Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Көтеп алынган Яңа ел киче 31 декабрь дә килеп житте

Авылдашлар, кайткан кунаклар мәдәният йортында жыелыштылар.

Клуб матур итеп бизәлгән, үзенә бер сихри атмосфера биреп тора куңелләргә. Мәдәният хезмәткәрләре, "Яңа еллар бәхет алып килсен" дигән кичә уздырдырдылар. Берсеннән-берсе кызык скетчлар куеп, җырлап-биеп, төрле уеннар уйнатып, лотереялар үткәрделәр.
Катнашасы килгән һәр кеше бар уенда катнаша алды.

Бәйрәм бик күңелле үтте. 


 1 гыйнвар - "Новогодние огоньки" ял итү киче, дискотека үткәрелде. 
3 гыйнвар көнне "Яңа еллар  белән"дигән балалар өчен бәйрәм уздырдылар.

Кечкенә авыл булуына карамыйча, балалар бик күп иде, каникулда әби-бабаларын сагынып кайтканнар. Кыш бабай белән кар кызына  шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырлап, уеннар уйнап, бик күңнеләре булып кайттылар. 

⚡⚡- Шундый күңелле, матур бәйрәмнәр үткәргәннәре өчен авылдашлары исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез, - ди Ләйсән Хәйбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев