«Күрше тавыгы каз кебек, йомыркасы баш кебек»
Күгештә җирлек башлыгының хисап сессиясе халык протесты белән башланып китте.
Ризасызлык, Альберт Гатауллинның җыелучыларны көн тәртибе белән таныштырганда, сорауларыгызны кәгазьгә язып бирерсез, дигән җөмләсеннән соң яңгырады. «Без монда күп түгел, нигә әле без авыз ачып ике сүз әйтмәскә тиеш? Юк инде, теләгәнебезне кычкырып сөйләячәкбез», – диештеләр.
Ә без үз чиратыбызда, әһә, хәзер нидер булачак, җирлек башлыгын «ашаячаклар» дип, интрига көтәбез. Күгешлеләр җитәкчеләрен бик хөрмәт иткәнен беләбез, шуңа халыкның каршы әйтүе көтелмәгәнрәк хәл булды. Әмма скандаллы өметебез акланмады, аларның гадәттәгечә, үзләре сайлап куйган җирлек башлыгының хезмәте һәм тырышлыгы турында барыбыз да ишетерлек итеп сөйлиселәре килгән булып чыкты.
Күгешлеләрнең узган елда тешләренә тигән мәсьәлә – күп функцияле үзәкнең элеккеге мәдәният йорты урынына салынмавы. Әмма җир бирелгән һәм төзелеш гөрләп бара, яңа бинаны август ахырында кулланышка тапшыру планлаштырыла. Моңа бары тик шатланырга гына кирәк, чөнки Күгеш-Айдар-Әрә халкыннан көнләшеп, үзләрендә дә яңа клуб төзелешенә чират көтүче авыллар әле бар. Җирлек башлыгының хисап чыгышыннан соң сүз алган Шамил хәзрәт Мисбахов та бу турыда әйтеп узды:
– Елдан-ел яшәү шартларыбыз яхшыра, бик авыр чаклар да бар иде. Безнең башлык шушы җирнеке, күз алдыбызда үскән егет, эшли башлаганда мыек кына чыгып килә иде әле, шуңа да авыл өчен янып яши, бик тырыша, рәхмәт кенә әйтерлек.
– Клуб мәсьәләсендә дә кирәкмәгән сүзләр сөйләп йөрмәгез, дөрес политика белән яшәргә кирәк. Булмый иде ул элекке урынга яңа клуб төзеп. Булганына куаныйк. Аннары, ул авылда фәләнчә, төгәнчә, дигән сүз булмасын иде. Һәр авылның үз тәртибе. «Күрше тавыгы каз кебек, йомыркасы баш кебек» инде ул, шулай, аларныкы яхшырак булып күренә. Ә баксаң, халык анда да риза түгел. Менә шул. Үзебездә тәртип булдырыйк, бердәм яшик. Кушылган акчаны вакытында җыеп тапшырыйк әле, җәмәгать, нәтиҗәсен күрәбез бит, күпме эш башкарылды. Өмә турында да әйтми булмый. Анда да авыл башлыгы тотына беренче булып һәм һаман шул бер үк кешеләр йөри. Өйдәге эшне аннары да эшләп була, алдан өмәдә эшләргә кирәк. Кабер казучыларга сәдаканы арттырыйк, ул бик авыр эш. Килешмәсәгез, үзегез казып карагыз. Гомумән, тырнак астыннан кер эзләмәскә, яхшылыкларны күбрәк күрергә, рәхмәт әйтергә өйрәник, – дип, нәсыйхәтен җиткерде хәзрәт.
Күгеш авыл җирлегендә яшәүче 18 яше тулган һәр кешедән үзсалымны 1000әр сум җыярга килешкәннәр. Бу башка күп кенә авыллар белән чагыштыр ганда зур сумма. Димәк, дәүләт шуны дүрт тапкыр га арттырып биргәннән соң, ярыйсы гына эшләр башкарырлык акчага әйләнәчәк. Үз вакытында, ягъни 20 мартка кадәр тапшырырга гына кирәк.
Дәвамын газетабызның бүгенге санында укый аласыз (5нче сан, 28 гыйнвар, 2021 ел). Укымый калмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев