Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

ӘЛЕ ДӘ ЯХШЫ, БЕР УЛЫМ, ФӘРИТЕМ БАР!

Шушы якты дөньяларда иң кыйм мәтлесе яшәү икән.

Дөньяга яңа гына аваз сала сабый, күз ачып йомган мизгелдә аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели.
Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп ала сың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Биш бала тәрбияләнгән гаиләдә туган көннәрне дә тыйнак кына бәйрәм итү гадәте бар иде. Бүген улымның туган көне, диеп гаилә башлыгы тавык суя. Мә, әнием, иң зурысын суйдым, диепләр, ул аны әбигә тапшыра. Әби бу гамәлләрне бик тәмләп, эчтән генә догасын укый-укый башкара. Ап-ак оннан токмач басып, тәмле итеп аш пешерә. Аш шулпасының төсе сап-сары, ә тәмле хуш исе бөтен өйгә тарала. Туган көн хуҗасының тавык итеннән үзе яраткан урынын сайлап алу мөмкинчелеге була. Аңа гадәттә тавыкның боты эләгә. Гаиләдә сигез кеше: әби, әти, әни, балалар бишәү. Түгәрәк өстәлне тутырып әзерләнгән туган көндә тәмләп аш, ит, ләвеш, бәлешен ашау, болар күңелнең яшерен бер почмагында әле дә булса саклана. Һәрвакыт шулай булды. Берәрсе өстәл артында булмаса, гаилә башлыгы – әти табынга утыртмады.
«Әбиегез намаз укый, тынычланыгыз, аннан ашыйбыз». Ә балаларның берәрсе өйдә булмаса: «Эзләп кайтыгыз, ашау вакыты бер вакыт ул», дияр иде.
Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый икән. Артка борылып карагач, узган гомер юллары, истә лекләре күз алдына килә. Инде әби дә, әни, әти дә бакыйлыкка күчтеләр. Гаи ләдә һәрвакыт тынычлык хөкем сөрде, хәтта кычкырып сөйләшү дә ят нәрсә иде. Биш бертуган балаларын да үзләре тудырган гаилә үрнәгендә тәрбияләгәннәр икән бит, ләбаса.
Туган көнендә һәркем узган ел лар ның озынлыгы белән, үтелгән юл ларның заяга узмаганлыгын әкрен генә барлый башлый икән. Гаиләдә дүрт кыз белән бергә бер егет тә үсте.
Мин әле ул бердәнбер егетебезнең туганын бик яхшы хәтерлим. Әти кеше нең ул вакыттагы халәтен балалык акылым белән аңламаганмын икән мин. Өч кыздан соң малай дөнья га аваз салсын әле, әти кеше өчен бәхет булмый, нәрсә булсын бу?! Улым туды минем, улым, диепләр шатланып кайтып, өйгә дә кереп җитми, без – өч кызы белән чолан идәнендә уйнаганын, шаярганын бүген дә хәтерлим. Энебезне Норлат балалар тудыру йортыннан авылда сабан туе көнендә алып кайттылар. Ул елда авылның сабан туе «Чупак күле» буенда үтте кебек. Сабантуй бәйрәменә әниебез тегеп биргән матур күлмәкләребезне киеп, апам белән мин дә чыктым. Күңелле инде. Ул елларда сабан туйларында күрше авылдан марҗа апалары килеп, тозлы кыярлар сата иде. Мин дә алып ашаганымны хәтерлим, аннан варенье буталган тәмле суны эчкәнем дә исемдә. Ә халык сабан туенда бик күп була иде. Безнең кебек бәләкәй бала ларга кая ул түгәрәк уртасына кереп, нәрсә дә булса карау... Без читтә йөрибез, әби биргән акча җиткәнчә сыйланабыз, бүген кайтачак энебез исебезгә төшеп, апа белән өйгә кайттык. Без кайтканда әни инде өйдә, түрдә урнашкан караватта бәләкәй энебез, ир егет мыш-мыш сулап йоклап ята...
Ир-егет – гаилә учагын яшәтүче, туган нигезнең дәвамчысы бит ул. Ә без – хатын-кызларның язмышы үзгә, ул туган йортында гомергә кала алмый шул. Әтинең бик еш кына әйтергә яраткан сүзләре күңелемә килә:
– Эй-й-й, әле яхшы, бер улым, Фәритем бар, – дияр иде бәгырь.
Бу сүзләрнең мәгънәсенә әле генә төшендем. Ул бит мине дә, киявен дә рәнҗетергә теләп әйтмәгән бу сүзләрне. Киләчәктә, мин киткәч, минем урыныма сезне туган йортта көтеп торучы энегез булачак, дияргә теләгән түгелме соң?
Бу истәлек, хатирәләргә 55 ел вакыт үтеп тә киткән. Энем дә минем арттан акрын гына гомер йомгагын сүтеп, матур юллар сызып бара икән бит. Мулла Иле авылында туып үскән, кадерле энебез, Фәрит! Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син безнең. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп, сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек бе лән гомер итәргә, гаилә шатлыгына сөе неп, балаңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын! Мин бу теләкләрне барлык туганнарым исеменнән язам.
Роза Гыйззәтуллина-Хәмидуллина,
Мулла Иле-Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев