Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мамадыш-Әкил мәктәбе кино тарихына керәчәк

Биредә татарча нәфис фильм төшерелде.

Яшел Үзән районында танылган язучы Мөхәммәт Мәһдиев повесте буенча «Без – кырык беренче ел балалары» дигән татарча нәфис фильмның бер өлеше төшерелде. Бу инде соңгы ике елда безнең районда картинага салынган бишенче фильм.

Исегезгә төшерәбез:
Исак авылында – «Зөләйха күзләрен ача», Бакырчыда – «Мин сагынам сине», Васильевода – Hollywood Blood Horror Festival куркыныч фильмнар фестивалендә җиңүче «Кахексия» һәм хәзер Мамадыш-Әкилдә – «Без – кырык беренче ел балалары». Болар әле без белгәннәре генә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фильмның сценарие максималь рә вештә оригиналь әсәр гә якын. Мөхәммәт Мәһдиев нең «Без – кырык беренче ел балалары» әсәренең игътибар үзәгендә булган темасы еш очрамый. Бу сугыш вакытында 14-15 яшьлек үсмерләрнең педагогик училищеда укуын сүрәтләгән тарих. Без бу егетләрнең әтиләре, өлкән абыйлары сугышта булуын аңлыйбыз, әниләре туган авылларында кечкенә балаларын үстерә, фронттан хәбәр көтә.

Әмма училищеда бу вакытта тормыш кайный.
Сценарийның авторы – Әлфирә Мәһдиева, режиссеры Әмир Гәлиәскәров, продюсеры Миләүшә Айтуганова.
– Телевидениедә эшлә гәндә үк ун татар классикасын экранга чыгару хыялы белән йөри идем, – дип сөйли журналист, продюсер, тарих фәннәре кандидаты, «Татаркино» дәүләт оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова. – Шәхсән миңа тылдагы тормыш шушы күзлектән караганда таныш түгел иде.
 

– Текст авторының тормышны яратуы, нечкә юморы беренче минуттан ук җәлеп итә. Шуңа күрә безнең проектның максаты – тирән шәхси, әмма шул ук вакытта мас сакүләм тамашачыга таныш булмаган хәрби тарих битләрен экранлаштыру. Бөек Ватан сугышы төр ле күренешләрдә безнең илдәге һәр гаи ләгә кагылганга күрә, фильм тамашачылар йөрә гендә урын табар дип өметләнәм, – дип ас сызыклый Миләүшә ха ным.
Фильмның бер өлеше республиканың Арча районында төшерелде. анда Казанның театр училищесы студентлары, театр актерларыннан тыш, эстрада артистлары һәм Арча ра йонында яшәүчеләр дә үзен сынады.

Чыннан да, картинада авыл халкы, язучының якташлары да төште. Бик табигый килеп чыкты. Ике дубльдән үк яздык, – ди Миләүшә Ләбиб кызы.
Бу көннәрдә төшерү төркеме Яшел Үзән ра йонының Мамадыш-Әкил авылында эшләде. Ильяс исемле төп рольгә Казан Татар яшь тамашачылар теат ры актеры Булат Гатауллин расланган.

Ни өчен нәкъ менә Ма мадыш-Әкил авылы мәк тәбе сайланды, андый мәк тәпләр республика буен ча җитәрлек, дигән сорауга Миләүшә Айтуганова түбәндәгечә аңлатты:

– Чынлыкта мондый биналар алай ук күп саклан маган. Күптән тү гел Бакырчы авылының иске мәктәп бинасында «Мин сине сагынам» дигән фильм тө шерелүен ишеткәч, шунда юл тоткан идек. Тик, кызганыч, бина сүтелгән иде инде, ул вакытта җирле мәктәп директоры Мамадыш-Әкил авылындагы иске мәктәп бинасын карарга киңәш итте. Без шулай эшләдек тә һәм бик риза калдык. Бу мәктәптә, сугыш еллары чорына искиткеч туры килә торган бинадан тыш, мәктәп җиһазлары, глобуслары, иске карта, парталар сакланып калган һәм без декорацияләрне үзгәртеп тарих кабинетында да, Алман теле сыйныфында да булдык.

«Без – кырык беренче ел балалары» фильмы «та тар халкының милли үзен чәлеген саклау буенча республика программасы: «Татар әдәбияты классикасын экранлаштыру» кысаларында төшерелә. Фильмның бюджеты – 4 млн 770 мең сум.

Миләүшә Айтуганова һәм бөтен кино төшерү коллективы безнең газета битләре аша авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллинга һәм авыл халкына туганнары кебек җылы кабул итүләре, өйләрендә яшәтүләре өчен рәхмәт сүзләрен дә җиткерүне үтенде.

– Аерым рәхмәтләребез балалар бакчасы мөдире Фәридә апа Борһановага һәм аның коллективына. Без бар күңелен биреп әзерләнгән иң тәмле өй ашлары белән сыйланып, иҗат итү турында гына уйландык, – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша кастинг-директор Ирек Хафизов.
– Тагын бер кат Мамадыш-Әкил халкына рәхмәт әйтәбез. Мунчалар кертеп, киткәндә күчтәнәчләрен дә төяп җибәрделәр бит, рәхмәт яугырлары.

Әйе шул, безнең район кешеләре аеруча кунакчыл, хөрмәткә лаек кешеләр – бездән дә зур рәхмәт сезгә, райондашлар! Киләчәктә дә район данын күтәреп яшик, сау-сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев