Мактауларга лаек укытучы
Карашында якты кояш нуры, Сүзләреннән җанга җылы тама. Еллар үтәр... Әмма укытучы сүзе Маяк булып күңелләрдә кала. Факия Шәрәф.
Укытучы. Һәр кеше тормышында мөһим роль уйнаучы, һәр балага җан җылысын өләшүче, укучы күңелендәге ата-аналар күрми калган дулкынлану-үзгәрешләрне вакытында тоеп, кирәк чакта юатып, төпле киңәшләрен бирүче изге зат ул. Кайвакытта: «Син булдырасың. Синең барысы да килеп чыгачак. Мин сиңа ышанам!» – дигән тылсымлы сүзләре дә канатландыра. Чөнки укытучыны без һәрвакытта да гади кешегә түгел, ә тылсымчыга тиңләдек.
Чынлыкта, остазларыбыз да гап-гади кешеләр. Бары тик изге һөнәр сайлап, үз балалары өчен генә түгел, меңләгән укучылары өчен дә борчылып, уңышларына сөенеп яши белүчеләр. Юкка гына җырларда да, сез иң гүзәл, сабыр, гадел, күркәм кеше, дип җырланмыйдыр. Шушы сыйфатларны үзендә туплаган кеше генә укытучы була ала.
1984 ел. Күзләреннән нур чәчеп торучы яшь кыз Күгәй мәктәбенә укытырга кайта.
«Ап-ак кофта, джинс итәк кигән чибәр укытучыны күреп, без – 8нче сыйныф укучылары гаҗәпкә калган идек. Ул көн бүгенгедәй күз алдында», – дип искә ала укытучылары белән танышуны Күгәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова.
Казан педагогия институтын тәмамлаган яшь белгечне юллама буенча Күгәйгә җибәрәләр.
Мине – авылны гына түгел, районны да белмәгән япь-яшь кызны коллектив, укучылар бик җылы каршы алды. Буа поездында гел йөрергә туры килде. Менә шушы Албаба станциясендә төшеп, Күгәйгә кайтырмын дип гомердә дә уйламаган идем. Язмыштыр инде. Хәтимә апага йортка кердем, үз кызы кебек якын күрде, гомерем буе аңа рәхмәтлемен. Кич буе сөйләшеп, серләшеп чыга идек. Ул миңа авылның кешеләре турында сөйләде, таныштырды. Һәммәсенең дә уңган булуларын аннан белдем. Мин дә алар кебек булырга тырыштым. Гомумән, ул чакта читтән килүчеләр күп иде. Бер гаилә булып, дус яшәдек. Бәхетемне Күгәйдә таптым, – дип яшьлеген искә ала Фәния апа.
Язмам герое Буа районының Бик-Үти авылында, ишле гаиләдә, алтынчы бала булып туа. Әтиләре Җәүдәт бик укымышлы, ике институт бетергән кеше була, укытучы һәм директор вазифаларын башкара. Әниләре колхозда эшли, укырга чамасы булмаганга, җиде баласына да югары белем алырга ярдәм итә. Табиб, инженер, тәрбияче һөнәрләрен сайлыйлар. Кызлары Фәния химия һәм биология укытучысына туктала. 25 ел Күгәй балаларына үз фәннәреннән тыш, география дәресен дә укыта. 2009 елда мәктәпләрне кыскарту җилләре Күгәйне дә читләтеп үтми. Башлангыч итеп үзгәртелгәч, күп укытучылар эшсез кала. Тәҗрибәле педагогны Норлат мәктәбенә чакыралар. Шулай итеп, хезмәт юлын яңа коллективта дәвам итәргә туры килә. Ягымлы, йомшак күңелле остаз укучылар белән уртак телне тиз таба, үз кешегә әверелә.
– Монда белем бирүе аеруча күңелле иде. Балалар күп, коллегалар белән дус-тату булып эшли-эшли 11 ел сизелми дә узып китте. Менә инде ике ел лаеклы ялдамын. Укытырга чакырганнар иде, баш тарттым. Ни дисәң дә, вакытында китә дә белергә кирәк. Чөнки һәр чорның үз рәхәтлеге. Хәзер үзебезне карап, балалар, оныкларны кайгыртып, туганнар белән аралашып яшибез, шөкер. Аллаһ Тәгалә тигезлектән генә аермасын, – ди әңгәмәдәшем.
Фәния апа чынлап та, бәхетен Күгәйдә таба. Аны иң беренчеләрдән булып, клубтан авылның асыл егете Әмир абый озатып кайта. Салкын гыйнвар кичендә танышсалар, көзен никах укыталар һәм туйларын гөрләтәләр. Бер ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Ильмира да әнисе юлыннан китә – укытучы. Әмир абыйның кулыннан килмәгән эше юк. Озак еллар механизатор булып эшли, парторг, токарь, эретеп ябыштыручы була. Сатып алган өйләрендә барлык төзекләндерү эшен үзе башкара, соңрак улы ярдәмгә килә. Инде тыз-быз тормыш куып, эшкә чапкан чаклар артта калган. Бүгенге һәр көннең кадерен белеп, иңне-иңгә куеп яшәүләре. Кош-кортлар үстерәләр. Фәния апа кул эшләренә махир, соңгы вакытта мунчалалар бәйли, гөлләр үстерергә ярата. Кул кушырып, тик утырырга вакыт юк, диләр.
Шау-шулы мәктәп еллары артта калса да, бар гомерен белем бирүгә багышлаган укытучының дәресләр, дәфтәр тикшерүләр, иҗтимагый эшләрнең күңеленнән чыкканы да юк. 37 ел хезмәт юлын тиз генә сызып ташлап буламы соң?!
Аннан, Фәния ханымны Күгәй, Норлат мәктәбе дә гел искә алып тора, укучыларны әйткән дә юк. Очрашуларга чакыралар, рәхмәтләрен әйтеп, изге теләкләрен җиткереп, кадерлиләр. Еллар узгач та, укучыларның хөрмәте мөгаллим өчен иң зур бүләкләрнең берсе ул. Алга таба да исәнлектә, бүгенгедәй көр күңелле булып, Әмир абый белән гөрләшеп, якыннарыгызның игелеген тоеп, укучыларның рәхмәтенә төренеп яшәргә язсын. Һөнәри бәйрәмегез мөбарәк булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев