Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Көзге һава торышы үзгәрүчән

Көннән - көн сюрпризлар алып килә.

Җылы кояшка сөенергә дә өлгермибез, каты җил чыга һәм бозлы яңгыр ява башлый. Елгаларны һәм күлләрне пыяла кебек уалучан боз каплый торган вакыт якынлаша. 

Көзге боз өч - дүрт атна рәттән булган салкыннардан соң гына ныгый. Әмма һава торышы бераз җылытып алса, ул кабат көпшәккә әйләнергә мөмкин. Аерым җәяүлеләргә бозның калынлыгы 7 см, ә күмәкләп 12 см булганда гына, боз өстеннән чыгарга ярый. 

 

😱😱Кызганыч, кисәтү билгеләренә дә карамастан, гомерләрен куркыныч астына куючылар шактый күп. Кемдер урау юлын кыскартмакчы, кемдер балык тансыклаган, ә балаларның тизрәк "каткан" боз өстенә кереп шуасылары, уйныйсылары килә.

 
🙏📈Шундый хәвеф - хәтәрләрне кисәтү йөзеннән, бүген балаларга, авыл халкына "Юка боз куркыныч, үз гомереңне сакла!", "Көзге боз хәтәр" дип исемләнгән кисәтү кәгазьләре өләшенде, алар белән әңгәмәләр үткәрелде.

 

Чыганак: Акъегет авылы мәдәният йорты Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев