Күл өстендә халык бәйрәме узды
– Хатын белән минем мөнәсәбәтләр яхшы, чөнки безнең кызыксынулар тулаем тәңгәл килә. Мин балык тотарга яратам, ә ул мин балык тотарга киткәнне ярата, – дип мактанган ди берәү...
Түбән Урысбага авылы күлендә быел алтынчы тапкыр уздырылган, инде искиткеч матур традициягә әйләнгән чара – «Балык тоту бәйгесе» турында язарга җыенганда, нигәдер, әлеге мәзәк искә төште. Темасы бәйле булгангадыр инде.
Ә уен-мәзәкләрне читкә куеп, бу җирлектә Кышкы Сабантуй дәрәҗәсенә җитеп килүче бәйге-бәйрәмгә җитди карарга вакыттыр. Беренче тапкыр уздырганда егермеләп тирәсе кеше катнашса, ул үз тирәсенә елдан-ел күбрәк халыкны туплый, популярлыгы арта бара. Якын-тирәдән генә түгел, Яшел Үзәннән дә кайтучылар шактый иде. Гомумән, авыл урамыннан яр буена төшкәндә күл өстендә шуның кадәр балыкчы күреп үзебез дә шаккаттык.

«Хәзерге вакытка 52 кеше санадык, әле һаман килеп торалар», – диде җирлек башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.
Ә боз метр саен, диярлек, тишелгән, карап атламасаң, ялгыш бер аягыңны салкын суда коендырып алуың да бик ихтимал. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Аяк астына игътибар итәсе урынга, балык тотучыларны күзәтеп йөрсәң шулай була ул.

Күз төшәрлек тә бит, бәйгедә катнашучылар шуның кадәр төрле: арада мәктәп укучысы да, студент та, олы яшьтәгеләр дә бар. Ә игътибарны иң җәлеп иткәне – бер аягын пакетка төргән, ике култык таягына таянып, кармак тотып басып торган егет булды. Әлбәттә инде, без аның яныннан танышмыйча уза алмадык. Шундый хәлдә дә бәйгедә катнашырга кем карар итте икән?

– Мин Антон Железнов, әлегә госпитальдән соң тернәкләнү узам, – дип таныштырды ул үзе белән. – Бу авылда мондый бәйге узуы турында танышларым әйтте һәм кайтырга булдым. Өйдә ятып та туйдыра, бераз күңел ачармын дип уйладым.
Васильево егете Антон 2022 елдан бирле махсус хәрби операциядә катнаша. Бу бишенче яралануы икән инде. 3Д (три-Д) принтерда шоколадка охшатып ясалган минага баскан. Куркусыз якташыбыз турында газетабыз битләрендә тулырак язарбыз дип өметләнәбез. Унбише көнне кире очам, диде, әмма киткәнче редакциябезгә сугылырга вәгъдә итте.
Бәйгенең иң яшь катнашучысы Казаннан кадәр кайткан булып чыкты. Дүртенче сыйныф укучысы Инсаф Камалетдиновның иң яраткан хоббиларының берсе (футболдан соң дип аңладык) балык тоту икән. Молодец! Телефон тотып өйдә утыру түгел инде!

Ә иң беренче балыкны Мамадыш-Әкил егете, Казан югары уку йорты студенты Кәрим Әдиятуллин тотты. «Мин бу шөгыльне бик яратам, ел әйләнәсе балык тотабыз. Иделдә дә, Зөядә дә, Чулманга да барабыз», – диде ул.
Иң күп һәм иң зур балыкны тотучы Норлат егете, Бәчек авылы кияве Рөстәм Ногманов булды. Ул өченче ел катнаша һәм нәкъ беренчесендә беренче урынны алган булган. Безгә сер итеп кенә, иң күп балыкның Чулманда чиртүен әйтте.

Яшел Үзәннән кайтып, инде икенче ел бу бәйгенең иң олы яшьтәге катнашучысы Виктор Мальков, үземне белә башлаганнан бирле балык тотам, диде. Фамилиясенең дә балыкчыга туры килеп торуын күр әле. Узган ел лотереяга кыйммәтле бүләкләрнең берсен ул откан булган. «Ә нигә кайтмаска мондый чарага? Диванда ятканчы, саф һавада булуың мең тапкыр яхшырак!» – дип әйтеп куйды. Олы кешедән акыллы фикерләр чыга инде ул.
Елдагыча, гаиләләре белән катнашучылар быел да бар иде һәм аларның икесе дә бүләккә лаек булды. Бик җитди әзерлек, эхолот кебек махсус җиһазлар белән «коралланганнар» да игътибарыбыздан читтә калмады. Әйтәм бит, «Балык тоту бәйгесе» елданел җитдиләнә, колачлана бара дип. Боз өстендә ярыш булса, яр өстендә чып-чын бәйрәм гөрли: тамаша кылырга килүчеләрне Кыш бабай белән Кар кызы уйната, биетә, җырлата. Гармунчылар көй суза. Ә шул арада табада ат маенда чыжлап коймак кыза, авыз суларын китереп казанда уха пешә, борыннарны җәйге болыннарның хуш исе белән кытыклап самоварда чәй кайный.

Район хакимияте вәкиле Илнар Хантимеров мондый чара оештырган җирлек башлыгына, аның уң кулы булган командасына, мәктәп һәм мәдәният йорты коллективына, актив авыл халкына мактау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Мондый бәйрәмнәр бик кирәк. Күрәсезме, ул никадәр кешене берләштерде, күпме кешегә шатлык бүләк итте. Дәвамлы булсын! – дип йомгаклады ул сүзен.
Бәйге, әлбәттә, сыйлану белән генә тәмамланмады. Төрле номинациядә җиңүчеләргә шәп бүләкләр тапшырылды, лотерея уйнатылды. Беркем дә бәйрәмне ташлап, өенә кайтып китәргә ашкынмады, чөнки биредә бик күңелле, рәхәт, көне дә бик матур туры килде. Сүз уңаеннан, шуны да әйтәсе килә, әгәр дә бу чарага матди яктан ярдәм итүчеләр артса, ничек яхшы булыр иде. Ә җирлек башлыгы һәм актив кешеләр халыкка шундый кышкы бәйрәм ясау өчен инде алтынчы ел тырыша. Афәрин!

– Кешеләргә кыш көне дә күбрәк бәйрәм бүләк итәсе килә. Яңа ел каникуллары вакытында үзенә күрә бер күңелле чара инде бу. Беренче елны кызык өчен генә оештырып караган идек, яраттылар, инде менә уздырмасак, нәрсәдер җитмәс кебек. Катнашучылар да, кунаклар да елдан-ел артып тора. Бирегә халыкны бәйгедә катнашу яки җиңү теләге генә түгел, ә мондагы үзенчәлекле җылы мохит җәлеп итә. Саф һава, дусларча аралашу, балыкчылар дәрте һәм бердәмлек – менә ни өчен бу көн онытылмаслык үтә. Әлеге күркәм традициянең еллар дә вамында сузылуын телибез. Бу бәйге күл өстендә чын халык бәйрәменә әверел де, – дип уртаклашты Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев