Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Махсус хәрби операция кешеләрне берләштерде

Һәммәсенең теләге бер генә: солдатларыбыз исән - имин өйләренә әйләнеп кайтсын.

Ә әлегә һәркем кулыннан килгәнчә хәрбиләргә ярдәм кулы сузарга тырыша. Акьегет белем бирү мәктәбендә дә окоп шәмнәре ясау эшләре бара. Шәм ясау өчен гадәттә консервланган яшелчә- җимеш, шулай ук балалар ризыгы катнашмасыннан бушаган калай банкалар кулланыла.

 

 Банкалар чиста, юылган булырга тиеш. Эшне башлар алдыннан аларның кырыйларындагы чыгып торган урыннар тигезләнә. Консерва банкасына озынча гофра катыргы кисәкләре урнаштырыла. Аны әзерләүнең дә үз тәртибе бар: тигезләргә, дөрес сызарга, кисәргә һәм төреп урап банкага тутырырга кирәк. Аннары банкага су мунчасында эретелгән сыек парафин салына. Фитиль өчен дә гофрланган катыргы кулланыла. Окоп шәмнәре, зурлыгына карап, уртача 4-8 сәгать тирәсе яна. Аны сүндерергә һәм яңадан яндырып җибәрергә була. Ул җилдән курыкмый, чөнки аның фитиле түгел, ә банканың эчлеге яна. Тагын бер мөһим ягы - мондый шәмнәр төтенләми.

 
Әлеге шәмнәр ярдәмендә хәрбиләр ашарга әзерли, аның янында җылына, вак - төяк әйберләрне, аяк киемнәрен киптерә, землянка һәм окопларны яктырта ала. Аңа күп урын да кирәкми. Әгәр дә ул шәмне окопта кечкенә чокырга куйсаң, ул тышкы якка күренмәячәк.
Уйлап карасаң, күпме буш банкалар һәм катыргылар чүплеккә ыргытыла. Ә бит алардан солдатлар өчен әллә күпме шәм ясап була!

 
- Бу шәмнәр солдатларга өй җылысы да биреп янсыннар һәм аларның туган якларына кайту минутларын тизләтсеннәр иде, - дип тели, окоп шәмнәре ясаучы укучылар һәм хөрмәтле Акьегет белем бирү мәктәбе укытучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев