Күгәй авылы стадионында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Илшат Нургазыйм улының якты истәлегенә спорт чарасы үткәрелде
Батыр якташыбызны искә алып
Күгәй авылы махсус хәрби операциядә беренче зур югалту кичергәнгә ике ел булды... Барыбызга да таныш, ипле, сабыр, тәртипле, ярдәмчел, туган җанлы, әти-әнисе өчен җан атып торган, Украина җирләрендә хәрби бәрелештә катнашып, һәлак булган авылдашыбыз, Морза урамында яшәүче Гөлфирә апа белән Нургазыйм абый Баһаветдиновларның бердәнбер уллары, майор Илшатның вафатына ике ел вакыт узган.
Шул сәбәпле, туганнарының, якыннарының тирән кайгыларын янәдән яңартып, авыл стадионында Илшат Нургазыйм улының якты истәлегенә спорт чарасы үткәрелде.
Бу чарага Илшатның сыйныфташлары, дуслары, туганнары, якыннары, әлбәттә инде авылдашларыбыз җыелган иде. Беренче сүзне җирлек башлыгы Фәния Хисаметдинова алып, аннары героебызның әнисе Гөлфирә апа дәвам итте. Илшатның укытучысы Флера апа Әдиятуллина да кадерле истәлекләр белән бүлеште, аннары авылыбызда азан яңгырады.
Рәсми өлештән соң, спорт ярышлары старт алды. Ераклыкка сикерү, кул ярышы, чүлмәк вату – боларның барысы да җанлы узды. Чараның иң кульминацион өлеше милли көрәшкә Яшел Үзән, Татар Танаеннан көрәшчеләр килеп, матур бил алышу күрсәтте.
Төп бүләк – сертификатка районның «Исток» яшьләр клублары берләшмәсеннән авылдашыбыз Мурат Гайнуллин лаек булды.
Шушы чарада катнашкан барлык авылдашларга чиксез рәхмәтләребез, безнең арадан бик яшьли киткән авылдашыбыз Илшатның рухы шат булсын. Әти-әнисенә, туганнарына, гаиләсенә шушы кайгыны күтәрерлек көч, түземлек һәм сабырлык телибез.
Зөлфия Хәйруллина.
Күгәй
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев