Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Матурлык – ул янәшәдә генә! Аны тудыручы без үзебез – кешеләр

Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданга сәяхәт оештырылды.

Галимнәребез эзеннән...

Гомер үтә, кеше китә – рухы кала,
Кеше яши, укый, эшли – эзе кала.
Изге гамәл кылса кеше, даны кала,
Тарих битләрендә үз урынын таба.

Яшел Үзән шәһәре мәдрәсә-мәчет мөслимәләренең җитәкчеләре тарафыннан, «Галимнәребез эзеннән» исемле программа кысаларында, олуг мәгърифәтче якташыбыз Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданга, белем-гыйлем алу максатыннан, 25 июнь көнне сәяхәт оештырылды.

Бу сәяхәттә мөслимәләр, остазлар, мөгаллимнәр катнашты. Бөтен уңайлыклары булган зур гына автобус безне туган якларга алып китте. Программа буенча беренче тукталыш Исак авылында урнашкан этномузей – «Татар авылы»нда булды. Безне аның хуҗасы Дамир Камалетдинов каршы алды. Музейга керү гади генә түгел икән: бергәләп Габдулла Тукайның «Туган тел»ен җырлап, матур итеп татарча биегәч кенә, капка ачылды. Күтәрелгән кәеф белән эчкә атладык.
Дамир әфәнде тарафыннан искиткеч күп эш башкарылган. Татар авылы нинди булган, татарлар кемнәр алар, нәрсәләр белән шөгыльләнгәннәр – шул турыда эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп сөйләде. Теле телгә йокмый! Шул кадәр күп мәгълүмат бирде. Шулай ук монда әтәч-тавыклар, казлар, тавис һәм тәвә кошлары, болан, поши, атлар да игътибарыбызны җәлеп итте. Их, минәйтәм, хәзерге вакытта мәктәптә эшләсәм, укучыларымны экскурсиягә алып килер идем! Тәвә кошларын карарга Биектауга кадәр йөрибез бит, ә үзебездәгене күрмибез! Барыгыз, карагыз! Үкенмәссез!
Автобус безне олуг мәгърифәтчебезнең туган авылы Кече Шырданга алып килде. Мин үзем шушы яктан, шушы туфрактан – Олы Ачасыр авылыннан булгач, аеруча дулкынлану, горурлану хисе кичердем. Иң беренче туган ягыбыз табигатенең матурлыгы гаҗәпкә калдырды. Искиткеч гүзәл урында урнашкан Кече Шырдан! Ике зур урамы бар икән, алар киң, хәтфә сыман ямь-яшел чирәмнән. Менә бит, ә?! Туган ягымның гүзәллеген Кече Шырданга килеп күрергә насыйп булды. Юк, юк! Бу бер дә арттырып әйтү түгел! Мондагы кебек яшел төсне беркайда да күргәнем юк иде! Күзләрне иркәли, тәннәрне сихәтләндерә, җанга рәхәтлек бирә! Иркен итеп сулыш алгач, айнып киткәндәй булдык. Безне авылдашым Гүзәл Юныс кызы каршы алды. Мәчеткә кереп, өйлә намазын укыдык. Иман йорты да искиткеч матур икән! Нурлы, җылылык биреп тора. Ул заманында Каюм Насыйри акчасына төзелгән һәм берничә ел элек аны яңартып, күчереп салганнар.
Гүзәл ханым музей-китапханә белән таныштырды. Бөек галимебез Каюм Насыйриның тормыш юлы, эшчәнлеге, безгә калдырган мирасы турында йөрәкләргә үтеп керерлек итеп сөйләде. Бик күп мәгълүмат алдык. Бирегә экскурсиягә килүчеләр күп икән! Безне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Әйе шул, үзебезнең җирлегебездә туган бөек шәхесләрне, иң беренче чиратта, үзебез зурларга, үзебез хөрмәт итәргә тиеш, дигән фикер кызыл җеп булып сузылып ятты.
Каюм Насыйри чишмәсеннән шифалы сулар эчтек. Чишмә дә зәвык белән эшләнгән. Сабан туе була торган урын да бик уңайлы, матур! Су буйлары чистартылган, каралган. Плотина да бар, хәтта! Анда балыклар җибәрелгән. Кармаклар алып, балык тотарга тагын бер килербез әле, ин шә Аллаһ. Кызыл диңгез пляжлары кирәкми икән. Үзебездә бар Яшел диңгез пляжы! Рәхәтләнеп ял ит: комлык, кәнәфиләр, иң кыйммәтлесе – гүзәл табигать.


«Чәй йорты»нда тәмле итеп чәйләр, пылау белән сыйладылар. Иртәнге сәгать сигездә башланган сәяхәтебез кичке алтыда гына тәмамланды.
Бу сәяхәттә олылар катнашты. Татар гимназиясеннән Әмир исемле 6нчы сыйныф укучысы да бар иде. Татар рухлы, татар җанлы бала. Аңа бик ошады. «Минем моннан кайтасым да килми, шундый рәхәт!» – ди. Җәй – бик матур вакыт! Алып килегез укучыларыгызны бирегә!
Сәяхәттән искиткеч канәгатьләнү алдык. Бу матурлыкны тудыруда зур өлеш керткән, башлап йөрүче, авылларыбыз бетмәсен, яшәсен, дип җан атучы Асия Наил кызы Гобәйдуллинага олы рәхмәтебезне юллыйбыз. Уңышлар, сәламәтлек телибез. Ә инде матурлык-гүзәллекне, аң-белемне, мәгърифәтчебез турында оста итеп безгә җиткерүче Гүзәл ханым Минһаҗевага иҗади уңышлар телибез. Сәяхәтне оештыручы Сания ханым Закировага, Тәнзилә апа әхмәтҗановага, Алия Шәвәлиевага рәхмәтебезне белдерәбез.

Матурлык – ул янәшәдә генә! Аны тудыручы без үзебез – кешеләр. Кече Шырданнан үрнәк алырга кирәк. Бөтен җирдә чисталык-пөхтәлек хөкем сөрә. Димәк, авыл яши. Дәвамлы булсын!
 

Мәдинә Әдиятуллина.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев