләр тутырылган пакетлар өләшә, быел 60лап булган андый пакет.
– Шатланып һәм рәхмәтләребезне әйтеп бетерә алмыйбыз Рөстәм Мәгъдиевкә, – дип сөйли Флера апа Гыймадиева. – Мәчетебез авылыбызны нур белән тутырды, юл – яшәү сулышы өрде, яшисебез килә. Әле, иншаАллаһ, олыгаю ягына чыккач булса да читкә киткән авылдашларыбыз кире кайтырлар, бик матур бит безнең авыл, чишмәбез, балыклы күлебезгә кадәр бар.
Һәр авылның үз тарихы, аңа яңа сулыш өрүче үз кешеләре бар. Юлы һәм мәчете булган авылның юкка чыгарга хакы юк. Яшәр дә, чөнки ата-бабалары чыккан якка кайтып мондый игелекле эшләр башкарган үрнәк кешеләр булганда, калганнарның да балалары аларны мыекларына чорнамый калмас. Яхшы гамәлләр йөрәкләрне тутыктырмый, күңелләргә нур өсти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев