Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Маҗаралы сәяхәт

Рус телендә «зуб даю» (тешне бирәм) дигән гыйбарә бар.

Ул – үз өстеңә алган йөкләмәнең һичшиксез үтәлүенә ант итү, вәгъ дә бирү мәгънәсендә кулланыла.

Миңа, үз гомеремдә, әйткән сүзнең дөреслегенә ышандыру өчен, әйтемдәге тешне түгел, ә чын тешемне калдырырга туры килде. Бу хәлләр болайрак килеп чыкты.
Кеше, олыгая башлагач, азрак сүтелә башлый. Кайбер авырулар ябыша, тешләр кителә, төшә. Мине дә мондый хәлләр әйләнеп узмады. Иллене тутырып, алтмыш ягына чыккач, авызда матур шактый тешнең юкка чыгуын сизә башладым. Әле эшләп йөргән вакытлар, кесәдә азрак акчалар да бар. Мин әйтәм, болай булмас, киләчәктә дә кирәге чыгар диеп, теш куйдыру нияте белән, табибка юл тоттым. Табиб, авызны ачып, озак кына карап торды да минем белән сөйләшә башлады.
Һич аңламыйм, менә синең авызда бу буш урынга ике теш сыймый, ә инде берне куйсам, теш бик киң булачак, матур булмый, – дип, миңа сорау белән карады. – Ничек болай булган бу синең, – диеп, табиб үзе дә уйлана башлады. Шул вакытта кылт итеп минем яшьлек хатирәләре искә килеп төште.


Безнең авылдан артык ерак түгел, биш чакрым тирәсе, зур Норлат авылы урнашкан. Минем балачакта, 1963 елга кадәр, ул Төньяк Норлат районы үзәге булып торды. Билгеле инде, район үзәге – ул гади авыл түгел. Нинди генә дәүләт оешмалары юк монда: матур биналар, кибетләр, почта, хастаханә, хәтта ашханә дә бар. Безнең авылда бер кечкенә кибеттән башка боларның берсе дә юк иде. Сигезьеллык мәктәбебезне исәпкә тыкмыйм. Бөтен авыл халкы төрле эшләр буенча Норлатка йөри. Кием-салым дисеңме, ашау әйберләреме – бар да Норлаттан. Безнең ише бала-чага да, юк эшне бар итеп, район үзәген әйләнеп кайтырга тырыша. Чөнки ул заманда Норлатка барып кайтуны, хәзерге вакытта Казанга төшеп менү белән чагыштырып була. Шулай ук кибетләрдә йөрисең, кесәдә бер тиен акча булмаса да төрле товарларны тотып, әйләндереп карыйсың. Янәсе, бу товарның сыйфаты түбәнрәк дигән булып, аны яңадан куясың. Мин үзем күбрәк китап кибетендә кайнашырга ярата идем. Киштәдә кызыклы, тылсымлы, яңа китаплар күп. Алардан тәмле типография буявы исе килеп тора. Барысын да карап чыгасы, тотып укыйсы килә. Китап сатучы безнең кесәдә бер китап сатып алырлык акча югын сизеп торса да, безгә артык бәйләнми, кибеттән кумый иде. Безгә китапларны озак итеп карарга рөхсәт итә. Бу яхшылыклары өчен аңа, әнидән сорап,3 литрлы банка белән сөт тә китереп биргән булды. Шулай арып-талып, бернәрсә алмыйча кибетләрдә йөргәч, ашханәгә юл тотабыз.

Ничек инде, Норлат кадәр Норлатка килеп, «ресторанга» кермичә кайтып китәсең ди?! Бу вакыйгалар 1961 елның көзендә булды. Акча алмашынган ел. Бер сум – ун тиен булып калды, ун тиен – бер тиенгә әйләнде. Бер тиен – бер тиен булып калды. Ул бер тиенне тагын ун тапкыр киметеп булмый бит инде. Андый акча юк бит, шуңа күрә үзгәртмәгәннәрдер. Ике тиен белән өч тиенне дә үзгәртмәделәр. Акча алышынганнан соң вак акчаларның сатып алу көче ун тапкыр диярлек артты. Иске бер тиенгә бер кап шырпы, газсыз су (бер стаканнан бөтен шәһәр халкы эчә иде), бер энә, бер карандаш, гәҗит, почта маркасы, ашханәдә бер стакан чәй, бер телем ипи алырга була иде. Вак акчалары күп булган кешеләр ун тапкыр баедылар, дип сөйләшәләр иде олылар. Мин аны үзем дә сиздем. Кинога билет бәясе 50 тиен. Минем кинога диеп әзерләп куйган иске акча белән ун – өч тиенлек, ун – ике тиенлек тәңкә бар иде. Акча алышынганнан соң мин бу акчага ун тапкыр кинога керә алам булып чыкты! Шулай итеп, бу вакытта мин дә азрак баеп калдым. Азрак кына баедым шул. Менә көтүгә чыгып эшләгән утыз сумны өч тиеннәргә ваклап куйсам, вәт була иде акча! Ел буе кинодан һәм Норлат ашханәсеннән чыкмый идем. Эх, эшләмәде шул баш ул вакытта!


Шулай, гадәттәгечә, Норлатка барып, кибетләрдә товар карап йөр гәннән соң, Галимҗан дус белән бер телем ипи белән бер стакан чәй эчеп чыгарга диеп, ашханәгә юл тоттык. Галимҗан да, мин дә – без күп балалы гаиләләрдән. Аларда – ун, бездә унбер бала булды. Ләкин 1961 елның көзенә бездә бишесе генә туган иде әле. Ашханәгә кереп, сатучы ападан, һәрвакыттагыча, бер телем ипи белән бер стакан чәй сорадык та, үзебезнең өч тиеннәрне аңа суздык. Ипиләр бушлай, дип белдерде сатучы апа. Ничек бушлай, бушлай әйбер буламыни? Апаның сүзләре тиз генә безнең башка барып та җитмәде. Нигә бушлай, чыннан да коммунизмга кереп барабызмы? (Шушы вакытта ашханәләрдә шушындый күренеш булды. Өстәлләргә ипине бушлай куя башладылар. Ләкин бу хәл озакка бармады. Безнең халыкка бушлай әйбер күрсәтергә ярыймы соң? – Ипине терлеккә ташый башладылар дип сөйләделәр). Бу елларда радиодан коммунизм турында күп сөйлиләр иде, гәҗитләрдә дә яздылар. Стеналарда «Бүгенге буын коммунизмда яшәячәк» дип язылган плакатлар эленеп тора. Хрущев бабай әйтүенчә, коммунизмга 20 елдан барып җитәргә тиешбез. Бигрәк ерак икән әле коммунизмга, дип уйлый идем. Чөнки безне коммунизмда җәннәт көтә кебек тоела иде. Кемнең җәннәттә яшисе килми?!

Әби миңа һаман әйтеп килде: начарлыклар эшләмә, яхшылык лар кыл, яхшылыкларың күп булса, теге дөньяда жәннәткә керәсең. Димәк, тырышсаң, бу дөньяда да, теге дөньяда да җәннәттә яшәргә була. Коммунизмның девизы да бар иде бит. Хәлдән килгәнчә эшлисең, әмма туйганчы ашыйсың. Эх, кайчан җитәр бу коммунизм! Коммунизм җитсә, бер стакан чәй белән бер телем ипи ашап йөрмәс идек – шунда ук кәнфит белән прәндеккә (бездә прәннекне шулай диләр) күчәр идек. Ерак әле шул коммунизмга. Сатучы апаның «ипи бушлай» дигән белдерүен ишеткәч, без шунда ук бер стакан чәйдән өч стакан чәйгә күчтек. Ашханәдән өч стакан чәй белән сыйланып, туйганчы бушка ипи ашап чыгуны – ул өйдәге әни кәтеп биргән шикәр кыйпылчыгы белән азрак сары төсе кергән суны эчеп утыру белән чагыштырып булмый инде. Монда бөтенләй күңелләр күтәрелеп, дөньялар ямьләнеп китә. Шулай ныклап «ресторанда» ашап кайткач, өйдә дә бер-ике көн азрак ашап йөрисең, гаиләдә чыгымны киметәсең. Шуңа күрә без мондый сәяхәтне Норлатка атна-ун көнгә берәр тапкыр кабатлый башладык.


Шулай беркөнне, төштән соң мәктәптән кайтып килгәндә, ике олы кешенең сөйләшә-сөйләшә ферма ягына төшеп баруларын күрдем. Ара ерак булмаганга, аларның сүзләре дә минем колакка ишетелде. Тешләре сызлый, теш алдырырга Норлатка баралар икән. Хәзер Албабага сөт ташучы Нургазиз абый машинасына төшеп барулары. Мин моны ишеткәч, чабып өйгә кайтып, мәктәп букчасын ыргыттым да, үзем генә белә торган «кассадан» өч тиенне алып, фермага йөгердем. Ферма янында данлыклы, сугыштан кайткан ЗИС-5 машинасы басып тора. Кайда гына йөрми, ниләр генә күрми бу машина, нәрсә генә һәм кемнәрне генә ташымады.
Машина йөртүче Нургазиз абый кабинада күренми. Юлга чыгар алдыннан, азрак капкалап чыгарга, өйгә кайтып киткән күрәсең. Алар фермадан ерак тормыйлар иде. Машина янына Норлатка һәм Албабага баручы халык та җыелган. Күбесе өстә кузовта утыралар. Мин дә, әрҗәгә сикереп менеп, бер буш (кеше утырмаган) бидон өстенә менеп утырдым. Сөт ташучы Рәхим абый да үз урынында. Монда иң яхшы урыннар – бидон өсте. Берәр йомшак әйберең булса – аны аска салып, булмаса, шул килеш бидон өстенә утырып барасың. Бидон өсте эләкмәгәннәр инде чүгәләп, борт кырыена тотынып баралар. Кузовка эләксәң, халык ни рәвешле барырга да риза.
Машина – машина инде ул. Бу сиңа көзге айларда су үтә торган тишек резин итекләр белән пычрак сөзеп бару түгел. Шул вакыт олыларның берсе мине машинадан куып төшерә башлады.


Кара әле бу малай актыгын! Олылардан алда килеп, бидон өстенә менеп утырган бит! Кая барасың? Нәрсәң төшеп калган Норлатта? Бар төш, олылырга монда урын юк, – диеп, мине кузовтан куарга тотынды. Нәрсә дип әйтергә. Ашханәгә чәй эчәргә барам, дип әйтеп булмый бит. Алай дип әйтсәм, һичшиксез куып төшерәчәкләр. Нинди сәбәп табарга?


Рафил Җәләлов.
Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев