Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күңелемдәгесен әйтәм

Олы Ачасырда узган Авыл бәйрәменә икенче ел бардык.

Оештыручыларга рәхмәт әйтеп шалтыратуыбыз. Күл буенда, искиткеч матур урында уза ул. Утырырга урындыклары да җайлы, биегрәк урында урнашкан сәхнәдән артистлар да һәркемгә күренеп тора. Теләсәң кайнар чәй эч, шашлык аша, балаңны күпертелгән таучыкларда шудыр. Кыс касы, бөтен шартлар да бар. Быел кунак итеп Рифат Зариповны чакырганнар. Менә безнең – өлкән яшьтәге авыл кешеләренең шәһәргә концертларга йөрергә әллә ни мөмкинлеге дә юк. Телевизордан гына карап өйрәнгән яраткан җырчыбызның чыгышын рәхәтләнеп тыңладык. Ике сәгатьтән артык бертуктамый җырлады ул. Үзе гади, эчкерсез. Рәхмәт, күңелебез белән ял иттек.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев