«Кыланып йөри инде «фанера»га, кеше балалары сугышта җәфа чиккәндә»
Әссәламәгаләйкүм, хөрмәтле редакция. Сезгә үзем хөрмәт иткән җырчыбыз турында язарга булдым әле.
Салаватның август аенда концертын карау – безнең гаилә традициясе. Кечкенә кызым Лилиянең туган көне август аенда булгач, аны 6нчы сыйныфтан ук үзем белән концертка алгалый башладым. Кайвакыт абыйсы да баргалады. Апасын сыер саварга калдыра идем, бәгырькәемне. Бигрәк тыңлаучан бала булган инде үзе дә, рәхмәт яугыры.
Узган елгы концертның сценарий авторы Альберт Шакиров дип, экранда чыккан иде. Бик матур яза ул. Мин аның яхшы журналист булачагына ул 10нчыда укыганда ук инанган идем, чөнки шул яшендә кызыбыз Гүзәл белән киявебез Илдусның туйларын алып барган иде. Шәп кеше чыгачагы күренеп тора иде кодаларның күрше егетеннән. Былтыр концертта Укытучылар елында аларны хөрмәтләү турында сүз булды. Хәер, быел да мәктәп еллары – пионер, комсомол, яшь буынны тәрбияләүгә шундыйрак оешма кирәклеге турында әйтелде, олыларны хөрмәтләү, олуг шәхесләрне искә алу да бар.
Альберт язгандыр быел да: концертта мәгънә, кешеләрне уйландыру чагыла. Салават үзе күп җырлый: яңа, иске җырлары да бар. Рәхәтләнеп кушылып җырлап утырасың, елап та аласың. Юморы да ошый.
Аны яратмаучылар да бар. Ватсапка, статуска концертын куйгач: «Кыланып йөри инде «фанера»га, кеше балалары сугышта җәфа чиккәндә», – дип, смс килеп төште. Мин булдыра алганча, ул таныш ханымга аңлату эшләре алып бардым. Үзенә карасын: берәүгә берәү ошый, җимереккә терәү ошый. Кемгәдер ошамый дип кенә, исән чакта Салават җырлаудан туктамас бит инде, Аллаһ боерса.
Мин концертларга сирәк барам, әмма моң иясе Салаватны караулары – үзе дөнья рәхәте. Салават белән бәйле кызыклы очракны ел да искә алабыз. Мин мәктәптә эшли идем әле…
Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә
Язманың дәвамын «Яшел Үзән» газетасының 32нче санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев