Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күп эшкә өлгергән егет

27 майда Яшел Үзәннең «Балалар сәнгать мәктәбе»нең матур залында якташыбыз Фаил Шәфигуллинны искә алу чарасы уздырылды. Бирегә җые­лучылар язучы-журналистның гаилә әгъзалары һәм Казаннан килгән каләмдәшләре белән очрашты. Ир-ат хезмәте белән дан тота дисәк, бу сүз нәкъ менә Фаилгә карап әйтелгән диярсең!

Фаил Шәфигуллинның иҗаты белән шәхсән мин үзем күптәннән таныш. Аның әсәрләрен кабат-кабат укыйм һәм, ни гаҗәп, алар минем күңелемдә һәрвакыт ачыш кебек матур тәэ­сир калдыра. Язучы талантының үзенчәлекле тылсымы инде бу. Райондашыбыз да булгач, аның турында күбрәк беләсе дә килә, әлбәттә. Бер елны, «Яшел Үзән» газетасы хәбәрчесе буларак, районда йөргәндә, ниһаять, барып чыктым мин әдипнең туган авылына. Безнең Фаил, дип, якын итеп искә алалар аны Карашәмдә. Яшел Үзән районындагы бу авыл атаклы язучы һәм журналист Фаил Шәфигуллинның туган авылы була инде. «Без бәләкәй чакларда аның белән...» дип танылган якташлары белән нәрсә дә булса эшләүләре турында да сөйләргә ярата карашәмлеләр. Фәргать исемле агайның хатирәләрен блокнотыма язып та алдым әле. Менә аларның берсе:

–... Бер җәй көнне балыкка алып төштем мин аны. Сабантуй алдыннанрак булды бу. Әрә елгасында балык шәп эләгә иде әле ул чакта. Иртүк барып урнаш­тык яр буенда. Ул – тирәнрәк дип, борылышта төпләнде, мин бераз арырак – ташлыкка китеп салдым кармакны. Һәм әйбәт кенә чиртә башлады бит балык: чабак, кызыл канат, алабугаларны сыдырам гына... Ә Фаил ягында тынлык. Ни күрим, кармагының калкавычы баткан, ә үзе кыймшанмый да! Нишли дисәм, Фаил үзенең алдына журнал куйган да, шуны укып утыра малай! Менә сиңа балыкчы!... Ул гел шулай иде: кулына китап алдымы, дөньясын онытып шуңа кереп чума инде…

Әйе, Фаил балачактан әдәбиятне яратуы белән аерылып тора. Күп тә үтмәс егет үзенең иҗаты белән дә мөкиббән иттерәчәк халыкны. Тик алдан әле Фаил олы хезмәт мәктәбен уза. Җиденче сыйныфны укып бетергәч ул колхозда өч ел механизатор булып эшли. Аннары читкә юл тота: салкын якта, Коми АССРда, урман кискән. Шуннан соң Казахстанга киткән һәм моңарчы кеше яшәмәгән далаларда чирәм һәм яткын җирләрне күтәрүдә тырышып хезмәт куйган. Андагысыннан күңеле булгач, Ерак Көнчыгышка ук барып чыккан. Находка шәһәрендә гади эшче һәм балык тоту флотилиясендә матрос булып эшләгән…

Алты елга сузыла аның дөнья гизеп йөрүләре. Читтә йөреп туган авылын бик сагына, билгеле, яшь егет. Нәкъ менә Ерак көнчыгышта яшәгән вакытта туган ягына җирсегән егетнең беренче шигырьләре һәм беренче хикәяләре туа башлый. Хыялый егет белем кирәклеген аңлап, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Башта әле ул Яшел Үзән шәһәрендә заводта эшли һәм кичке мәктәптә укып урта белем ала. Эшли, укый һәм, әлбәттә, яза. Көндез заводта эшләп, кичен мәктәптә укып иҗат та итә алу үзе үк зур батырлык, минемчә. Һәрхәлдә, үҗәт холыклы булуың да таләп ителә биредә. Ничек кенә авыр булмасын, шушы елларда җиң сызганып язарга керешә ул. Фаилнең иҗат җимешләре төрле газета һәм журналларда еш күренә башлый, аерым китаплары да чыга. Шул ук вакытта, тырыш егетебез заводта да алдыра. Ул Яшел Үзәннең иң зур предприятиесе алдынгылары рәтендә һәм хезмәттәшләре аны шәһәр Советына депутат итеп тә сайлыйлар әле.

Олы тормыш тәҗрибәсен туплап өлгергән егетебез 1970 елда Казанга күчә һәм баш-аягы белән, дигәндәй, язу эшенә чума. Күп еллар ул «Чаян» журналында эшли. Фаил юмористик әсәрләр иҗат итеп таныла. Әйе, ул көлә һәм көлдерә. Әйтергә кирәк, мәгънәсез көлдерүдән дә көлә ул. Аның тәнкыйте һәрвакыт белеп язылган була. Тормышта җитешсезлекләр күп очрый һәм Фаилнең очлы каләме аларны читләтеп узмый. Биредә аның авылдашы Фәргать агай сөйләгәннәр янә искә килә:

–...Берсендә, авылга кайткач, урман буенда чапкан печәнне алып кайтырга бардык. Чытыр арбага ат җигеп. Шундый заман иде әле. Бер-беребезгә булышабыз андый чакта, Фаил да кушылды безгә. Кипкән печәнне җәһәт кенә төяп киләбез шулай, инде соңгы пакусны сәнәк белән җыеп китергәндә кара елан килеп чыкты. Фаил – өлгер! Сәнәген сөңге кебек күтәреп бәрде тегеңә. Бер ябе төп-төгәл чәнчеде кара хәшәрәтне…

Нинди төгәллек! Юмористик әсәрләр остасының каләме дә бик төгәл. Фаил, яшьли читкә китеп башка телле дөньяда кайнаса да, ана телен яхшы белә. Аның халык теленең мәгъ­нә төсмерләрен ача белүе сокландыра. Талантлы язучы нәкъ менә «Чаян» журналында үз урынын тапкан дисәк тә, һәм аны эшкә алып «Чаян» үзе откан дисәк тә, дөрес булыр, минемчә. Журнал укучылары аның язмаларын көтеп ала. Шәфигуллин хезмәт куйган елларда Казанда чыккан «Чаян» бөтен Союзда иң киң таралган зур тиражлы журналлар рәтенә менә. Китапларына да чират. Мисалга, аның «Күзгә карап» дип аталган юмористик хикәяләр китабы чыгуга таралып та бетә. Тиражы – 12000! Шундый зур уңышларга ирешкән егетебезнең гомере 43 яшендә өзелә. Язмышка ышанасы килми. Кемне югалт­канбыз без?! Туган ягын чиксез яраткан нечкә күңелле милләттәшебез үзенең кыска гына гомерендә бик күп эшләргә өлгерә. Сокланабыз да, горурланабыз да талантлы якташыбыз белән.
 

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев