Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күңел җылыбызны да кушып

Яшел Үзән районында мобилизацияләнгән гражданнарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю буенча Акция көчәя бара.

«Ярдәм янәшә!» акциясенә предприятиеләр, оешмалар, эшмәкәрләр, шулай ук битараф булмаган халык актив кушылды. Эш атнасы дәвамында Яшел Үзән халкы җыю пунктларына гигиена әйберләре, коры паеклар, кием-салым алып килде. Олы Яке һәм Түбән Урысбага авыл җирлекләрендә яшәүчеләр тырышлыгы белән бик күп кирәк-яраклар сатып алынды.
3 октябрьдә Яшел Үзән районында мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм йөзеннән 5 гуманитар ярдәм җыю пункты ачылды.

Алар түбәндәге адреслар буенча урнашкан:
Яшел Үзән шәһәре, Норкин урамы, «Бердәм Россия» партиясенең Яшел Үзән җирле бүлекчәсе;
Яшел Үзән, Хаҗиев урамы, 7 , «Яшел Үзән» МПК;
Васильево бистәсе, Школьная урамы, 30, мәдәният йорты;
Зур Ключи авылы, Волостнов урамы, 21 а, мәдә ният йорты;
Норлат авылы, Марат Фәйзуллин урамы, 17, мәдәният йорты.
Алар эш көннәрендә 9.00 - 17.00 сәгатькә кадәр ачык.


Әйшәлеләр дә әлеге акциягә кушылды, җирле мәктәптә кирәкле әйберләр - җылы оекбашлар һәм перчаткалар, шәхси гигиена чаралары җыелды.
Якташлар, укучылар һәм ата-аналарга, бу акциягә битараф калмаучыларга зур рәхмәт, шулай ук аерым рәхмәтләребезне Мәкки Бәдретдиновка һәм «Ак калфак» оешмасы әгъзаларына җиткерәбез, дип билгеләп үтте мәктәп директоры Гөлнур Зыятдинова.


Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров хәбәр иткәнчә, авыл халкы бик теләп «Ярдәм янәшә!» акциясенә кушылган.

«Мөслимә» мәчетенә җылы өс һәм аяк киемнәре китергәннәр. 12 көн эчендә 100 данә термо-эчке кием, 30 пар җылы итек, 500 пар җылы оекбаш, 40 җылы куртка, 50 балаклав, 30 плащ, 50 перчатка, медикаментлар, укучы балалар тарафыннан солдатларның рухын күтәрү өчен язылган җылы хатлары җыелган.


Мәчетләргә, оешма-пред прия тиеләр хезмәткәрлә ренә, иҗтимагый оешмалар әгъзаларына зур рәхмәт. Барлык җыелган әйберләрне мобилизацияләнгән якташларга уку үзәгенә илтү өчен «Сугышчан туганлык» оешмаларына тапшырганнар.
Игелек атнасы кысаларында 14нче лицей укучылары, укытучылары һәм ата-ана лары да акциягә кушылып, дарулар, марлялар, мазь һәм башка кирәкле медикаментлар җыюны оештырганнар. Укучылар әниләре белән бергәләшеп «Порт» яшьләр үзәгендә урнашкан гуманитар ярдәм кабул итү пунктына илтеп тапшырганнар.


Райондашларыбызның әлеге акциядә әйберләренә күңел җылыларын да кушып катнашулары якташларыбыз ның күңелен күтәрер һәм ярдәм итәр дип ышанабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев