Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәй батырлары

Һәр гаиләнең үз тамырлары, үз тарихы һәм батырлары бар. Аларны беркайчан да онытмыйлар, алар белән горурланып, үрнәк алып яшиләр. Шуңа күрә, һәр кеше үз гаиләсенең истәлекләрен, нәселен, буыннар арасындагы бәйләнешне сакларга бурычлы.

Дөньяда нинди генә вакыйгалар, афәтләр, сугышлар булмаган. Һәрбер гаиләнең Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп кайткан туганнары бар. Сугыш... Илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар туган җирләрен саклау өчен фронтка китә. Тылда калганнар да Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куя. Бөек Ватан сугышы безнең авылны да читләтеп үтмәгән. Күгәйдән сугышка 450гә якын ир-ат киткән. Ә 250гә якын кешегә туган җиренә яңадан кайту насыйп булмаган. Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан безнең Күгәй мәдәният йортында «Минем гаиләм батырлары» дигән акция башланып китте. Анда катнашучы гаиләләрнең батыр­лары белән танышып үтик әле.
Рәхимҗан Вәкил улы Закиров 1919 елның 10 мартында Күгәй авылында туа. 1939 елның 17 ноябрендә армия сафларына алына. Рәхимҗан абый 1942 елны Ленинград янында барган сугышларда катнаша, уң кулы яралана.

Ямежор авылы янында каты сугышлар бара. Бу коточкыч бәрелештә Рәхимҗан абый ике аягын да югалта. Аны авыр хәлдә Груд Светловский хастаханәсенә алып китәләр. Ул анда яшәү өчен көрәшә. 1943 елны 20 яшендә ике аяксыз килеш өйгә кайта. Рәхимҗан абый төшенкелеккә бирелеп утырмый, үзенә һөнәр таба. Агачтан ниләр генә ясамый, кул остасы була. Бибинур исемле кызга күз атып йөри башлагач, дус кызлары: «Ике аягы да юк бит, ни дип аның белән йөрисең?» – диләр. Бибинур: «И, кызлар, ике аяксыз булса да, йөрәге, куллары алтын бит», – дип җавап бирә. Алар гаилә корып, бер кыз, дүрт малай үстерә. 56 ел иңне-иңгә куеп яшиләр. Бибинур апа үлемен Рәхимҗан абый бик авыр кичерә. Хөрмәтле ветеран төпчек улы Фәргать һәм килене Рәмзия тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яшәде.

«Безнең әби белән бабай тормышы Фәнис абый Яруллин язмышына охшаган. Мин аларны «Язмышка буйсынмас җаннар» дип әйтер идем, дип язган оныгы Инсаф Закиров.

Фәргать Рәхимҗан улы Закиров 1961 елны 16 июнендә Күгәй авылында якты дөньяга килә. Ватанны саклау – ир-
егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Фәргать абый 1979-1981 елларда армия сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттәге кешеләр олы ихтирамга лаек. Алар илебезнең чикләрен, безнең тыныч тормышыбызны уяу саклый.
Туган нигез, туган өй. Туган өебез җылысы безне гомер буена җылытып тора. Фәргать абый да хатыны Рәмзия апа белән төп нигездә төпләнеп калып, олыларны хөрмәтләп, яңа өй салып, ике малай тәрбияләп үстерделәр. Бу гаиләдә кешелек­ле мөнәсәбәт, татар гаиләсенә генә хас аклык, матурлык өстенлек итә.
Фәрит Фәргать улы Закиров 1986 елның 17 ноябрендә туа. Мәктәпне тәмамлагач, 2006-2008 елларны туган ил алдындагы изге бурычын үтәп, армиядән кайта. Гаилә кора, хатыны Ләйсән белән ике бала үстерәләр.
2022 елның 27 сентябрендә мобилизацияләнеп, махсус хәрби операция зонасына озатыла.

«Илебезгә куркыныч килгәндә аны саклау безнең бурычыбыз!» – ди Фәрит.

Чын батырларыбыз белән горурланабыз. Закировлар гаиләсенә шундый батыр ул үстерүләре өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сынатмасын егетләребез. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар! Һәр туган яңа көн өчен без сезгә бурычлы.

Гүзәл Әбхәлилова безне үзенең бабасы белән таныштыра: «Минем бабам Әхәт Хисаметдинов Күгәй авылында 1924 елның 26 апрелендә дөньяга килә. «Кызыл Урманчы» колхозында төрле эшләрдә эшли. 1941-1945 елларда илебезнең тынычлыгы өчен көрәшә. Бабама сугышка алынганда нибары 17 яшь булган. Смоленск янындагы сугышларда катнаша. Бервакыт аларның роталары дошман утына эләгә. Күп тә үтми көчле шартлау ишетелә. Йортлар җимерелә, бик күп кеше һәлак була. Бабам каты яраланып, госпитальдә ятып чыга. Ярасы төзәлгәч, янә сугышка керә. Фашистларга каршы үзен аямыйча көрәшә, туган җиренә исән-сау әйләнеп кайта. Сугыштан соңгы елларда «Ильич» исемендәге колхозда токарь булып эшли. Алар әбием белән алты бала тәрбияләп үстерә. Ләкин Дамир исемле улларының армия сафларында хәрби бурычын үтәгәндә гомере өзелә. Әти-әни өчен күпме кайгы хәсрәт... Мин бабам, абыебыз белән горурланам!»

Безнең акциягә Рәзинә Камалиева да кушылды. Ул бабасы Лотфулла Хәйруллин, әтисе Ринат Хәйруллин, туганы Илдар Ярхәмов – ягъни гаилә батырлары белән таныштыра.

«Лотфулла Хәйрулла улы Хәйруллин 1909 елда Күгәй авылында туа. Сугышка кадәр «Кызыл Урманчы» колхозында терлекчелектә эшли. Бабам 1941 елны 33 яшендә сугышка китә. Смоленскта 595нче полк­та хезмәт итә. Монда йөзләрчә меңләгән кешенең гомерен алган бәрелешләрдә бабам Лотфулла каты яралана. Туган авылына кайткач, лаеклы ялга чыкканчы, күмәк хуҗалыкта төрле эшләр башкара. Бүгенге көндә бабамның күкрәк тулы орден-медальләр тагып төшкән сурәтләре генә саклана. Мин синең белән горурланам, бабам! Күгебез аяз, илебез тыныч булсын иде.

Ринат Лотфулла улы Хәйруллин 1956 елның 10 апрелендә дөньяга килә. Армиягә кадәр колхозда тракторист булып эшли. 1974 елны армия сафларына алына. Ул Иваноранковский өлкәсенең Коломия шәһәрендә ракета гаскәрләрендә механик-шофер булып хезмәт итә. Ул елларда төрле милләт егетләре белән дус-тату булдык, дип искә төшерә әтием. 1976 елның көзендә армиядән кайта. Гаилә корып, әнием белән 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. Әтием гомере буе тракторист булып хезмәт итте. Ике абыйсы – Искәндәр, Илдар абыйлар да механизаторлар. Әтиебез туган йортыбызның учагын сүндермичә озын-озак яшәсен иде дигән теләктә без.

Илдар Илгизәр улы Ярхәмов Лотфулла бабамның оныгы. Ул 1981 елны Яшел Үзән шәһәрендә туа. Бик яшьли әтисез кала, апабыз Хәлимә аны ялгызы үстерә. Ул 2000 елны армия сафларына алына. Чечня сугышына эләгә. Ул елларда уллары армия яшендә булган әти-әниләрнең котлары очып тора иде. Тик берни эшләп булмый, Ватанны сакларга кирәк. Кайнар ноктада сугыш хәрәкәтләрендәге батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. 2002 елда исән-сау кайта. Гаилә корып бер ул, бер кыз үстерәләр. Гаиләбез батыр­лары белән горурланам. Аларның исеме якты маяк булып буыннардан буыннарга күчсен».

Фәния Хисаметдинова бабасы турында: «Биниһая зур корбаннар, үзәк өзгеч югалтулар бәрабәренә яуланган Бөек Җиңүгә дә 79 ел тулды. Әмма аның кайтавазы бүген дә ишетелә. Чөнки ул кагылмаган капка, гаиләләр булса да, бик сирәктер. Минем бабам Зәбихулла Шаһиулла улы Шаһиев 1909 елда Күгәй авылында туган. 30нчы елларда колхоз оешкач, эшкә керә, коммунист була. Ул сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алына, снайпер була. Сталинград янында барган каты сугыш вакытында гомере өзелә. Бабам сугышка керер алдыннан әбием Мәрзиягә хат яза:

«Сезнең карточкагызны окопта карап ятам. Безне ударный команда белән сугышка кертәләр, уң кулым эшләми. Кайталмасам, 10 ел көтегез», – дип язылган була.

Бабам Зәбихулла мәңгегә Сталинград җирендә ятып кала. Йөрәк сыкрый, күздән яшьләр килә, тамакта төер... Сугышлар беркайчан да булмасын! Бабайларның батырлыгын онытмыйк».

Минем бабам Мәлик Идиятулла улы Әдиятуллин 1921 елны туа. Җәйнең иң ямьле чагында күк йөзен кара болыт кап­лый, сугыш башлана. Бабамны 1941 елны сугышка алалар. Сирәк кенә булса да, хатлары килеп тора. Калуга янындагы каты бәрелештә әсирлеккә эләгә. Аларны поездга утыртып Германиягә, концлагерьга алып китәләр. Ә концлагерьда авыр хезмәт, ачлык, кыйналганнар, җәберләнгәннәр. Бабам Мәлик­ләрне поездга утыртып яндырырга алып барганда, бабам бер иптәше белән поезддан сикереп, качу бәхетенә ирешә, партизаннар отрядына кушыла. Сугышның соңгы көннәренә кадәр җиңү көнен якынайтуга үзеннән зур өлеш керткән. Сугыштан кайткач, гаилә кора. Дәү әнием белән 2 кыз, 2 малай үстергәндә, бишенче балаларын көткәндә, дәү әтием мәңгелеккә күзләрен йома. Сугыш яраларыннан сызланып, 31 яшендә вафат була.

Сугыш вакытында әсирлеккә төшүчеләрнең тормышлары бер дә җиңел булмаган. Аларга кайберәүләр бу хакта искә төшереп торган. Төртмәле сүзләрен ишетмәс өчен каравылчы булып эшләгәннәр. Сугышта үзенең бурычын үтәгәндә әсирлеккә эләккән кешеләрнең ни гаебе бар соң? Менә шундый газаплар, җимерелгән кеше язмышлары аша килә ул Җиңү! Инде 79 ел үтсә дә, онытылмый.
Туганым, дәү әтиемнең оныгы Рәдиф Рафил улы Әдиятуллин да 1997-1998 елларда Чечня чиген саклый.

«Сынатмадылар безнең егетләр. Алар нинди генә кыен хәлгә калса да, кешелек сыйфатларын югалтмады, туган иленә, намусына хыянәт итмәде», – ди Рәдиф, иптәшләре турында.

Барлык герой якташларыбыз алдында баш иябез, Дан сезгә, батырлар! Җирдә сугыш булмасын, бары тик тынычлык кына хөкем сөрсен иде.
 

Рәмзия Заһидуллина,
Күгәй мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев