Мәгърифәт юлында бер гасыр: Олы Ачасыр китапханәсе 100 еллык юбилеен билгеләде
Олы Ачасыр авылы китапханәсе Яңа ел алдыннан үзенең бер гасырлык юбилеен бәйрәм итте. Шул уңайдан «Мәгърифәт юлында бер гасыр» дип исемләнгән чара узды. Китапханәнең тарихи үткәнен бүгенгесе белән бәйләп, хатирәләр яңартылды.
Бу онытылмаслык елларны Ачасыр авылы китапханәсендә 44 ел эшләгән Зөлфирә Касыймова бик яхшы хәтерли: «Китапханәнең 100 еллык тарихы булуы һәм халыкка тугры хезмәт итүе белән чиксез горурланабыз. Китапханәче – ул илдәге, тормыштагы вакыйгалар эчендә кайнаучы, төрле чаралар үткәреп, аларны халыкка җиткерүче дә. Олы Ачасыр авылында китапханә 1924 елда ачылган дип искә алына архив материалларында. Авыл мәгърифәтенең чишмә башында Нәкыйп Зарипов тора. Намуслы, кешеләргә карата аеруча да итәгатьле, ярдәмчел, дип искә ала чордашлары. Ләкин репрессия җилләре аны читләтеп үтми. Ул 1931 елда кулга алына. Ә аннан үз теләге белән туган җирен яклап, Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштагы батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Соңгы елларда бик озак клуб мөдире булып эшли авылдашым Нәкыйп абый Зарипов».
Олы Ачасыр авылының мәдәният үсешенә, яшәешенә тагын зур өлеш керткән кеше – ул Нурулла Салават улы Гарифуллин. 1919 елда туган. Шулай ук, Бөек Ватан сугышы ветераны, Төньяк фронтта сугыша. «Ватан алдындагы казанышы» ордены кавалеры. Нурулла абый 1979 елга кадәр хезмәт куя. Ул эшләгән чорда, китапханә берничә урынга күченә. Җәйге бакча янындагы Хәйретдин бай йортыннан, Шакирҗан бай йортына, аннары хәзерге клуб бинасындагы китапханә бүлмәсенә. Күченүнең никадәр мәшәкатьле, авыр икәнен китапханәчеләр генә тулысынча аңлый торгандыр. Ул чакта халык күп, авыллар гөрләп яши. Китапханә гел кеше белән тулып тора. Китапның урыны түрдә. КПСС чоры булганга, Нурулла абыйга күргәзмә-агитация белән күп шөгыльләнергә туры килә. Шул елларда аның рәссамлык сәләте дә ачыла.
Зөлфирә Касыймова чыгышыннан соң, аның үзе турында да мәгълүмат бирелде. 1979 елдан китапханә эшчәнлеген нәкъ менә ул дәвам итә. Озак еллар тырышып туган авылына, халкына тугры хезмәт итә. Бик күп китаплар укый, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар үткәрә, төрле шигъри бәйгеләрдә катнаша, мәгърифәт сөюче авылдашлары белән репрессияләнгән шәхесләргә багышланган китап укучылар конференциясе уздыра. Ул вакыйгаларны чагылдырган мәкаләләр турында фикер алышулар, тарихи эзләнүләр – барысы да Зөлфирә апаның бу эшен никадәр яратып, бөтен нечкәлекләрен белүен тагын бер кат раслый. Үзе дә авыл, туган як, китапханә тарихын яхшы белүче шәхес. Бүген дә ул үзенең өй китапханәсе янында кайный. Төпле фикерләре һәм киңәшләре белән ярдәм итә. Китапханәче вазифасын Альбина Вәлиуллинага тапшыра. Киләчәктә ул да аның өметләрен аклар дип ышанасы килә.
Бәйрәмне ерак юлларны якын итеп килгән кунакларыбыз дәвам итте. Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә яңадан-яңа эш алымнарын кулланып, әдәбият сөючеләр аудиториясен массакүләм киңәйтүче, «Белем. Ру» җәмгыяте директоры Раил Гатауллин, китап сөюче кими барган бер чорда тирән эчтәлекле, тормышчан мәгънәгә ия әсәрләре белән халыкны җәлеп итеп, матур әдәбияткә кайтаручы Зифа Кадыйрова, Чаллы шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе җитәкчесе, якташыбыз Роза Хәмидуллина, шагыйрь, публицист, журналист, язучы Фирдәвес Зариф, авылның илһамланып иҗат итүчеләре – Мәдинә Әдиятуллина, Госман Вәлиуллин, Илшат Вәлиуллин, Илфат Гыйбадуллин тамашачыга котлау сүзләрен җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы Илнур Саттаров, Яшел Үзән районының үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе җитәкчесе Светлана Ульданова-Баязитова мактау кәгазе тапшырды.
Китапханә бәйрәмендә иң зур бүләк – китап. Бу көнне Ачасыр китапханәсе баеды. Укучылары булмаса, китапханә дә яши алмый. Бәйрәмдә иң күп китап укучыларны сәхнәгә чакырып бүләкләделәр һәм сүз бирделәр. Озак еллар Ачасыр мәктәбе директоры булып эшләгән ветеран укытучы Марс Мәгъсумов беренче булып сүз әйтте. Шуннан соң сәхнә мәктәп укучыларына бирелде. Алар тарафыннан куелган Г.Камалның «Беренче театр» комедиясеннән өзекне тамашачылар җылы кабул итте. Өч сәгатькә якын барган бәйрәм «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Теләгем шул: китапханәгә йөрүчеләр артсын. Ул хәзер яңартылган бинада аеруча үзенә җәлеп итеп тора. Һәм киләчәктә бик күп юбилейларны шулай зурлап билгеләргә насыйп булсын иде.
Гөлүсә Кәбирова,
Олы Ачасыр мәктәбенең туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев