Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кояш чыкса – табигать яңара, китап укысаң – күңел агара

Хәзерге заманда китап укымыйлар инде, димәгез. Укыйлар. Совет чорында яшәгән, китапка мәхәббәт ана сөте белән кергән буын әле бар.

Әйтмим, яшьләрнең гаджетларын китапка алыштыруы икеле, әмма бөтенләй үк өметсез түгел, алар арасында да бар китапханәнең кай тарафта урнашуын белүчеләр. Хәтта, кыйммәт булуына карамастан, кибеттән сатып алып укучы балалар да бар. Ерак йөрисе түгел, безнең Алия Гаязовабызның җиденче сыйныфны тәмамлаган кызы шундый.

Һәм, бүгенге көндә сәеррәк яңгырый торган хезмәт ияләре – үзләренең эш урыннарына җәлеп итеп, тартып торучы, сукмагына үлән үстермәскә җан талашып, һөнәрләренә бар күңелен бирүче китапханәчеләр бар.

Моңа мисал итеп Норлатта гомер итүче һәм инде егерме елдан артык яраткан хезмәтенә тугры калган Алсу Садыйкованы китерер идем. Кайчан күрсәң дә йөзеннән якты елмаю төшмәгән Алсу ханым Күгеш кызы. Мәктәпне тәмамлагач ук авыл китап ханәсендә эшли башлый һәм шул көннән бирле халыкны рухи азык белән тәэмин итеп яши. Тиң яры да аны китапханәдә эзләп таба.

Садыйковлар 1993 елда Үзбәкстан якларыннан Норлатка күченеп кайта һәм улы Илдүскә нибары өч яшь булганда тол калып, ялгызы тәрбияләп үстергән Фирдәүсә апаның туган авылы Күгешкә, туганнарына килгәлиләр. Илдүс Алсуны да шунда күрә һәм аның белән аралашырга китапханәгә кергәли. Акыллы, тыйнак, сөйкемле кызга нинди егетнең күзе төшмәс икән?! Шулай итеп, танышканнан соң дүрт-биш айлап узгач, Алсу Норлатка килен булып төшә. Ул көннәрдән 20 ел вакыт узган. Инде яшь гаиләне шатлыкка күмеп туган беренче уллары Салаватка 17, төпчекләре – биюгә оста Булатка 12 яшь. Төрле чараларда бергәләшеп катнашып, бик актив гаилә булып яшиләр. Фирдәүсә апа да, инде 80 яшен тутырырга җыенса да, аларга терәк. Эштән кайткан төшләренә ашарга пешкән, йорт караулы. Алсуның тормышта пар канаты, РЭСта монтер булып эшләүче ире дә алтын куллы, ышанычлы һәм тырыш гаилә башлыгы.
Гомер ага, дөньялар үзгәрә, китапны кулга алучылар кими, чөнки тормышыбызны интернет яулап алды. Аларны да без хәзер «онлайн» гына укыйбыз. Ничекләр генә китапханә ишеге тупсасын тутыктырмас ка соң хәзер?

Әй, тутыкмас иде әле китапханәнең бинасы булса! – ди Алсу. – Эшемне бик яратам! Китап укучылар юк дип тә зарлана алмыйм, Аллаһка шөкер, Норлат халкы укымышлы, кеше өзелеп тормый. Әллә нинди планнарым бар! Язучылар белән очрашулар оештырыр идем, килергә дә ризалар, әмма урыныбыз юк. Җәелеп эшләр идек! Безгә элекке ателье бинасыннан 150 квадрат метр бүлеп бирделәр, тик ремонт эше тукталды. Коллегам Лилия Габделбариева да бик яхшы, биш ел бергә дус-тату эшлибез.

Әйе, халыкка ничәмә еллар хезмәт күрсәткән бина авария хәлендә һәм китапханә вакытлыча Норлат мәдәният йортының бер почмагына урнашкан. Монда барлык картотеканың бик азы гына сыйган, әлбәттә. Шул кысанлыкта да тулы көчкә эшләргә тырыша китапханәчеләр. Балалар өчен төрле түгәрәкләр оештыралар һәм алар бирегә бик теләп йөри. Һәр, диярлек, истәлекле датага нинди дә булса чара әзерлиләр, гомумән, күңелле яшиләр һәм халыкны җәлеп итүгә бар көчләрен куялар. Үзләре яңа китаплар сатып алалар, кайсыбер язучылар белән турыдан-туры элемтәдә торалар. Шуңа күрә, норлатлыларның яңа чыккан китапларны кибетләрдән эзләп йөрү мәшәкате юк, әле генә табадан төшкән һәр басма белән аларны тырыш китапханәчеләре тәэмин итеп тора. Чын китап сөюче, китапханәгә еш йөрүчеләрнең булуы бигрәк тә сөенечле.

– Бер укучыбыз бар, һәр укыган китабын алфавит тәртибендә блокнотка теркәп бара. Шуңа карый да: «Анысын бирмә, Алсу, мин аны инде укыган, башкасын бир», – ди. Мондый авылдашларыбыз булганда китап ханә сукмагына әле күп еллар үлән үсмәс, дип өметләнәбез. Укысыннар иде, хәзер күп кенә яңа авторлар һәм аларның кызыклы әсәрләре дөнья күрде. Телефонда утыру бит бөтенләй башка, ул бит ардыра гына, ә китап уку – ял иттерә. Килегез китапханәгә, балаларыгызны да үгетләгез – бу аларга да бары тик файдага гына, – ди, китапханәдә эшләү дәверендә үзе «чутсыз» санда китап укыган Алсу Садыйкова.

Китапханәченең эше теләүчеләргә китап өләшеп утырудан гына гыйбарәт дип уйлаучылар нык, бик нык ялгыша. Хәзер, үзегез беләсез, кәгазь заманы, юк, компьютерныкы дисәк дөресрәк булыр. Менә шул замана техникасы артына утырып күпме хисап, ягъни отчет эшли алар! Көнең җитмәс, билләһи, кемгә кирәктер шуның кадәр? Алар әле иҗтимагый тормышта да бик актив кайнарга, һәртөрле чараларда катнашырга яки оештырырга тиеш. Алсу да бер тик тормый: «Сәламәт иртә»дә дә йөгерә, «Әдәби марафон»да да катнашмый калганы юк. Алай гына да түгел, призлы урыннарны да яулый. Шушы арада «Әдәби марафон» активистлары өчен Казанда зур Сабантуй уздыра, ул анда да чакырулы. Орчык кадәрле шушы ханым барына да өлгерә! Алга таба да уңышларга ирешергә язсын!

Норлат китапханәчеләре Алсу Садыйкова белән Лилия Габделбариевага алдагы көннәрдә иркен биналарда барлык планнарын тормышка ашырып, рәхәтләнеп эшләргә насыйп булсын, укучылары көннән-көн арта барсын! Чөнки хәзер кабат китап уку модага керде, җәмәгать, ашыгыгыз китапханәгә, агартыгыз күңелләрегезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев