Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кышкы туңдырма, «филле» чәй, һәм «Рубин» телевизоры...

Хәзер кибет киштәләрендә җаның теләгән бөтен нәрсә дә бар, тик сатып алырга акчага кытлык булып, туктап калган олы яшьтәгеләрне күреп, ирексездән, әбиләр әйткәндәй,теге заманнар искә төшә. 80-90нчы еллар... Мин хәтта алдарак елларга тукталыр идем.

Күгәй авылының иске кибетен бөтенләй хәтерләмим, яңа кибет безнең Урта урам башында булгач, миңа барысы да таныш монда. Кибеттә гөрләтеп Мәгъфирүз апа белән безнең Хәбиб абыйның (бик якын итеп шулай дәшә идек) хатыны Хәлимә апа эшләгән чаклар нәкь минем балачакка туры килде. Кибеттә бөтен нәрсә дә бар иде кебек, ул вакытта талоннар чоры түгел әле, кыш көне айга бер тапкыр кайта торган туңдырманы чират торып алып ашый идек. Безнең гаилә җиде кешедән торганга, ун данәгә (3 балага икешәр) акчаны, өебезнең «саклык банкы» саналган Гайшә әнкидән сораучы мин идем. Елапмы, ялыныпмы, анда эш түгел, ләкин акчасыз, туңдырмасыз калган чакны хәтерләмим. Әнкинең: «Йорт саласы бар, туңдырма ашап, акча жыеп буламы синең белән?!» – дигәнен минем 4-5 яшьлек акылым, Күгәйгә елга бер тапкыр гына кайткан туңдырманы ашаганда, йорт турында аңларга теләмәде.

Кибетнең склад ягы яшел зур чаршау белән бүленгән иде, күгәйлеләр хәтерлидер әле тылсымлы, үзенә җә леп иткән чаршауны. Менә, валлаһи диям, шуның артына бер генә кереп карыйсы килгән кеше мин генә булмагандыр. Эхххх, нәрсәләр бар икән анда, минем дә шулай эшләп карыйсы иде дигән уй, мине 10нчы сыйныфны тәмамлагач, Казан сәүдә училищесына китергәндер дип уйлыйм. Туганым Кәрим абый (урыны оҗмахта булсын) үзләренә вакытлыча «пропискага» кертеп, укып бетереп диплом алуга, Казан үзәк универмагының ашамлыклар бүлегенә эшкә жибәрделәр. Әле яшең 18гә житми диеп, 7 сәгать эшләп йөргән чак бу. Менә минем хезмәт дәверем, нәкь дефицит товарлар, бөтен нәрсәнең талонга булган чагына туры килде. Авылларда талон булмаса да, палас, чит ил курткалары һәм башка кирәк-яраклар кыйммәт бәядән сатыла, әле аңа кушып йомырка бирәсе иде. Норлат хуҗалык товарлары кибетеннән, 100 йомырка биреп, яңа салган өебезгә зур палас алганыбыз хәтердә.

Баштарак минем кибеттә эшләгәнне белмәүчеләр күп булса да, соңрак авылдашлар да ишетеп, Казанга төшкән саен, вакыт табып, тимер юл вокзалыннан ерак түгел урнашкан кибеткә керүчеләр күбәйде. Яшермим, шундый авыр вакытларда сатучы булу «престиж» иде, зур кибеттә без 30-35 кеше ике сменалап эшләдек. Һәр атна ахырында безгә теге дефицит дигән товарларны бүлеп бирә иде директор. Минем өчен иң кадерлесе – сары кәгазьгә фил рәсеме төшкән һинд чәе! Үз гомерендә такта чәйдән башканы күрмәгән әнки, хыялында гына йөрткән «филле» чәйне эчеп, миңа рәхмәтләр укып үлде. Күгәйдә, кечкенә чакта Хәбиб абыйларга гына баргач күргән, зәңгәр «пичәтле» куертылган сөтне, 3 литрлы банкасы белән әтигә алып кайткач, сөенүенең иге-чиге булмаганын күрү, кечкенә чактагы хыялның әз генә булса да чынга аша баруы күңелемә ниндидер сихри җылылык бирә иде шул... «Птичье молоко» кәнфитен, вафлига төрелгән «Красная шапочка»ны үз гомерендә ашау түгел, хәтта күрмәгән әнием, күз яшьләре аша минем өчен горурланып та, шатланып та, шул ук вакытта куркып калган чаклары да булгандыр, чөнки ул заманнарда ревизия вакытында җитмичә, утырып чыккан сатучылар хәйран иде. Раббым мине аларыннан саклады, коллективта искиткеч әйбәт кешеләр генә иде безнең. Илдәге бөтен проблеманы бер банка кофе чишкән заман, миңа калса, хәзерге коррупциянең башы шуннан башланган булгандыр дип уйлыйм.

Сез ашамлыклар гына талонга булган дип уйласагыз, ялгышасыз, носки, тәмәке, шырпы да талонга иде. Балалар уенчыклары, магнитофон, кассеталар, хәтта савыт-саба, һәммәсе дә дефицит саналган ашамлыкларга алыштырылган чаклар бу. Тулай торакка урнашу өчен «Циклон» дигән тузансуырткыч, югары белем алу өчен төсле «Рубин» телевизоры... ЦУМда эшләгәндә килгән авыл кешеләрен бөтенесен хәтерләп тә бетермим, әмма Дамир абый Мөхәммәтшин ның 20 кап тоз алып киткәне, аннары авылга кайткач, туктап рәхмәт әйткәне гомер азагына кадәр онытылмас. Яшермим, оят булса да әйтим, танышларны ишектән күрүгә, качып калган чаклар да булгалады, чөнки 30 сатучыга көненә биш танышы сорап килсә дә, 150 кешегә бирерлек санаулы товарның житмәгәнлеге билгеле иде. Әле үзебездә генә түгел, башка, мәсәлән, Ленин урамындагы

«Малыш» кибетеннән бер туганыма баласын тудыру йортыннан алып чыгу өчен җыелма алырга ике банка кофе җиткән иде. Хәзер ул вакытта ярдәм сорап килгәннәрнең хәтта исәнләшми дә үтүләре бераз кәефне төшерсә дә, бүгенге бәхетле көннәр өчен язмышка рәхмәт әйтеп, аларга сәламәтлек теләп яшәү үзенә бер рәхәтлек бирә икән. Авыл кибетенең яшел чаршау артына керү теләге сатучы Дания апа Кәримова эшләгәндә тормышка ашты, ләкин ул вакытта мин күрергә теләгән, төнлә төшләремә кереп уяткан дефицит товар юк иде инде анда.

Хәзерге тормышыбыз Аллаһка шөкер, җитеш, күңел теләгән бөтен нәрсә дә бар, әз генә алып авыз итәргә дә, күпләп сатып алырга да җитәрлек. Иң мөһиме – сәламәтлек. Алдагы гомерләребездә ашыйсы килгәнебезне алып, киясе килгән киемнәребезне киеп, күңел тынычлыгында, тапкан малларыбызның рәхәтен күреп яшәргә насыйп булса иде!

Зөлфия Хәйруллина.
Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев