Күңелләрне җилкендергән Авыл көне
Зур Күлбаш авылында «Юл башым» дип исемләнгән авыл көне гөрләде.
Кайчандыр монда туып-үсеп, хәзерге вакытта төрле якларга таралган якташларны очраштырган бу бәйрәм шулай ук авылдашлар ярдәме белән, төпле нәселдән булган Әминә апа һәм Котдүс абый Закировларның балалары, оныклары башлангычы астында быел дүртенче тапкыр оештырылды.
Халык яздан бирле сорап, зарыгып көтте әлеге бәйрәмне. Тирә-як авылларда үткән Сабантуй, Авыл көннәреннән әлеге чара үзенчәлекле уен-ярышлары, мәгънәви ягы белән аерылып тора.
Иртәдән кайтып туган нигезләрен барлап, зират кылып, якыннары белән күрешергә, табышырга ашыккан авылдашлар Казак ягы болынына мәйданга агылды. Бәйрәмне изге теләкләре белән мәхәлләбез мулласы Искәндәр хәзрәт Шакиров башлап җибәрде. Якын туганнарны, авылдашларны җыеп күрештерү бик саваплы эш, дип, иң беренче ярдәм өлешен дә нәкъ ул күрсәткән иде. Аннан соң Күлбашның йөзек кашы булган «Авылым җәүһәрләре» иҗат коллективы «Авыл көйләре» дигән бик мәгънәле җырлары белән дәвам итте. Бәйрәм башында ук 50-60 еллык туйларын билгеләп үткән парлар, шулай ук күптән түгел кавышкан яшьләр, яңа туган сабыйлар бүләкләнде. Килгән кунаклар үзләренең теләкләрен җиткерде.
Шуннан кызып китте инде бәйрәм! Һәрбер уздырылган бәйге үзенчәлекле, кызык иде. Бигрәк тә ир-егетләр актив булды.
Алыштыргысыз, иң шәп алып баручыларыбыз «Тәртип FM» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева һәм бабалары тамырлары белән Күлбашыбызга бәйләнгән Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге театр актёры Ирек Кашапов бәрхет тавышлары, моңлы җырлары белән мәйданыбызны бизәде. Шулай ук авылыбызның моңлы җырчылары, безнең сәхнәләрдә яшьтән җырлап үскән Ладабыз да матур җырларын бүләк итте.
Гаиләләп бәрәңге чүпләү, ташбака булып йөрү, арбага якын кешеңне утыртып йөгерү, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында капчыклы ашлыкны күтәреп чабу кебек уеннардан соң, командалап ярышу башланды. Алкышлап, көч биреп торды авылдашлар бу бәйгедә, димәк чынлап та күңелле булган. Әлеге ярыш кич белән эштән кайткан тырыш гаиләне чагылдырды. Өч авылдан җыелган, бишәр кешедән торган өч команда ниләр генә эшләмәде. Кызлар кечкенә чиләкләре белән коедан самоварга су ташыды, егетләр утын ярып мунчага ташыды, икенчеләре ул арада чыра телеп самоварны кабызды... Эшләре кими барган кешеләр парлашып мунча керергә ашыкты. Менә монда тырышлык сорала иде инде, чөнки башларына эссе какмаска башлыклар киеп, тиз-тиз бер-берсен мунчала белән ышкып, себеркедә яфрак беткәнче кара-каршы табакка утырып чабындырырга тиеш иде. Чабып та карадылар! Иң беренче булып барлык эшләрне дә Күлбаш ягы командасы төгәлләде, ләкин самовар морҗасыннан төтенне Синтәкләр командасы беренчерәк чыгарды. Казаклар ягы командасы исә бик тырышып самоварны җиткезде.
Командалы бәйге беткәндә барлык кунакларны да сыйларга өч казанда пылау да пешеп чыкты.
Авылыбызда барлык күмәк эшләрдә дә катнашып, һәрдаим безгә ярдәм итеп торучы Кадрия апа белән Роза апа әзерлек чорыннан алып, ахырдан җыештырып бетергәнгә кадәр зур ярдәм күрсәттеләр безгә. Пылауга дигән корбанны да нәкъ менә алар биргән иде. Аллаһ саулыкларын нык итеп, ике дөнья рәхәте татып яшәргә насыйп итсен үзләренә. Җирлегебездә җитәкче булып эшләгән Марат Госманович исә пылау янына, барлык кунакларга да җитәрлек куас өләшүне оештырды. Эсседән котылу өчен салкын эчемлек бик әйбәт булды. Халык мең рәхмәт укыды үзенә. Киләчәктә дә шулай күңелле итеп, бәйрәмнәрне оештырырга, очрашырга насыйп булса иде.
Гөлчәчәк Исмәгыйлева.
Күлбаш мәдәният йорты җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев