Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

МАТУР БУЛГАН БИТ, ӘЙЕМЕ?!

Моннан ары гел позитивны гына күрәм дип, үз-үземә сүз бирдем әле.

Югыйсә, йөрәк тузып бара😂

Айдан артык инде үз-үзен кая куярга белмәгән Лилиябезнең бу көннәрдә шатлыгы эченә сыймый - ниһаять, хәрби операциядә катнашучы улы Русланнан "Әни, у меня все в порядке, все нормально!" дигән сүз ишетте.

 

 Шул ук көнне терлекләргә саламлы да булды. Өстәп тагын бер матурлык - йортларына әнә нинди тәрәзә йөзлекләре куеп киттеләр! Бер көнне бит ул! Чын милли йөзлекләр - татар авылының бизәге. 

 

🙏🙏Әнәс белән Лилиянең тәрәзәләре мәңге шулай балкып, нур сибеп торсын! Тормышыгызга шулай зур һәм кечкенә шатлыклар чиратлашып килеп торсын. Бөтенесе берьюлы өелеп килсә дә, без каршы түгел, шулай бит, авылдашлар?! Барыбыз да исән-сау гына булыйк. Ә хәрби операциядә катнашучы Руслан исән-имин әйләнеп кайтсын, дигән теләктә калабыз!

Чыганак: Туган авылым - Кече Шырдан Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев