Корбан гаете Аллаһның рәхмәтен алып килсен
Мөселман дөньясының олуг бәйрәме – Корбан гаете җитте.
Аның безнең өчен бик мөһим булуын, тарихын, традицияләрен барыбыз да беләдер, мөгаен. Шулай да тагын бер кат исебезгә төшереп үтик әле. Газета укучыларыбыз өчен сорауларга җавапны Бәчек авылы имам-хатыйбы Хәйдәр хәзрәт Сибгатуллиннан алдык.
– Әйе, быел Корбан бәйрәмен 9 июльдә билгелибез. Белгәнегезчә, бу дата елга һәм илгә бәйле рәвештә, үзгәреп тора. Мөселман календаре айга бәйле, ул 12 айдан һәм 354ләп көннән тора. Бу Кояш елына караганда 10 яки 11 көнгә кимрәк. Шул сәбәпле, мөселман дини бәйрәм көннәре ел саен алышына.
– Хәйдәр хәзрәт, Корбан бәйрәме тарихын да хәтерләрдә яңартып алсагыз иде.
– Корбан гаетенә кадәр бер ай ярым дәвамында, хәлләреннән килгән мөселманнар Мәккәдәге изге урыннарга хаҗ кыла. Бу юл җиңелләрдән түгел, шуңа күрә ул кешегә начар уйлардан арынырга һәм җанны чистартырга ярдәм итә. Корбан бәйрәме хаҗ кылуның югары ноктасы булып тора, ягъни ул шәфкатьлелек, игелек һәм мәхәббәт бәйрәме. Бәйрәмнең исеме Ибраһим пәйгамбәр тарихына барып тоташа. Аның тормышы Коръәннең 37нче сүрәсендә язылган. Ибраһим пәйгамбәр янына йоклаганда Җәбраил фәрештә килеп, улы Исмәгыйльне корбан итәргә кирәклеген, моны Аллаһ Тәгалә әмере булуын әйтә. Ибраһим каршы килә алмый, шуңа йолага әзерләнә һәм Мәккә урнашкан урынга – Мина үзәненә юнәлә. Улы да Аллаһ һәм әтисенең әмеренә буйсынып, артыннан атлый. Әмма корбан чалыр вакытта Җәбраил фәрештә килеп, Ибраһим пәйгамбәргә сарык тәкәсе бирә, улы исән кала. Шулай итеп, Аллаһ Тәгалә Ибраһимның тугрылыгы һәм күңел сафлыгы өчен Исмәгыйльгә тормыш бүләк итә.
– Корбан гаетенең асылы турында да газетабызны укучыга сөйләп узыгыз әле.
– Тарихтан аңлашылганча, Корбан гаетенең нигезе – корбан чалу. Бәйрәм намазыннан соң, мөэминнәр Ибраһим пәйгамбәрнең гамәлләрен искә алып, сарык, тәкә, сыер яки дөя чалалар. Бу йоланы үтәүнең үз кагыйдәләре бар. Әгәр дә корбанга дөя чалырга уйлагансыз икән, дөя урынына аңа биш яшь булырга тиеш. Мөгезле эре терлек ике яшьлек, ә сарык – бер еллык. Әлеге хайваннарда бернинди дә авыру булмавы шарт. Бер дөяне җиде кеше исеменнән корбан итәргә мөмкин. Әгәр дә мөмкинлек бар икән, дөя урынына җиде сарык яхшырак. Корбан чалганда тыныч булырга, малны кызганырга кирәк. Хайванны җәберләү тыела, ул пычакны һәм башка хайваннарны күрмәскә тиеш. Шул очракта гына Аллаһ корбаныгызны кабул итәр.
– Корбан гаете көне гадәтләре нидән гыйбарәт?
– Иң мөһиме – төнлә йок ламаска. Мөселман бәйрәмнәре төнлә килә, шуңа аны төн уртасында каршыларга кирәк. Намаз укырга, Аллаһка дога кылырга. Моны өйдә дә эшләп була, әмма ир кешегә төнлә һәм иртә таңнан мәчеткә барсаң яхшырак. Көнне якыннарың белән уздырырга, мөселман дин кардәшләрне бәйрәм белән котларга кирәк. Мөмкинлегегез булса, гаилә әгъзаларына һәм дусларыгызга кечкенә генә булса да бүләкләр тапшырырга. Корбан бәйрәмен каршылар алдыннан юыну, чәч һәм тырнакларны тәртипкә китерү, чиста киемнәр кию шарт. Төрле тәмле ризыклар пешерелә, әзерләнә, кунаклар чакырыла. Ашаудан тыелырга, ягъни ураза тотарга ярамый. Бу бәйрәмнең тагын бер күркәм гадәте – мохтаҗларга ярдәм итү. Аларга ризык, кием яки акчалата хәер бирелә. Гает көннәрендә сабыр булырга, әрләшүләргә юл куелмаска, бәйрәм чиста күңел белән билгеләнергә тиеш.
– Аллаһның рәхмәтләре яусын сезгә, хәзрәт! Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!
– Әссәламүгаләйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтуһу! Догаларыбыз, чалган корбаннарыбыз кабул булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев