Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мәдәният өлкәсеннән китсәм дә, күңелем сәнгатьтән китмәде

Әле үзе белән танышканчы ук ул минем күңелемә «Талларым» җырына чишмә буйларында төшерелгән клибы белән кергән иде.

Ә инде үзе белән якыннанрак танышкач, аның шул хәтле юмор хисле, эчкерсез, киң күңелле, юмарт булуы сокландырды. Безнең районда, бигрәк тә Идел аръягында кем генә белми икән бу җор телле, төрле мәҗлесләрне менә дигән итеп алып баручы моңлы сандугачны? Сүзем Норлат авылы килене Лилия Сибгатуллина турында.


Тормыш еш кына арт ягын күрсәтеп, әледән-әле сынау лары белән чыныктырып торган бу ханым ничек шулай рух ныклыгын, оптимизмын саклый икән дип, шаккатып куясың кайчак. Кайда гына, кайчан гына очратсаң да май кояшы кебек елмайган булыр ул. Нинди генә кәефсез чагың булса да, аны күргәч, ихтыярсыздан авызың ерыла – бу Лилиянең кешеләр белән үзенең яхшы энергетикасын уртаклаша белү сәләтедер дип уйлыйм мин.


Лилия үзе районыбызның Бакырчы кызы. Яшь чагыннан ук сәнгатькә тартыла һәм сигезенче сыйныфны тәмамлагач, күңеле тарткан юнәлештә белем алуын дәвам итү уе белән Казанга, авылдашы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юныс Сафиуллин янына бара. Әмма ул кызны, 11не укып бетер дип, борып кайтара. Мәктәптән документларыңны бер алып чыгып киткәч, кабат кайтасы киләмени инде ул? Тизрәк зур һәм мөстәкыйль буласы килә! Лилия дә озак уйлап тормый, хыялындагы уку йортыннан ерак торса да, 25нче номерлы училищега поварлыкка керә. Дипломы буенча озак эшләми, 19 яшендә үз авылы егетенә кияүгә чыга. Яшел Үзәндә яшиләр, Лилия кибетче булып урнаша. Дөньяны ямьләп уллары Рамазан туа. Әмма өч ел яшәгәннән соң, юллары аерыла. Лилия күңел төшенкелегенә бирелеп утыра торганнардан түгел, тормыш дәвам итә, әмма яшь хатынның башыннан сыйпап тормый. Өч кызын әтисез, хатынын тол калдырып, 50 яшендә әтиләре – оста коечы дөнья куя.


Лилия туып үскән йортына, ялгыз калган әнисе янына кайта. «Красный Восток Агро»га бозау караучы булып урнаша. Менә шунда эшләгәндә сәнгатькә дә тартыла башлый. Биредә хезмәт куючыларга шәп иттереп Яңа ел кичәсе оештыра. Бәхетен дә шунда очрата ул. Фермада ветеринар-табиб булып эшләүче тыйнак һәм аз сүзле Айрат ут кебек янып торган тел бистәсе Лилиягә тартыла. Бер еллап очрашып, сынашып йөргәннән соң кавышып, яңа гаилә коралар. Бер тапкыр ирләргә ышанычы какшаган Лилия бөтен яклап уйлый, әлбәттә, улы да бар бит әле. 10 яшьлек малай барысын да аңлый, бер-берсен кабул итәрләрме?

Юкка курыкканмын, беренче күрешүдә үк уртак тел таптылар, Айрат «улым» диде, ә Рамазан «әти» дип эндәште. Айрат аңа яхшы, үрнәк әти: эчеп, тартып күрсәтмәде, үз улыдай якын итә, рәхмәт аңа, – ди Лилия, иренә булган хөрмәтен җиткереп.

– Ун ай төп нигездә иремнең әти- әнисе белән яшәгәннән соң, алар безне «башка» чыгардылар, шундый зур бүләкләре өчен Аллаһның рәхмәтләре яусын үзләренә, менә 12 ел инде яңа – үз өебездә гомер сүтәбез. Уртак улыбыз Нурисламга 11 яшь. Тормышыбызга, булганына шөкер итеп, дөньялар тыныч булсын дип телибез.

«Красный Восток»тан декрет ялына киткән Лилия эшкә Норлат авылы мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып чыга. Ул гөрләтеп эшләгән вакытларны хәтерлисездер әле. Сигез ел дәвамында нинди генә чаралар оештырылмады, һәрберсенең режиссеры да үзе булды! Төп эшеннән кала төрле мәҗлесләр алып барырга да, өендәгесен карарга да, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен кызыл дипломга тәмамларга да өлгерә ул. Соңгы елларда хезмәт юнәлешен алыштырган Лилия: «Мәдәният өлкәсеннән китсәм дә, күңелем сәнгатьтән китмәде!» – ди.

Аның җор телле, моңлы җырчы булуын бөтен якын-тирә белгәнлектән, төрле мәҗлесләр алып барудан туктаганы юк. Шулай ук, һәвәскәр бакчачы, җиләк-җимеш, гөмбә җыеп эшкәртүче тәмле куллы уңган хуҗабикә булуыннан да бик яхшы хәбәрдарбыз һәм ничек барына да өлгерә алуына шаккатабыз, сокланабыз. Әле гөмбә сезонын япмаган ул, инде ничә банка әзерләгәнен үзе дә белми торгандыр. Теләгән кешеләр, мөрәҗәгать итегез, кирәксенгәннәр белән Лилия бүлешергә әзер. Иртә яздан соңгы көзгә кадәр бакчасында мәш килә, үстергән яшелчәләреннән ниләр генә ясамый. Теплицасында әле дә борыч-помидорлары, тәлгәш-тәлгәш виноградлары күзне кызыктырып үсеп утыра, кыярның соңгысын бүген өздем, диде безгә өлгер хатын. Гаиләсен төрле камыр ризыклары белән сыйлап торырга да иренми. Хатынын хөрмәт итеп, яратып, бөтен яктан ярдәм итеп торган ныклы терәге – Айраты, «әни» дип өзелеп торган ике улы өчен яши ул.
Ходай Тәгалә биргән һәр көнгә сөенеп, рәхмәтле булып гомер итәм. Нигезләребез тыныч булсын, бу өч көнлек дөньяда сөеп-сөелеп яшик! – ди Лилия.


Бездән дә иң җылы теләкләр бу күркәм, ачык йөзле, киң күңелле гаиләгә. Күңелеңдә гөлләр чәчәк аттырып, кош лар сайратып, янәшәңдегәргә нур өләшеп, бәхетле хатын булып, җырлап яшә, Лилия!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев