Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәй авылында авылдашлары Нургасыйм улы Ильшат рухына Коръән укыганнар

Бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк, бер-беребезне кичереп яшик.

Күгәй авыл җирлеге, мәктәп, мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашлары Гөлфирә апа янында булган. Алар Нургасыйм улы Ильшат рухына Коръән укып, дога кылган. Истәлекләр, хәтирәләрне яңартып, җылы әңгәмә үткәргәннәр.

Бергә булыйк, бердәм булыйк. Адәм балалары бу дөньяда бер-беренә мохтаҗ. Һәрберебез игътибарга, җылы мөнәсәбәткә мохтаҗбыз. Өлкән яшьтәгеләр, авыр хәлдә калган, зур югалтуга дучар булган кеше тарафына әйтелгән бер җылы сүз дә ул зур сәдака.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев