Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәйдә бар да тәртиптә, шулай була күрсен

Күгәй хисап сессиясе бик тыныч һәм оешкан төстә узды.

Шулчак элек иске клуб бинасында оештырыла торган колхоз җыелышлары күз алдымнан үтте. Вәт күңелле чаклар бар иде! Халык Күгәйдә аеруча актив иде шул, үз сүзен курыкмыйча әйтә, дөреслекне яулый белде. Хәзер дә шәп яшиләр анысы, шөкер итәрлек!


Җирлек башлыгы Фәния Хисаметдинова кыскача гына узган елга нәтиҗә ясап, алга бурычлар билгеләде. Бүгенге көндә Күгәйдә – 399 кеше, Тау Илендә – 80, Урман бистәсендә 3 кеше гомер кичерә, ә Рус Исламында берәү дә яшәми икән. 2022 елда өч сабый туган, 13 кеше үлгән. Авыл җирлеге өчен мөһим икътисади күрсәткечләрнең берсе – гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыгы, аларның үсеше халыкның тормыш-көнкүрешенә бәйле. Мөгезле эре терлек саны елдан-ел азая. Мәсәлән, сыерлар 2021 елга караганда узган ел тугыз башка кимегән. Аның каравы ат тотучылар арткан.


Бүгенге көндә төзекләндерү, чүп чыгару, урамнарны яктырту, зиратларны карап тору һәм чистарту мәсьәләләренә җирле бюджетта акча булмау аяк чала. Мондый шартларда конкрет эшләрне башкару өчен халыктан җыелган үзара салым акчасы бердәнбер чишү юлы булып тора. Быел җыелган акчадан Күгәйдә Яңа урамда – 120 м, Морза тыкрыгында – 75 м, шулай ук Урта урамга җәяргә вак таш алынды. Тау Илендә су башнясы тирәсен койма белән әйләндерә башладык. 135 мең сум әлеге авылда клуб тирәсенә койма тотарга кулланылачак. 2023 елга үзара салым күләме элеккечә 500 сум кала. Һәм дә инде юлларга вак таш җәю эше дәвам итәчәк, – дип сөйли җирлек башлыгы Фәния Хисаметдинова.

Җитәкче чыгышыннан соң, мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәмзия Заһидуллина авылның мәдәни, ә китапханәче Гөлсу Гафарова китапханә тормышы белән таныштырды. 2019 елда ачылган мәдәният йортының гөр килеп торуы хакында яхшы беләбез. Клуб 50 урынлык кына булса да, биредә төрле түгәрәкләр, концертлар, чаралардан тыш, спорт секциясе дә оештырыла. Хәтта күрше Норлат яшьләре дә бирегә килә. Чөнки монда һәркем белән уртак тел табып, аларны сәламәт яшәү рәвешенә тартып торучы хезмәткәрләр эшли.


Район Совет аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров Яшел Үзәннең икътисади торышы, үсеше, яңалыклары белән таныш­тыр­ды. Аннары залдан берничә сорау һәм тәкъдим яңгырады. Гүзәл Гыйләҗева Яшел Үзәннән паром кичүенә кадәр юлның бик начар хәлдә булуына зарланды. Бу чынлап та шулай. Әлеге сорау район җитәкчелегенә барып җитәр дип ышанабыз. Күгәйнең Урта урамындагы асфальт юл бик тузган. Ниндидер программага кереп булса да, яңартасы иде, диләр.


Тау Иленең имам-хатыйбы Хә­мит Нуруллин бюджет хезмәткәрләре өчен борчыла.
– Элек авыл Советында эшләүчеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә боз кичүеннән чыгар өчен пропуск бирәләр иде. Хәзер андый әйбер юк ахрысы ул?
Билгеле булганча, боз кичүе шәхси эшмәкәрләр кулында. Боз­дан бушлай йөрүчеләр исемлеге бик кыска, дип аңлатты Илнар Хантимеров.


!!! Хәмит абый сүзләренә ку­шылып шуны әйтер идем, без журналистларга да юк бит ул пропуск дигәннәре. Авылдан кайтып та кермәс идек, бушлай йөрсәк.


Тау Илендә, берәр программага кереп, күл яки кое ясап булмасмы икән, дигән тәкъдимне дә Хәмит хәзрәт җиткерде. Нигездә, менә шундый проблемалар гына күтәрелде. Күгәйдә бар да тәртип икән, дигән фикер калды. Шулай була күрсен!


Инде күркәм традиция буларак, авылның яшәешенә үзеннән өлеш керткән, булдыклы кешеләргә – Алтын туйларын билгеләп үтүче Гайнуллиннар гаиләсенә, Хәмит Нуруллинга, Хәлимә Җәләлиевага, Рәшит Гыйззәтуллинга, Рамил Гыйләҗевка, Рүзилә Гайнуллинага, Алинә Зиннәтуллинага, сез аларның барысын да фотода күрәсез, район башлыгы Михаил Афанасьевның рәхмәт хаты тапшырылды. Киләчәктә дә шулай актив булып, Күгәй җирлегенең үсешенә өлеш кертеп яшәрсез дип ышанып калабыз. Авылның бөтен байлыгы да – сезнең кебек тырыш кешеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X