Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

КҮҢЕЛЛЕ БУЛДЫ

Шашка-шахмат - логиканы үстерүче бик кирәкле уеннар.

Бу уеннарны яхшы уйнаучылар - акыллыларның акыллылары! Безнең Шырдан балалары да шактый гына яхшы уйный икән. Тик... шашканы. Әлегә. Киләсе турнирга шахмат уйнарга өйрәнеп киләчәкләр. Әйе, әйе, шулай сүз бирделәр!


🥇Туры килүен генә кара әле син! Бүген авылыбызны күрергә Рәшит Нәҗметдиновның туганы Гүзәл ханым кайткан иде. Ә Рәшит Нәҗметдиновны беләсез инде !🏆 Россиядә узган шахмат чемпионатларының 1950, 1951, 1953, 1957 һәм 1958 еллардагы чемпионы. Тарихи рекорд!


🥇Ә бүгенге уенга килсәк. Рамил Фронович турнирның бөтен шартын китереп үткәрде. Башта разминка - шахмат уены турында викторина уздырды. Музыкаль паузаларда Камилә биеде, балалар ял итте. Тәмле паузада - Саимә апалары күчтәнәченнән авыз иттеләр. Аннары, турнир тәмамлангач, караңгы төшүгә дә, 30 градус салкынга да карамастан, тагын тау шуарга 🛷 чыгып киттеләр. Вәт бәхетле балачак!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев