Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Лилия Фәтхуллина: «Син – герой, мин сиңа кияүгә чыгам!»

Аларны язмыш гүя очраштырып кына тора: балачакта да, үсмер вакытта да, гомумән, вәгъдәләре җитеп кавышканчы, андый мизгелләр күп була. Сүзем Бишнә авылында гомер итүче Лилия һәм Илгиз Фәтхуллиннар гаиләсе хакында.

Күлбаш авылында яшәүче Илдус авылда калмыйм дип, бөтенләй читкә, Комсомольский якларына бәхет эзләп чыгып китә.Крапацево дигән станция дә тимер юл төзелешенә урнаша. Бирегә эшкә дип килгән башкорт кызы Лива белән танышып, гаилә коралар, бер-бер артлы балалары туа, дүртенчесе Лилиядә бик еш аллергия булганга, табиблар туган якка кайтырга кирәк дип, киңәш бирә. Бу тәкъдимгә колак салалар. Күлбашта төп йортта өч гаиләгә урын бик кысан була. Шулай итеп, яшь гаилә Бишнәгә кайтып төпләнә, бер иске йортта яңа тормышларын башлап җибәрәләр. Чынлап та, балага әтисенең туган як һавасы килешә, Лилия тернәкләнеп китә.

Шушы ук авыл җирлегенә керүче Кармыш авылында туган җиде яшьлек Илгизне дусты, урманчы булып эшләгән абыйсының мылтыгы белән, ялгыш иңбашын яралый. Мәктәпкә барган җиреннән аны дәваханәгә илтәләр. Бәхеткә бар да яхшы тәмамлана. Ә хәлен белергә дип, хастаханәгә ерак саналган туганы, 5 яшьлек Лилия дә килә. Шулчакта Илгизне батырга тиңләп: «Син – герой, мин сиңа кияүгә чыгам!» – дип әйтеп куймасынмы! Мөгаен, сабыйның ул чакта әйтелгән сүзләре фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килгәндер.

– 11 классны бетереп, Педагогия институтына укырга кердем. 1990 елда кабат очраштык. Илгиз – 3нче курста, мин бердә белем алам. Авылдан укырга китеп баруыбыз иде, Залесный-Казан арасында автобус ватылды. Мине шулчакта ул башка автобус белән троллейбус тукталышына кадәр озатып куйды, – дип искә ала Лилия.

Ә инде 1991 елны мәктәптә оештырылган чыгырылыш сыйныфлар кичәсеннән соң Илгиз Лилияне беренче тапкыр озатып кайта. Анда да яшьләр төпләп йөреп китми әле. Яңа елны каршы алганда клубта очрашу инде аларны бер-берсенә ныклап бәйли. Ике ел Кармыш белән Бишнә арасын егеткә бик күп таптарга туры килә.

– Институт бетереп, Бишнә фермасында зоотехник булып урнашкан вакыт. Эштән 4 чакрым юлны үтеп кайтам, киемнәрне алыштырып, кичен янә Бишнәгә китәм. Җәяү шактый йөрелде. Инде өйләнешеп, Кармышта яши башладык. Баш зоотехникны трактор төшеп ала, кичен кайтарып куя, юлсызлык теңкәгә тия иде. Трактор да еш ватылды. Шуңа да безгә совхоз ике катлы йорттан фатир бирергә булды. Биш ел яшәдек без анда, шул ук вакытта совхоз төзи башлаган йортны, биш ел хезмәт хакы алмыйча, нигезен үзгәртеп, үзебез салып чыктык. Идәне дә җәелеп бетмәгән йортка июль аенда күчендек. Бу вакытта инде безнең ике кызыбыз бар иде, ул көттек, кыз туды. Ул чакларда УЗИ юк иде әле. Соңрак өч кызыбызны, Илүсә, Илзилә, Динә апасын шатландырып, безне бәхетле итеп, улыбыз Фаяз да туды, – дип хатирәләрне яңарта Илгиз Фәтхуллин.
Илгиз Мәгъсүм улы 2010 елда Бишнә авыл җирлеге башлыгы булып билгеләнә. Менә шул вакыттан аның гаиләгә игътибары азрак кими төшә дисәк тә ялган булмас. Бишнә биш авылны берләштергән иң зур җирлекләрнең берсе. Биредә төрле милләт халкы гомер итә, вакытлыча гына бакча сезонында гына кайтып яшәүчеләр дә байтак. Һәр кеше белән уртак тел табып, килеп чыккан мәсьәләләрне төгәл, тыныч кына хәл итү, бер сүз белән әйткәндә авылга хуҗа була белү һәркемнең дә хәленнән килми.

– Әйе, гомер буе коммунист булды ул безнең. Һәрнәрсәне күңеленә якын алып, һәр җирдә актив катнашып, өйгә, гаиләгә вакыты да калмый иде. Әле менә соңгы 4-5 елда гына безгә таба борыла башлады (көлә). Ирем хөкүмәт эшендә дип, мал-туа рын да асрамый тормадык. Әле дә ярый кызларым уңган, алар ныклы ярдәмчеләрем, – дип сөйли Лилия ханым.

– Халык җыеннарында авылда терлек санын киметмик, дип гел тукып торам. Менә без дә асрыйбыз дип, үземә дә үрнәк күрсәтергә туры килде. Бүгенге көндә 15 баш мөгезле эре терлек бар, җидесе – сыер. 8-9 ел элек маллар саны кимүгә таба барган иде, хәзер стабильно – 86 сыер исәпләнә. Халык киметми, чөнки сөтнең файдасы бар. Авылда көтү чыга. Печәнен пай җирләрендә үстерәбез, фуражны сатып алабыз. Сөтне эшмәкәрләргә тапшыр мыйбыз. Күпләр сөт ризыкларын сату җаен тапкан. Безне дә үз клиентларыбыз көтеп тора. Кышын да, җәен дә 4тә торабыз, ятуы гына төрлечә була.

– Илгиз Мәгъсүмович, тормыш чәчкәгез Лилия ханым да мәктәптә укытучы, бюджет хезмәткәрләре, гадәттәгечә, иҗтимагый эшләрнең үзәгендә кайный. Гаилә, ишле хуҗалык, барысына да ничек өлгерәсез, көчне кайдан аласыз?

– Миңа көчне Лилиям бирә. Ул шулай тырыш хатын, уңган хуҗабикә, балалар өчен назлы әни булмаса, мин үзем генә нәрсә эшли алыр идем икән?! Бер-беребезгә терәк булганда, аңлашып яшәгәндә генә хөкүмәт эшендә хезмәт итеп була торгандыр ул. Гомумән, безнең талашып утырырга вакыт юк. Җәен эшләсәк, менә хәзер азрак ял итәбез инде. Ялларда яраткан ризыкларым бәлеш-өчпочмак пешә, клубта узган чаралардан читтә калмыйбыз. Кызларыбыз кечкенәдән эшләп үсте, атна саен кайтып йөриләр. Ныклы терәгебез – улыбыз буй җитеп килә. Шөкер итәрлек, бәхетләре генә булсын. Яши белсәң, тормыштан зарланырлык түгел, тигезлектән генә Ходай аермасын.

Менә шулай, Лилия һәм Илгиз Фәтхуллиннар белән гамьсез балачакка, гүзәл яшьлеккә кайтып, хатирәләрне яңарттык һәм бүгенге тормышка нәтиҗә ясадык әле. Гаиләнең бөтенлеге, барлыкта, муллыкта, күңел тынычлыгында яшәве һәркемнең үзеннән тора. Алма пеш, авызга төш, дип ятар чак түгел шул, Фәтхуллиннар кебек тормыш арбасын бергәләп тартканда гына рәхәт ул. Мин укытучы, авыл башлыгы дип тә тормыйлар, күпләп мал-туар асрыйлар, сөтне эшкәртеп урнаштыру җаен да тапканнар, ялкауланып, кәнәфидә кырын ятмасаң, барысына да җитешергә була, теләк кенә кирәк. Ә без аларның бер-берсен күз карашыннан аңлавын, гаилә нигезендә хөрмәт, ярату төп сыйфатлар булуын бер очрашуда ук күреп кайттык. Гаилә учагын сүндермичә, киләчәктә дә балаларыгызның игелеген күреп, тигезлектә, исәнлектә яшәргә насыйп булсын сезгә, Фәтхуллиннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев