Маҗаралы сәяхәт
(Ахыры. Башы 78нче санда).
Ун яшьлек малайның Норлатта нинди эше булырга мөмкин? Андый вакытта рәтле уй да тиз генә килми бит әле башка. Шул вакыт теге теш суыртырга баручыларның сүзләре искә килеп төште. Мин эчтән мондый уйның башка килүенә шатланып, тыштан эре кыяфәт белән:
– Теш сызлый, теш сурдырырга барам, – дип мыгырдандым.
Шушы вакытта нинди зур хата җибәргәнемне мин бераздан аңладым, ләкин соң иде инде төзәтергә. Олыларның икенчесе мине якларга тотынды.
– Ярар, тимә малайга. Теш алдырырга барам ди бит, утырсын. Монда тагы бар әле аның ише теш суыртырга баручылар. Шулар артыннан калмас.
Ниһаять, машина йөртүче Нургазиз абый да күренде. Олыларның берсе Нургазиз абыйдан «кәкре тимерне» сорап алды да, аны әйләндереп, машинаны кабызып җибәрде. Нургазиз абый башта кузовка менеп карады. Ничек, юл йөрүчеләр уңайлы утырганнармы, барганда төшеп калырлык түгелме. Аннары машинаны бөтен яктан урап чыкты: артта, янда бала-чагалар, яисә хайваннар юкмы? Шушыларны тикшергәч кенә, әкрен генә, саклык белән кузгалып китте. Көн яңгырлы булуга карамастан, Норлат тавын да салуламыйча гына менеп киттек. Алайса бу тауда бик азаплана иделәр машина йөртүчеләр. Ул заманнарда без «асфальт» дигән сүзне ишеткән юк иде әле. Машинада бару күңелле инде ул. Башны төрле якка боргалап, тирә-юньне, табигатьне күзәтәсең, аның матурлыгына сокланасың. Җәяү барганда, нинди табигать күзәтү: авыл башы кайчан күренер икән дә кайчан кайтып җитәрмен диеп, күзне чекрәйтеп гел алга карыйсың. Башны уңга-сулга боргалап йөрсәң, алга-артка бәйләп аскан ипиләрең белән барып төшәргә дә күп түгел.
Шулай хозурланып бара торгач, Норлатка җиткәнне сизми дә калдым. Беренче тукталыш Норлат башында. Монда инде почтага һәм хастаханәгә баручылар төшә. Халык бөтенләй төшеп бетте диярлек.
– Малай, ә син нишләп утырасың, теш сурдырырга барам дип әйттең бит, тешкә баручылар бар да төшеп бетте, әйдә, тиз төш, көттермә шоферны, – дигән сүзләргә сискәнәп киттем.
Ничек – төш?! Минем бит теш сызламый. Мин бит аны болай гына әйткән идем. Төшмәсәм дә, бөтен авыл халкы каршында алдакчыга чыгам. Хәзер, теге «җикмеш» Гарифының олы малае шыр ялганчы булып чыкты дип сөйли башлаячаклар. Әле «алдакчы Рафил» дип кушамат та чәпеп куюлары бар. Авылда андый ишене таба алмыйлар. Ничә тапкыр әйтте әни, ялган сөйләп йөрмәгез, диеп. Әниләрне тыңламасаң, менә шундый хәлләргә каласың икән. Нәрсә булса була, ләкин мондый хурлыкка калырга һич ярамый. Минем авызда күпме теш бар икән? Хәер, олылардан ишеткән идем: кеше авызында утыз ике теш була, шуларның дүртесе акыл теше икән. Миндә акыл тешләре юктыр әле, чөнки ике тиенлек тә акыл юклыгы күренеп тора. Азрак акылы булган кеше мондый хәлгә калмый ул. Димәк, авызда егерме сигез теш булырга тиеш. Ялганчыга чыкмас өчен, күрәсең, берсен суыртырга туры киләчәк. Бер теш алдырганнан берни булмас әле. Әнә әбинең авызында дүрт-биш теш кенә күренә. Әби әйбәт яши әле, сиксән ягына чыгып бара. Булды, тәвәккәлләдек, барам теш табибына.
– Хәзер төшәм, картлар төшкәнне көтеп тордым, – дигән булдым мин теге мине куучы абыйга.
Хастаханә ерак түгел, тиз барып җиттек. Олылар чират алдылар, иң актыккысы булып, мин дә бастым. Олылар берәм-берәм кереп чыга тордылар табибка һәм тарала бардылар. Бервакыт минем тирәдә бер кеше дә калмады. Бу вакытта табибка кермичә китеп барырга да була бит инде. Чөнки тирә-юньдә мине күрүче бер авылдаш юк. Башкалар мине танымыйлар да, белмиләр дә. Шушы вакытта кит тә бар бит инде. Ялганчыга да калмыйсың, тешне дә саклап каласың. Ләкин ниндидер сихерле көч, әйткән сүзләреңне ахырына кадәр җиткер, әйткән сүзләреңне эшлә диеп, мине монда бәйләп куйган кебек тотты. Бер карасаң, андый дөрес уйлар башка да кермәде, моннан китәргә ирек бирмәде. Ниһаятъ, мине дә табибка чакырдылар. Ул, кайсы тешең авырта, диеп сорады. Мин авызны ачып, күзне йомып, бармакны авызга кертеп җибәрдем. Сизеп торам: бармак астагы бер тешкә барып терәлде. Табиб тешне карагач, ярдәмчесе белән үзара сөйләшүләре минем колакка ишетелде. Таза күренә бу теше малайның, дөрес күрсәтте микән? Табиб яңадан кабатлап:
– Шушы тешеңме? – диеп сорады, һөнәр инструменты белән суккалап та карады.
– Ыхы, – дидем мин, бармакны авыздан алмаган идем әле.
– Авыртадыр, авыртмаса, шушы пычракта күрше авылдан саз ерып килеп йөрмәс иде, әйдә алып җибәр, – диде ярдәмчесе.
Табиб тешне тиз суырып алды. Алар яңадан акрын гына үзара сөйләшә башлады. Бу юлы аларның сөйләшкәннәре миңа ишетелмәде. Мөгаен, ялгыш җибәрдек, таза тешне суырып алдык диеп, миңа сиздермичә генә фикер алыштылар ахрысы. Мин инде төгәл беләм ялгышканнарын.
– Башың әйләнмиме? – диеп сорады табиб.
– Юк, бар да әйбәт, – дим.
– Шулай да бар, чыгып, ярты сәгать утырып тор әле кабинет янында, - диде табиб.
Ярты сәгатьтән соң чыгып, нигәдер минем башны тотып карады.
– Ике сәгатьтән соң гына ашарга ярый, – дип, миңа күрсәтмә биреп, – хәзер китсәң дә була, – диде.
Мин табибның ике сәгатъ ашарга ярамый дигән сүзләренә колак та салмадым. Ничек ярамый? Минем Норлатка килүнең төп сәбәбе дә әйбәтләп ашап кайту иде бит. Кайда йөрергә тиеш мин тагы ике сәгатъ буена. Бу теш суырту каяндыр уйла маган җирдән килеп туды. Мин бит Норлатка теш алдырырга дип чыкмаган идем. Хурлыкка калмыйча, теш биреп котылганга шатланып, йөгерә-йөгерә «ресторанга» чаптым.
Балачак вакытлары тиз узып китте. Көткән коммунизм да каядыр бөтенләй юкка чыкты. Гомер уза торды. Мин бу хәлләрне үзем дә бөтенләй оныткан идем. Зурая барган саен, теш урыны ике яктан кысыла, кечерәя башлады. Олы яшьләргә җиткәч, янәшәсендәге чынлап сызлаган тешне алдырырга туры килде. Шулай бу урынга чыннан да ике теш сыймый, ә бер теш киң булып күренә иде. Мин бу яшьлек хатирәләрен табибка сөйләгәч, ул кычкырып көлде дә, хәзер бөтенесе дә аңлашылды диеп, үз эшенә тотынды.
Менә шулай дуслар, тешсез калсам калдым, әмма ялганчы булып калмадым.
Рафил Җәләлов.
Күгәй
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев