Кояш карый башлагач ук авыл үзенә тарта
Күгеш җирлегенә бара торган юлдан ук менгәндә, уң яктан Айдар авылының тип-тигез булып эшкәртелгән матур бакча кишәрлекләре җәелеп ята, сок ланып куйдык хәтта.
-
Шулчак, биредә тырыш, булган кешеләр яши икән дигән фикер килде, тик күпмедер вакыттан хуҗалары белән танышырбыз дип уйлап та карамадык.
– Хөснетдиновлар гаиләсе кебекләр авылыбызның яме инде ул. Үзләренең генә түгел, ә тирә-юньдәге ташландык бакчаларны да, хуҗаларының ризалыгы белән, карап, тәртиптә тоталар. Тирә-юнен рәшәткә белән тотып куйдылар. Без андый «дачникларга» бик тә рәхмәтле, – дип сөйли Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин.
Чынлап та, әле берничә еллар элек кенә бакчада гына түгел, басуда колхоз җирләрендә дә бәрәңге утырта идек. Тик акрынлап, халык кырда түгел, өй янындагысын да киметеп, үлән чәчә башлады. Бөтенләй ташландык участоклар да күзгә күренеп артты. Бер ел гына эшкәртми кара, хәзер әллә нинди чүп үләннәре басып китәчәк. Бәлки илдәге барган үзгәрешләр белән быел төп нигезгә, бакча участокларына кире кайтучылар арткандыр дип ышанасы килә килүен...
Госман Хөснетдинов тумышы белән Айдар авылыннан, хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, яшь егет бәхет эзләп Зеленодольск шәһәренә китә. 30 ел Горький исемендәге заводның 16нчы цехында эшли. Мулла Иле кызы Рәмзия белән гаилә коралар, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Рәмзия апаның да эше җиңелләрдән булмый. Мәктәпнең 8нче сыйныфын тәмамлагач, ике ел училищеда укый, гомер буе төзелештә штукатур-маляр була. Ул төзегән йортлар, социаль учреждениеләрнең саны юк. Лаеклы ялга чыккач, шәһәр фатирында рәхәтләнеп ял ит, үзең өчен яшә бит инде! Юк, туган авыл үзенә тарта.
– Без атна саен туган нигезгә кайттык, ул чакта әле машина да юк, төртелә, кысыла поезд белән йөри идек. Инде хөкүмәт эшеннән туктагач, без гел авылда дисәк тә була. Шәһәрдә дүрт ай гына яшибез. Сезонны март аенда ачып, ноябрьгә кергәч кенә ябабыз. Кышын яз җитүне зарыгып көтеп алабыз. Кояш карый башлагач ук, авыл үзенә тарта, – дип сөйли Хөснетдиновлар.
– Гомер буе заводта, төзелештә эшләп арымагансыз икән, – дип сорыйм.
– Завод ул икенче, ә авылның рәхәтлеген сүз белән генә аңлатып булмый. Чөнки безнең күңелебез эш белән ял итә, – ди соравыма җавап итеп Госман абый.
Инде әйткәнемчә, уңган бакчачылар күрше-күлән кишәрлеген дә эшкәртә, барысы бишәү. Шулай булгач, бөтен төр яшелчәне рәхәтләндереп үстерергә мөмкинлек бар. Кабакны гына да бер бакча утыр талар, берсе-берсе 30 килога кадәр җиткәннәре дә була икән. Үзләреннән калганын кешегә тараталар. Язын кайткач, ике үгез алганнар. Һәм көзгә кадәр үстерәчәкләр. Терлек азыгын да үзләре әзерли. 60 брой лер-чеби белән мәш киләләр, соңрак каз-үрдәк тә тәрбияләргә исәпләре. Инде ничә елдан бирле аларны үстерү серләренә дә төшенгәннәр. Интернет белән дуслыклары юк, үз тәҗрибәләренә таянып эш итәләр. Госман абый, хәтта кычыткан турый торган җиһазны да ясап куйган. Иртәнге дүрттә башланган хезмәт көне, кичке тугызларда гына тәмамлана. Шулай итеп, көн күрүләре авыл кешеләреннән бер дә ким түгел, хәтта арттырып та җибәрәләр әле.
Инде бакчага чыгып, утыр тылган түтәлләрнең күплеген күргәч, аһ иттек. Тип-тигез, үлчәп кенә ясаганнар диярсең, һәр җир ялт иткән, чип-чис та, әле бит чүп үләне дә баш төртмәгән, шуңа да иң матур чак. Моның кадәр уңышны нишләтәсез дигән соравыма: «Дүрт гаиләгә бүләбез, үзебез, ике балабыз һәм Госманның абыйсы Рашит семьясын да калдырмыйбыз», – дип җавап бирде Рәмзия апа. Быелгы язның үзенчәлекле булуын күреп торасыз инде, май матур килде, кыштан барыбер җылырак булды, дигәндәй, түтәлләрдә дә орлыклар ялындырып кына тишелә башлады. Теплицадагы помидор үсентеләре дә, тизрәк җылытсын иде дигәндәй, ялындырып кына үсәләр. Барысы да Аллаһ җибәргән көннәр, азрак сабыр итеп, җайланып киткәнен көтәбез.
– Мин аеруча суган үстерер гә яратам, ул безнең эре була. Орлыгын үзебез ясыйбыз. Суганның һәрьяклап арасын 18-20 сантиметр калдырып утыртабыз. Моның өчен махсус такта ясадым, гел шуны гына кулланам, – ди Госман абый тип-тигез булып баш төрткән суганнарга күрсәтеп. – Суган башка формалаша башлагач, төпләрен туфрактан азрак ачып җибәрәм, менә шулай эшләгәч, ул рәхәтләнеп, җәелеп, зур булып үсә. Инде әңгәмәдәшләребез белән саубуллашырга капка төбенә чыккан идек, каршы яктагы мунча белән тагын бер участок та Хөснетдиновларныкы икәнен белдек. Биредә җиләк-җимеш агачлары – карлыган, крыжовник, персик, алма, слива үсә. Кыскасы, нәрсә үстермисез дип кенә сорарга иде безгә. Менә шулай, хәләл көчләре белән тапкан ризыкларына шөкер итеп, һәр узган көнгә рәхмәтле булып яши Госман абый белән Рәмзия апа. Һәм бу тырыш гаиләне өйләре янындагы кечкенә генә участокларына да бәрәңге утыр тырга ялкауланып яткан кайберәүләргә үрнәк итеп күрсәтү иде максатыбыз. Күп эшләсәң җәй көне, тук булырсың кыш көне дип, халык юкка гына әйтмәгән инде ул. Иң мөһиме сәламәтлек булсын, калганы үзебезнең кулда, дигән теләк белән хушлаштык Хөснетдиновлар гаиләсе белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев