Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кыш җиттеме, җәй сагындыра

Балыкка баруның үзе бер күңелле сәяхәт икәнен беләсезме икән сез?

Аның ниндидер бер сере бар. Озак бармый торсаң күңелгә нидер җитми кебек. Мин кечкенәдән дәү әтиемә ияреп балыкка йөри идем. Беренче баруым ерак түгел, хәзер көлке дә, чөнки ул Гарәфи күле йортыбыздан йөз адым гына, тыкрык янында. Ул чагында кармакларыбыз да гади, тал чыбыгыннан ясалган. Ничек кенә булмасын Мыраубикәгә җитәрлек балык тотабыз. Кайчагында ул үзе дә безнең янда яшел чирәмгә ятып балык сагалап ята иде. Рәхәт тә чаклар булган! Иң кызыгы, балык эләккәч кармакны тартып чыгарасың да һавада ялтырап балык эленеп тора. Шуннан Мыраубикә күзен балыктан алмый күл буенда чабып йөри, суның икенче ягына чыга, ул арада дәү әти җепне бу якка алыштыра.

Иртән, сәгать өчләрдә күл буена килеп утырасың, тынлык, тирә-юньне томан сарган... Мондагы табигатьне, матурлыкны күреп сокланасың. Аеруча Мулла Иле авылының Чупак күле буенда күп агачлар үсә, тирә-юнь яшеллеккә күмелеп утыра. Җимне кармакка эләктереп чыбыкны суга ыргытасың... 

Хәзер чыбык түгел инде, дәү әнинең, кызым, син теләгән күчтәнәч алдым бит, дип бүләк иткән кибет кармагы.

Мин хәзер дә балык тотарга яратам. тик хәзер зуррак күлләргә, елга кушылдыкларына, Зөягә барабыз, күрше авылдагы плотина дигән җирдә дә шәп чиртә. Ничек чиртә дисезме?! Калкавыч селкенә башлый. «Уйната» диләр бездә. Менә шунда инде тартып чыгарырга соңарма.


Нинди балык эләкте? «Шүкә» ди берсе, икенчесе «Лүшщә» ди. Беләм, шүкәсе – щука икәнен, лүшщәсе – лещ мөгаен. Кызык булып китте, гел русча гына исем биргәннәр икән авылда, дип уйлап куйдым. Уйлый торгач төрле балыкларның русча-татарча исемлеген төзергә булдым. Татарча белмәвебез күңелне тырнап тора.

Әйтик, Ак балык – белорыбица; Ак опты – жерех; Алабуга – окунь; Алтын табан – золотой карась; Бәр­тәс – язь; Еланбалык – угорь; Еланбаш –змееголов; Карабалык – линь; Карп– карп; Керкә – форель; Корбан балыгы – лещ ( кайбер якларда корман дип тә йөртәләр); Кызыл балык – таймень; Кызылканат – красноперка; Кәлчәк – чехонь; Кәрәкә – карась; Кырпы – белуга; Мәрсин – осетр; Сазан – сазан; Сыла – судак; Сөләйман балыгы – лосось; Сөмбаш – семга; Ташбаш – пес­карь; Тәрәч – треска; Чабак – плотва; Чуртан – щука; Чөгә – стерлядь; Шамбы – налим (жумба); Шыртлака – ерш; Җәен – сом. Казахлар корбан балыгын – табан балык, чуртанны шортан диләр.
Ә менә алабуга казахта да алабуга икән. Чабакны алар каракойрык дип йөртә. Белмәс идем, Казахстанда яшәүче туганнарым арасында да балык тотарга яратучылар бар.


Без табигатьне яратабыз. Табигать кешегә рухи чыганак, тынычлык бирә. Син күл янына кил дә, анда йөзеп йөрүче казлар тавышына колак сал. Бары матурлыкны күрә белергә генә кирәк. Дәү әни каз каурыйлары җыйган, калкавыч урынына ди.

Гәзизә Әкрамова,
5нче гимназия укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев