#күңелемдәгесенәйтәм
Авылыбыз Зур Өтәктә мәчет ачуга шатланып бетә алмыйбыз. Чынлап та, бу безнең өчен зур вакыйга.
Газетада басылган язмагызны да тәфсилләп укыдым.
Өстәп шуны әйтәсем килә: күрше Мулла Иле авылы халкына зурдан-зур рәхмәтләребез барып ирешсен иде. Бик күп кеше хәлләреннән килгән кадәр ярдәм итте. Акчаны җыеп торучы кибетче кызлар Гөлсу белән Гүзәлгә дә Аллаһ Тәгалә исәнлекләрен бирсен.
Киләчәктә дә шулай бердәм булып яшәсәк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев