Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

🖋Лилия Әхмәтшакировага исем-акылым китеп язуым әле, кызлар

Авылымның айлы кичләре

Исәнмесез, хөрмәтле редакция, яраткан газетам «Яшел Үзән»! Һәр саныгызны зарыгып көтеп алам, бер генә хәрефен дә төшерми укып барам. Әле узган санда гына «Җирлек башлыгы – зур гаилә башлыгы ул» дигән мәкалә чыккан иде.

 Анда Олы Яке авыл җирлеге башлыгы турында бик дөрес сүзләр язылган. Автор Әлфинур үзе күрше авылда яшәсә дә, бик гадел бәя биргән, аның белән килешми мөмкин түгел. Чынлап та, һәр нәрсә хуҗадан тора. Безнең Фирая Фәйзуллина ир йөрәкле дә, хатын-кыз йөрәкле дә. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, шәһәргә йөртми, ничек тә үзләре, аның ярдәмчеләре – Лилия белән Дамирә, хәл итәргә тырыша. Рәхмәт аларга. Җитәкчебез авыруларның хәлен белешеп тора. Инвалидларга елына 2-3 тапкыр Казаннан хәйрия фондыннан күчтәнәчләр алып кайта. Игътибарлы һәм ихтирамлы булганнары өчен дә хөрмәт итәбез.
 

Сезгә язуымның сәбәбе – узган ялда Олы Якедә булган бәйрәм. «Авылымның айлы кичләре» дип исемләнгән кич утыру чарасы һәйкәл янында уздырылды. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова оештырган бу бәйрәмнән һәркем ял итеп, күңеленә рәхәтлек алып кайтып киткәндер дип уйлыйм. 

Кич утырырга күрше Бишнә, Юртыш һәм ут күршеләребез Марий Эл республикасыннан да үзешчән сәнгатьтә катнашучы артистлар килде. Матур җырлар, дәртле биюләр, күңелле уеннар белән кичәбез гөрләп торды. Элеккеге йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне яңарту, төрле милләт халкын дус итү, аралаштыру төп максатларның берсе иде. Аннан, соңгы елларда авыл халкы бер-берсе белән аралашмый. Капка төбендә кич утырулар да сирәгәйде. Һәркем үз казанында гына кайный. Ә бит менә шулай гөрләтеп яшәргә дә мөмкин икән.

 
Ахырдан барлык килгән кунакларны табын артында зур казанда пешкән шулпа, пылау, кайнар коймак, тәмле чәй белән сыйладылар. Барысы да оешкан төстә үтте. Мин әйтәм, бу Лилиянең тырышлыгына исең китәрлек бит. Һәр чарасында туганнары, якыннары катнаша, ярдәм итә.

 «Өммегөлсем» коллективына да сәләтле, җыр­га, биюгә, нәфис сүзгә оста ханымнарны туплаган ул. Өендә дә тәртип, бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчәсен үстерә, хуҗалыгы ялт итеп тора. Барысына да ничекләр өлгерә торгандыр дип гаҗәпкә каласың. Әлбәттә, моның сере бик гади, ул үз хезмәтенә гашыйк, һәр эшен күңелен биреп башкара. Киләчәктә дә авылыбызда мәдәни чаралар гөрләп торсын, Лилиябезгә иҗат уңышлары телибез. Яшәү дәрте сүнмәсен, һәрбарчабызга да исәнлектә яшәргә насыйп булсын. Авыл менә шундый тынгысыз кешеләре белән матур ул.

Фәния Исмәгыйлева.
Олы Яке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев