Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Куанычлы шатлыклар, мең төрле мәшәкәтләр белән көн артыннан көн, ай артыннан ай уза

Әле кайчан гына шау чәчәкле язларга, нурлы җәйләргә, мул көзләргә сокланган идек. Ә менә бүген инде кыш.

 Тагын бер елыбыз артта калды. Шаулап - гөрләп яңа ел бәйрәмнәре дә узып китте. Барыбызның да күңеленнән үткәргән җанына уралып 365 көн буе бергә яшәгән, яшәткән, җырлаткан, гөрләткән, кемгәдер ниндидер проблемалар алып килгән, кемнекендер алып киткән, 2022 нче ел тарихка язылып калды. Аллага шөкер сау-сәламәт килеш 2023 нче елга аяк бастык.

Яңа ел концерты елдагыча яңа ел тамашасы белән башланып китте.

 Сәхнәгә шүрәле, дию, убырлы һәм куяннар чыкты. Аннары авыл җирлеге башлыгы "Иң матур чыршы" "Иң матур бизәлгән капка төбе" бәйгеләренә йомгак ясады. Бүләкләүләрдән соң сәхнәгә берсеннән-берсе моңлы җырчылар, оста биючеләр чыкты. Тамашачы һәрбер концерт номерын зур алкышларга күмде. Концерт төрле уеннар белән үрелеп барды. Тамашачы лотерея уенын елдагыча бик бирелеп, яратып уйный. Кыскасы без дә, тамаша кылырга килгән халык та, Яңа ел бәйрәменнән бик канәгать калдык.

 
Тулы зал белән концертыбызны карарга чыккан авылдашларга, кайткан кунакларга, безнең сүзне тыңлап концертыбызда катнашкан һәрбер кешегә - җырчыларга, биюче егет-кызларга, гармунчы Гизатуллин Хәдис абыйга, тамаша уйнаучыларга, кыш бабай белән кар кызына, шәмәкиләргә Казаннан кайткан авылыбыз сандугачы җырчы Фирдания Зарифуллинага, ветеран җырчыбыз Миләүшә апа Шакировага олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Барыгызга да саулык- сәламәтлек, озын гомер телибез. Киләсе яңа елларны да шулай тыныч, сау – сәламәт килеш, шатлык-сөенечләр белән каршы алырга насыйп итсен.

 

Чыганак: Мулла Иле мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев