Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күзеңә төртсәләр дә күренми

Күгәй урамнары хәзер ялт итеп, яп-якты булып тора, бигрәк тә үзәк урам.

Әмма шул урамның башындагы 31нче йорт белән 37нче йортка кадәр ник бер лампочка булсын!

Җәй көне ярый иде инде, менә хәзер дөм караңгы, шул биш багананың берсенә генә булса да куярга ярамадымы икән ул фонарьны? Нигә ул тигез куелмады икән соң? Ник безне мәхрүм иттеләр икән?

Кайсыбер урында кара-каршы баганада ике лампоч ка яктырта. Алан башы урамында зиратка каратып бер лампочка яна. Шулай булмый бит инде, куелгач бертигез булырга тиештер, бер авыл бит, һәр урамда кеше яши, үзәк урамда гына түгел!


Күгәй авылы җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова: авыл урамнарын барлыгы 78 лампочка яктырта. 31нче һәм 37нче йортлар каршысында да, 37нче йортка каршы торган 40нчы йорт янындагы баганага да ут куелган. Һәрбер баганага фонарь эләргә әлегә мөмкинлек юк. Булгач та, алар урнаштырылачак.

 

Фото интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев