Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Мәрхәмәтле Йорт»та (»Добрый Дом») җылы очрашу узды

Норлат балалар йортында «Үз юлыңны сайлау» («Выбор пути») проекты кысаларында «Родники мира» хәйрия фонды чарасы оештырылды.

Очрашуда «Эбиволь» ЯАҖ директоры Татьяна Забегина, Н.А.Галләмов исемендәге махсус мәктәп педагоглары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча Норлат бүлегенең өлкән идарәче майоры Дания Гыйләҗева, педагог-хореограф Любава Веселова катнашты.

Н.А. Галләмов исемендәге махсус мәктәп укучылары театр һәм бию номерлары белән матур концерт программасын күрсәтте. Балалар брейк-данс биеде һәм тәрбияләнүчеләргә мастер-класс үткәрде.

Н.А. Галләмов исемендәге мәктәп мөгаллимнәре полиция майоры Дания Гыйләҗева ярдәмендә «Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны һәм антисоциаль күренешләрне профилактикалау» темасына түгәрәк өстәл уздырдылар.
Чарадан соң барлык дус-тату компания изге сулы чишмәгә барды, марал фермасында мараллар, енот һәм куяннарны ашатты.

– Мондый чараларны оештыру тәҗрибә алмашу өчен бик файдалы. Очрашу бик матур һәм күңелле узды. Барлык Дусларга да ихлас рәхмәтебезне белдерәбез! – дип дип сөйли Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәйсә Миңнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев