Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күк йөзендә язгы аҗагандай

Балкыдьң да, кинәт югалдың, Онытылмас әсәрләрең белән Халкым куңеленэ юл алдьң.

Әнә шундый сүзләр белән башланып китте Яшел Үзән шәһәрендә булып узган, якташыбыз, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт буләге лауреаты, язучы - драматург Мәхмүт Хәсәновның тууына 95 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе.

 
⚡⚡- Бу чарага, Мәхмут Хәсәновка олы хөрмәт йөзеннән якын дуслары, каләмдәшләре, тормыш юлдашы Мәрьям ханым һәм аның иҗатын яратучылар килгән иде. Шушы искә алу кичәсен миңа алып барырга туры килде. Миңа шундый зур эшне йөкләүчеләрнең битенә кызыллык китермәс өчен бик нык әзерләнергә туры килде. Истәлекле чара бик зур оешкан төстә, "Горький" исемендәге мәдәният үзәге каршында эшләп килүче “ЙОЛДЫЗЫМ” вокаль ансамбле җырлары белән үрелеп барды. Җитәкчесе Йолдыз Исмәгыйль кызы Шәмгунова, концертмейстер, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе – Шамил Шәмгунов. Әлеге искә алу кичәсе татар әдәбиятында тирән эз калдырган Мәхмүт Хәсәнов рухына изге дога булып барсын иде. Аның иҗаты безнең күңелләребездә гомеребез буена онытылмаслык ядкарь булып сакланыр, - дип сөйли  Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев