Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

МӘДӘНИЯТЛЕ ХАЛКЫМ

Юбилей

Мулла Иле авылында яңа проект белән төзелгән 200 урынга исәпләнгән мәдәният йорты 1973 елда ачыла. Шул вакыттан бирле ярты гасыр узган. Тарих елдан-ел җуела бара. Онытылмас өчен, мәдәниятле халкым, тарих өчен ак кәгазь битенә берәмтекләп төшерергә булдым.

Авылда мәдәни-агарту эшләренә узган гасырның 30нчы елларында нигез салына. Алдынгы карашлы яшьләр һәм коммунистлар бергә җые­лып бәйрәмнәр оештыра. Иң беренче оештыручы коммунист Хәлил Гобәев була. Байлар авылдан куылганнан соң, Шакирҗан Карамышевның буш калган ике катлы йортын мәктәп итәләр, ә зур складыннан клуб ясыйлар. 1931 елда янгын чыгып бу йорт янып көлгә әйләнә. Клуб икенче бай Габдрахман Карамышевның йортына күчә. Мөдире булып, Фәйзрәхим Фәтхуллин эшли.

1933-1934 елларда авыл яшьләре беренче тапкыр спектальләр уйный. 1936 елда авылга беренче тавышсыз күчмә кино килеп күрсәтелә. Урта мәчетнең манарасын 1935 елда кисеп төшерәләр. Бер елдан мәчеткә сәхнә ясап куела. 1973 елга кадәр клуб хезмәтен мәчет бинасы үти. 1936 елда клуб мөдире булып Гаделша Ибәтуллин эшли. Ул елларда концерт-спектакльләрне укытучылар һәм комсомол яшьләр куя. Аларны беренче булып сәхнәгә куючылар – Хәлимә һәм Сәет Индюковлар була. Шулай ук Анастасия һәм Иван Овечкиннар, Хәйрия Бикметова, Сания Бикчәнтәева бик оста театр уйныйлар. Сугыш вакытында клуб мөдире Асия Минһаҗева була.


Сугыштан соң клуб эше җанланып китә, мөдир булып сугыштан җиңү яулап кайткан гармунчы Сәлим Сафин эшли. Авылның атаклы җырчылары Кәрим Абдуллин, Рокыя Гильмановалар сәхнә күрке була. Клубта кинолар күрсәтелә, спорт ярышлары уздырыла. Спектакльләрдә төп рольләрдә – Равил Сәйфетдинов, Сания Хәкимова, Әминә Чупакова, Әлфия Хәйруллина, Гомәр Насыйбуллин, Ислам Җамалиев, Розалия Хәмидуллина, Равил Сәлахиев, Талгать Әбраровлар уйный.


Аннан соң клуб мөдире вазифасына Рокыя Фазлыева билгеләнә.

Яшьләр төрле- төрле мәдәни чаралар уздырып күңел ача. 1973 елда яңа типовой мәдәният йорты ачыла. Бөек Октябрь бәйрәмен авыл халкы шушы мәдәният йортында каршы алды. Мәдәният учагын Роза Мөхтәрова кабул итә. 1974-1975 елларда, Кәбир Чупаков эшләгәндә, кинофильмнар күрсәтүнең чәчәк аткан чоры иде.


Тиздән Алабуга мәдәният агарту училищесын тәмамлап, сәнгать җитәкчесе булып Зөләйха Мөхәммәтшина кайта. Ул вокаль-җыр ансамбле, хорлар оештырып җибәрә.
1975-1976 елларда мәдәният йортында мөдир булып Гөлсинә Сабирова эшли. Мәдәният йортында яңа йолалар, күңел ачу кичәләре уздырыла башлый. Спектакльләрдә Гөлсинә Сабирова, Марсель Хәйретдинов, Зөфәр Гәйфиев, Зөләйха Сафина, Вәгыйзь Мифтахов, Фәнис Җиһаншин, Госман Җиһаншин, Камил Вәлиев, Фирдәүсә Сабирова, Гөлсу Мифтахова, Зөфәр Абдрәхимовлар уйный.

Аннан соң мәдәният йорты мөдире булып Зөләйха Сафина кала, ә сәнгать җитәкчесе итеп Гөлинә Канакова билгеләнә.
1979-1985 елларда отставкадагы полковник Роберт Фазлыев мәдәният йортына мөдир булып килә. Ул авыл театр коллективына яңа сулыш өрә.


Тагын бер вакыйганы язмый булдыра алмыйм.

1979 ел, 30 апрель. Бәйрәм алдыннан сәхнәдә Юныс Әминовның «Язылмаган законнар» спектакле бара.
Авыл тарихында ул аяныч көн булып кереп калды. Спектакль тәмамланырга санаулы минутлар калган. Колхоз рәисе Рәсим Әмиров сәхнә артында әрле-бирле йөренә. Халык бирелеп китеп театр карый, зал шыгрым тулы иде. Рәиснең алай да сабырлыгы җитте, спектакль бетүгә сәхнәгә чыкты.

«Театр искиткеч булды, рәхмәт. Әмма, иптәшләр, дамбадан авылга су керергә тора. Зөя ташып, ярларыннан чыкты, су авыл кырыенда...» – диде.

Төне буе авыл халкы дамба ныгытты, тракторлар балчык эттерде. Ирләр көрәкләр белән таңга кадәр эшләде. Авылга су кермәде, ләкин өч гаиләгә зур кайгы килде. Көймәгә утырып чыгып киткән балыкчылар диңгез булып таралган сулыклардан исән кайт­мады. Сәхнә йолдызы, баянчы, биюче, гитарачы Фирдәвес Гыйльмановны, оста тальянчы Гусман Габдрахмановны, моңлы җырчы Илдүс Гәйфиевны шунда югалттык.


Бу елларда үзешчән сәнгать коллективы район­күләм смотрларда югары нәтиҗәләргә ирешә башлый. 1985 елдан мөдир вазифасын Гөлинә Әбделхәева башкарды. Алабуга мәдәният агарту уку йортының режиссерлык бүлеген тәмамлап, авыл театр үсешенә бәяләп бетергесез зур өлеш кертте.


1980-90 елларда агитбригада чыгышлары киң җәелде. Кырда, машина-тракторлар паркында, сөтчелек фермасында, ындыр табагында чыгышлар ясый идек.
Авылыбыз, районыбыз сәхнәләрендә җыр­лап Фәтлия Ибәтуллина һәм Сания Шаһабиева үзешчәннәрнең икенче Бөтенсоюз фестивале лау­реатлары исемен яулады.
Сәнгатькә гашыйк, баш-аягы белән гармун җене кагылган, бик тә югары эрудицияле шәхес Рәхимулла Гыйззәтуллин клубка моң алып килде.


1960 еллардан 2000 елга кадәр клубта кино күрсәтү бик популяр иде. Киномеханик Әхмәт Шиһапов үз эшен яратып башкарды.
Яңа гына армиядән кайткан, гармунда өздереп уйнаучы җырчы Хәмис Нигъмәтуллин мәдәният йортына яшьлек дәртен алып килде. Сәнгать җитәкчесе булып эшкә килүгә вокаль-инст­рументаль ансамбль оештырды. Колхоз рәисе Әгъзам Гобәйдуллин аппаратура алу өчен зур сумма акча бүлеп бирде.

2003 елда мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып Рәзинә Сәйфетдинова килде. Бию түгәрәге эше тагын да җанланып китте. Берсеннән-берсе яңа, искитмәле сюжетлы биюләр сәхнәгә менде. «Яшьлек» бию төркеме – үзе бер легенда.


Клуб белән бер түбә астында эшли торган китапханә 1931 елда избач булып ачыла. Беренче китапханәче итеп Гомәр Әхмәтов билгеләнә. Яңа бинага китапханә, мәдәният йорты ачылганда, 1973 елда күчә. Шулай ук озак еллар китапханәче булып Хәлимә Газыймҗанова эшләде. Китапханә мәдәният йорты белән берлектә төрле бәйге-кичәләр уздыра. Бүген бу эшне Зилә Бикмөхәммәтова уңышлы алып бара.


Гомер буе үзләренең моңлы тавышлары белән авыл халкын сокландырып торучылар – Гадил Гыйбәдуллин, Дамир Сабиров, Кадрия Рәхмәтуллина, җырчы-баянчы Рәмзия Шәкүрова, оста биюче Фәридә Гыйльмановалар. Бердәнбер нәфис сүз остасы, шагыйрь Равил Сәйфетдинов республика һәм район күләмендә төрле конкурсларда гел җиңүләр яулап килде. Җырчыларыбыз – Ләйлә Гыйматова, Гүзәл Галләмова, Фәния Зиннурова, Миләүшә Шакирова, Венера Минһаҗетдинова, Хәлим Әнвәров, Гомәр Болгариев, Роза Насыйрова, Нияз Шакировлар Яшел Үзән сәхнәләрендә үзләренең матур, моңлы җырларын башкарып тамашачылар мәхәббәтен яулады.

Илле ел эчендә мәдәният йорты бинасына биш тапкыр зур ремонт ясалды. Биш тапкыр зур суммаларга колхоз хисабына сәхнә костюмнары тектерелде. Бюджеттан аппаратуралар, җиһазлар алынды. 50 ел буена мәдәнияткә якты йөз белән караган җитәкчеләребез –колхоз рәисләре – Габбас Заһидуллин, Рәсим Әмиров, Әгъзам Гобәйдуллин, Наил Хәйретдинов, Рөстәм Нуруллин. Авыл Советы рәисләре – Зөләйха Фәхретдинова, Рәмзия Шәкүрова, Гөлсинә Сәлахиева, Рәшит Садыйков, Илдар Сәлахиев, Фәния Галиәскәрова.
Соңгы елларда мәдәният йортына Рәзинә Сәйфетдинова җитәкчелек итә. Авылда мәдәният тормышы елдан-ел җанлана, күтәрелә бара.

Моннан илле ел элек салынган бина үз йөзен, зур мәйданын югалтмыйча, 2020 елда капиталь реконструкция узды. Бина заман таләпләренә җавап бирә торган итеп, ямьле, матур мәдәният йорты булып балкып тора.

Гөлинә Әбделхәева.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев