«Корабльдә йөзгән кебек, кая карасаң да су!»
Гөбенә елгасы ташыды, шулай итеп, Татар Танаен су баса.
Районыбызның Татар Танае авылы халкы язгы ташу чорын ел да бер курку хисе белән каршы ала. Гөбенә елгасыннан ташып чыккан сулар өйгә, хуҗалыкка керерме, яз хәвеф-хәтәр китермәсме дип, ут йотып яши алар. Су басудан күргән зыянның ни дәрәҗәдә булуын, боларның барысын да үз башыннан кичергән кеше генә белә, аңлый.
Рәшит абый Габдерәхимов хуҗалы гында 2018 елда булган идек. Нәкъ шул елны авылга Гөбенә һәм Ышналы елгасы ташып кереп, шактый йорт ны су басты. Быел да шул хәл кабатланмасмы? Без Татар Танаена килгән көнне (11 апрельдә) су 5,1 метрга кү тәрелгән иде. Авылга керә торган юл ике яклап та очы-кырые күренмәгән диңгезне хәтерләтә. Язгы табигатьнең гүзәллегенә хозурланып карап барганда искитмәле картина ярылып ята инде. Сүз белән генә аңлатырлык түгел. Әлбәттә, суда утыручы бакчалар, мунчалар, махсус күтәртелеп куелган умарталарны исәпкә алмаганда, бик матур. Тик хуҗалыкларга зыян салмый гына агып китсә иде елга сулары.
– Елдагыча, әзерлек эшләрен алдан күр дек. 2018 елгы дәрәҗәгә күтәрелеп җи тәр өчен су 35-40 см артырга тиеш. Менә көндезләрен җылыта башлады, шулай булгач, безнең күзәтүләр буенча, су төнлә күтәрелә. Ни өчен дисәгез, кар күп әле. Идән асты суда, әлегә өйгә кермәде. Бакчада умарта оялары югарыда, быел тагын да күбрәк күтәрдек, чөнки су күтәрелмәс дигән гарантия юк. Тавыклар әлегә ояда, су керүгә куяр өчен поддоннар әзерләдек. Су белән алар да күтәрелә, тавыклар да, – дип сөйли Рәшит абый.
Шул ук Ленин урамында яшәүче Әминә апа Садриева сүзләренә караганда, су күзгә күренеп арта. Аларның без килгәндә әле яшелчә бакчасы гына суда иде.
Йортларын салганда ук, мондый куркыныч янавын белеп, биегәйтеп төзегәннәр.
Су як-яклап кырларга җәелде. Әле Гөбенә елгасында боз тыгылган иде, коткару көчләре белән, техника ярдәмендә моны юк иттек. Су басуны булдырмас өчен әзерлек эшләре күптән башланды: канаулар казылды, су юллары чистартылды. Быел Ышналы елгасы алай комачаулык китермәде, үз юлын табып, кырыйга агып китте. Чөнки без аның тирәсен үткән ел көздән үк техника белән төзекләндердек. Быел Гөбенә елгасы ташып, 13 йортка зыян салды, – дип сөйли Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин.
– Без инде Гөбенә елгасы агып киткән, Мамадыш-Әкил һәм Рус Әҗәле җирлегендә боз юктыр диеп уйлаган идек. Тик якшәмбе Кайбыч районыннан зур боз килде һәм тыгылды. Яшел Үзән районының коткару хезмәтләре барысы да зур әзерлек сагында. Норлат юл хезмәтләре техникасы ярдәмендә бозларны тараттык. Әлеге хәвеф-хәтәрне булдырмауның юлы бер генә – сусаклагыч дамба төзү. Моның буенча Яшел Үзән муниципаль районы хакимияте зур эш башкарды, ТРның табигатьне саклау чаралары программасына кердек, аның кысаларында экспертиза үткәрелде, проекты эшләнде, – дип сөйли ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яшел Үзән муниципаль районы буенча идарәсе башлыгы Вячеслав Долганов. Финанс чыгымнарын бүлеп бирү 2022 елда карала, дип аңлаттылар район хакимиятендә.
Гөбенә елгасыннан зур зыянны Вахитов урамында яшәүчеләр дә күрә. 2018 елда без бирегә «НИВА» машинасында килгән булсак, быел җәяүләп тәпиләдек. Йорт хуҗасы Фәнис Шаһиев без килгәндә капка төбендә машинасының тәгәрмәчләрен алыштыра иде. «Суда йөри торган көпчәкләр куям әле», – дип шаяртып куярга да онытмады.
– Су басуга без инде ел да алдан ук әзерләнәбез, өй эчендә барлык җиһазлар, кием-салым, суыткыч күтәр телгән. Идән астындагы су өс кә чыгар өчен бары 2 см калды. Әлегә иртән (12 апрельгә) арткан дәрәҗәдә тора. Үзебез не корабльдә йөзгән кебек хис итәбез, кайсы тәрәзәгә карасаң да, су..., – дип мәзәкләргә дә көч таба әле Фәнис Шаһиев.
Чынлап та, тәрәзәгә кара саң, җәннәт почмагы инде менә, киң болыннарга җәелгән суда аккошлар, челәннәр, үрдәкләр, кыр казлары йөзә. Капка төбендә генә торган көймәгә кызык өчен генә утырып караган идек тә, тыелып кала алмадык, йөзеп килү теләге дә туды. Кайчан мондый мөмкинлек була әле дип, Фәнис абыйга бер генә караш ташладык, каршы килмәде тагын. Бакча артында җәелгән су буйлап көймәдә йөздек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев