Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күңелләрне чүп басмасын

Мулла Иле җирлегенең хисап сессиясенә килүчеләрне мәдәният йортының «Яшьлек» бию төркеме егет һәм кызлары дәртле чыгыш­лары белән каршы алды.

Кунаклар авыл уңганнары әзерләгән күргәзмә белән дә танышты.

Иң әүвәл авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәләхиевның чыгышын тыңладык. Яшәешнең барлык өлкәләрен яктырткан, тәфсилләп язылган доклад иде ул. Һәм аннан күренгәнчә, Мулла Илендә бар да тәртип, ал да гөл икән, дигән фикер калды.


Үзара салым – моннан берничә ел элек авыл халкының авырткан җире булды. Бу сүзне ишетүгә күп­ләрдә аллергия башлана иде. Шул авылда яшәп тә, аны төзекләндерү өчен бармакка-бармак та сукмаучылар аз түгел. Әмма күпчелек җиңә бара. Чөнки республика авылларында бу чын мәгънәсендә «алтын» программаның «тәмен» белеп өлгерделәр инде. Юллар салына, авыллар төзекләндерелә. Быел авылның 626 – 93% кешесе үзара салым проектында катнаш­ты. Узган ел халыктан 335 500
сум күләмендә акча жыелды. Шуңа республика бюджетыннан 4 тапкыр күбрәк сумма өстәлгәч
1 млн 677 500 сумны тәшкил итте. Без аңа 1132 тонна таш сатып алдык, –
дип сөйли Илдар Сәләхиев.

Мулла Илендә битараф булмаган халык ярдәме белән зиратны чистарту өмәләре үткәрелә. Тик җирлек башлыгын бу өмәләрдә гел бер кешеләрнең катнашуы күңелен тырный. «Авыл – уртак йортыбыз. Үз ишегалдыңнан тыш урамнарны бергәләшеп җыештыруның да әллә ни авырлыгы юк кебек. Иң мөһиме – чүп үләне кешеләрнең күңелләрен басмасын иде», ди ул халыкка мөрәҗәгать итеп.


Бүгенге көндә җирлектә 279 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 75е сыерлар. Сөт җыючы булып, 30 елдан артык Рамил Хәмидуллин хезмәт күрсәтә. Елына 153 тонна күләмендә халыктан сөт җыелган, литры – 25 сум. Иң күп мал-туар тотучы Рамил Хәмидуллин, биш сыердан тыш үгезләр, сарыклар асрый. Камил Зәйнуллин да биш баш сыер тота. Хуҗалыкларында сөт продуктлары җитештерәләр, сораучы авылдашларын кирәкле ризыклар белән тәэмин итәләр.

Башлык чыгышыннан соң, мәктәп директоры Фәнис Кәбиров хисап тотты. 11 еллык уку йорты 2011 елда төп белем бирү мәктәбенә әверелә. Биредә 29 бала белем ала, 12 мөгаллим эшли. Узган ел биш укучы төп дәүләт имтиханнарын тапшырып, теләгән уку йортларына кергән.


Авыл халкына беренче медицина ярдәмен күрсәтүче, табиб вазифаларын үтәүче фельдшер Лилия Садыйкова шулай ук үз эшчәнлегенә тукталды. Узган ел 859 тапкыр авыруларның өйләренә чакыру алган. Ел дәвамында 303 кеше диспансеризация узган. 65 яшьтән өлкәнрәкләр Норлат участок хастаханәсендә медицина тикшерүе узган.


Авылның мәдәни тормышына да тукталдык. Бу яктан мулла иллеләр бәхетле. Клубыбыз җимерек, бәйрәмнәр үткәрелми дип, борчыласы юк, 2019 елда ясалган капиталь төзекләндерүдән соң бинаны танырлык түгел, ә иң мөһиме биредә үз эшенә гашыйк мәдәният хезмәткәрләре эшли. Мөдир Рәзинә Сәйфетдинова узган елга хисап ясап, һәр бәйрәмнең үзенчәлеген аңлатып китте. Нинди генә чара үткәрелсә дә, ул район сәхнәләрендә күрсәтерлек итеп, югары дәрәҗәдә уза.


Инде барлык чыгышларны тыңлаганнан соң, сүз халыкка бирелде. Бер проблема да юктыр дип уйлап, ялгышканмын. Биредә...

 

Дәвамын газетабызның 10 февраль саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев