Мәчетләрдән халык өзелмәсен!
Һиҗри ел буенча Рабигыль әүвәл, ягъни Мәүлид ае бара.
«Мәүлид» гарәпчәдән «туган көн» дип тәрҗемә ителә. Билгеле булганча, бу айда пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең туган көне – Мәүлид бәйрәме.
Аны Ислам дөньясында мөбарәк көн буларак билгеләп үтәләр.
Бу айда мөселманнар күркәм мәҗлесләрдә җыелып, пәйгамбәребезнең яшәү рәвеше, әхлагы турында аять-хәдисләр укый, салаватлар әйтә, дога кыла, бүләкләр бирешә. Нәкъ шундый күркәм, ихлас чараларның берсе Күгеш авылы мәчетендә узды.
Мәүлид бәйрәменә Айдар, Күгеш, Әрә, Норлат һәм Яшел Үзәннән кунаклар аеруча дулкынланып килде. Чөнки пандемия башланганнан бирле биредә җомга, гает намазларыннан ка ла, күмәк чараларның узганы булмаган.
Очрашып, күңелеңдәгесен бушатып, хәл-әхвәл белешү, күмәкләшеп дога кылып, Аллаһтан хәерлесен сорау бүген аеруча кирәкле гамәл.
– Әлһәмдүлиллаһи шөкер, Аллаһ Раббыбыз безгә җые лырга насыйп итте. Әле ике еллап иман йортына килә алмаган идек. Аллаһ ризалыгы өчен шушы мәчеткә килеп догалар кылуыбыз, изге теләкләребезне җиткерә алуыбыз белән бәхетлебез. Укыганнарыбыз кабул булсын, дөньяларыбыз тынычланып, ир- егетләребез исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсын иде, – дип сөйли әлеге мәҗлесне оештыручыларның берсе Флера апа Шәйхетдинова.
Иң әүвәл Аллаһның ризалыгы өчен Коръән аятьләре, сурәләр укылды, аннан пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. тормышын искә алып, салаватлар, мөнәҗәтләр әйтелде.
– Барчабызга да Аллаһ Тәгалә бәрәкәтле тормыш бирсә иде. Мәүлид кичәсендә догалар уку, тыңлау, салаватлар әйтү Раббыбыз һәм аның рәсүленә карата ихласлылыгыбызны күрсәтә, иманыбызны ныгыта. Гомумән, салаватны һәрдаим әйтү мөһим. Шуңа да аның нәрсә икәнен, кай чан әйтергә кирәклеге турында белү өчен без сезгә «Салават шәрифләре» дигән җыентык таратырга булдык. Укып гыйлем алырсыз, савабы булыр дип өметләнәбез. Шулай ук, мәчеткә намаз уку тәртипләре язылган китап лар калдырабыз. Иман йортына килергә, намазга басарга насыйп булсын. Казан мәчетләрендә мәет юу дәресләрен алган идек. Мәетне аерым бер кешеләр генә юарга тиеш түгел, без – мөэмин-мөселманнар туганнарыбызны, якыннарыбызны үзебез юып озатырга, һәрхәлдә без ул эштә катнашыр га, тәртибен белергә тиеш. Шуңа да мәчетләргә җыентык калдырабыз, өйрәнегез. Аллаһ Тәгалә биргән сынауларны җиңел генә узып, мәчетләргә килергә язсын, халык биредән өзелмәсен иде, – дип Сания Закирова авылдашларына изге теләкләрен җиткерде.
Күгеш мәчете 1995 елның июлендә ачылган. Шулчакта авылга хәзрәт итеп Шамил Мисбаховны (рәсемдә) билгеләргә булалар. 48 яшьлек егет берара югалып та кала, бу адымга әзер булмый, күрәсең. «Миннән барып чыгармы икән?» – дип шикләнсә дә, динне өйрәнү теләге җиңә. Беренчел дин нигезләрен белү өчен Күгәй авылына Галим хәзрәт янына йөри, дүрт сәгать вакыт эчендә «Аятел көрси»не өйрәнә. Укырга кирәклеген бик яхшы аңлый, Казанның «Солтан мәчете»ндә белем ала, 1996 елны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. Менә инде шул вакыттан бирле Шамил хәзрәт Күгеш авылының алыштыргысыз мулласы.
- Аллаһка шөкер, мәчетебезнең торышы зарланырлык түгел, сәдакалар килеп тора. Үз-үзен тәэмин итә һәм кирәк булса авылга, мохтаҗ, авыру гаиләләргә мөмкинлек булганча ярдәм итәбез. Ничә ел тәнәфестән соң Мәүлид бәйрәмен дә, киңәшләштек тә, уздырырга булдык. Халык бердәм, күреп торасыз. Җомга намазына 12-18 кеше җыелабыз. Гает намазларында, әлбәттә, күп була, – дип сөйли Шамил хәзрәт.
– Мәчет – авылның нык лы терәге ул. Бездә бер генә чара да иман йорты ярдәменнән башка узмый. Гомумән, нинди генә эшкә алынсак та, иң әүвәл мин аксакалларыбыз янына киңәш-табышка киләм. Тәкъдимемне әйтеп, аларның хәер-фатихасын алгач кына, уйлаганнарыбызны чынга ашырабыз. Шамил хәзрәт Мисбахов авыл өчен җан атып йөри торган кеше. Әле менә үзсалым акчасына Әрә авылында зират коймасын тотарга җыенабыз. Бу максатка халык белән 2000 сум акча җыяр га сөйләштек. Мәчет бу эштә дә читтә калмаячак, ярдәмен күрсәтәчәк, – дип сөйли Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин.
Мул табын артында туганнар, дуслар, авылдашлар катнашында узган Мәүлид бәйрәме бер сулышта үтте. Хатын-кызлардан соң мәчеткә ир-атлар, мәктәп укучылары килде. Яшь буынның вәгазь тыңлап, Мәүлид бәйрәменең асылына төшенүе аеруча мактаулы гамәл. Авыру сәбәпле килә алмаган һәм өлкән яшьтәге авылдашларны да онытмаганнар. Өйләренә күчтәнәчләр таратып чыкканнар. Сөбеһаналлаһ дип кенә әйтерлек!
Йә, Раббым, кылган догалар, теләкләр кабул булып, күк йөзебез аяз, күңелләребез тыныч булса иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев