Колхоз һәм халык дип яшәгән шәхес
Озак еллар «Ленин» исемендәге колхозны җитәкләгән Тәлгать Гыйниятуллинның истәлегенә бюст ачылды.
Чулпан Гыйсмәтуллина фотолары, «ЯҮ»
«Хәерле иртә! «Ленин» исемендәге колхоз радиосы сөйли. Бүген мәктәпнең 7-8нче класслары суганга, 9-10нчылар чөгендер кырына эшкә чыгачак». Сәгать иртәнге алтыда Мамадыш-Әкил җирлегендә яшәүчеләрне авыл радиосы көн дә менә шундыйрак нәрәт белән уята. Мәктәп укучылары бүген эшкә чыгарга, әллә укырга барыргамы икән дигән сорауга җавапны җирле радио аша белә. Булган бит ә заманнар, диярсең.

Үткәннәргә Мамадыш-Әкил авыл җирлегендә булган истәлекле вакыйга алып кайтты. 28 ел «Ленин» исемендәге колхозны җитәкләгән, туган ягым дип янып яшәгән, авыл халкының тормыш сыйфатын күтәрү өчен бар көчен куйган легендар җитәкче Тәлгать Әшрәфҗан улы Гыйниятуллин истәлегенә бюст ачылды. Бюстның Татар Танае мәктәбе каршында урнаштырылуы да юкка түгел. Үсеп килүче яшь буын өчен үрнәк булып, үткәннәрнең онытылмавын, тарихның мәңгелек булуын искәртеп тора ул.
Тәлгать абыйның хезмәт уңышлары турында күп санлы хөкүмәт бүләкләре дә сөйли:
«Хезмәт батырлыгы өчен» медале, Октябрь революциясе ордены, Татарстан АССРның атказанган агрономы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең рәхмәт хаты, Зеленодольск муниципаль районының мактаулы гражданины һәм башкалар. Шулай ук ТРның 1999 елда басылган «Татар энциклопедиясе сүзлеге»ндә ул күренекле шәхес буларак урын алган.

– Ул елларда хуҗалыкка Ленин исемен кушу зур дәрәҗә иде, чөнки аны бар яктан акларга кирәк була. Менә еллар узгач, данлыклы колхоз җитәкчесенә абыйсы һәм туганнары нияте белән бюст урнаштырылды. Һәм ул бик дөрес урында, үзе төзеткән мәктәп каршында урын алган. «Ленин» исемендәге колхоз мәктәп тә, клуб та һәм башка социаль объектлар, юллар төзи алган дип бүген ышанып та булмый. Тәлгать Әшрәфҗанов кебек рәис ярдәмендә территория үскән, кеше эшле һәм ашлы булган. Безнең мондый шәхесләрне онытырга хакыбыз юк, – дип сөйли район башлыгы Михаил Афанасьев бәйрәм тантанасын ачып.
Әйе, теләсә кайсы җитәкчене хезмәте бәяли. Ә Тәлгать абыйның башкарган эшләре тирә-як авылларга гына түгел, ә бөтен республикага үрнәк булып тора. Аның инициативасы белән мәктәп, балалар бакчасы, ике мәдәният йорты, кибетләр төзелгән. Гомум газлаштыруга кадәр үк нәкъ менә аның туган авылы Мамадыш-Әкилгә газ үткәргәннәр. Зур ышаныч казанып, Тәлгать Гыйниятуллин Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты итеп сайланган.

– Бу бик тарихи вакыйга! Чөнки ул район һәм республика үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Андый кешеләр 100 елга бер туа торгандыр. 1986 елны Рус Әҗәлендә гади зоотехник булып эшли башлагач, бәхеткә Тәлгать абый белән танышырга туры килде. Ул спортны ярата иде, нәкъ менә шул темага сөйләшүдән башланды безнең очрашуыбыз. Ул башкарган эшләрне санап бетерерлек түгел. Аның өчен колхозчыларның язмышы беренче урында булды. Чөнки ул кешене ярата белде һәм моны эше белән дәлилләде. Газ кертүне дә иң беренчеләрдән булып башлады. 1987 елны авылга Минтимер Шәймиев килде. Газ торбаларын күргәч, шаккатып киткән иде. Тәлгать Әшрәфҗанович бүген дә безне үз үрнәге белән яңа эшләргә өнди, – дип сөйли «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.
«Ленин» исемендәге колхоз гел үз исемен аклап килгән, дәүләткә бурычы булмаган бердәнбер хуҗалык булган. Авыл хуҗалыгы продукциясен сату планын арттырып үтәгән. Чөнки Тәлгать абый һәрвакыт үз фикерен яклый белүче, беркемгә дә яраклашмаучы, киң профильле белгеч булган.

– Мин аның белән таныш булуыма бәхетлемен. Ул да, мин дә колхоз рәисләре идек. Еш аралаштык. Хезмәт юлымда күп җитәкчеләрне күргәнем бар. Тик аның кебекләрне башка очратмадым. Ул үзе өчен яшәмәде. Ул колхоз һәм халык өчен яшәде. Миңа сөйләгән бер мисалы истә калган. Иртән эшкә килгәндә контора каршында бер төркем сыер савучылар җыелган икән. Тәлгать абый, ни булды икән, дип, куркып калган. Атлаган саен хезмәт хакын бирдем бит инде дип, уйлый икән. Ә алар аңа: «Без, ниһаять, чишенеп йоклыйбыз. Өйләребездә газ яна, зур рәхмәт», – дип әйтергә килгән икән. Тәлгать абыйның урыны җәннәттә булсын, – дип сөйли Кайбыч районының элеккеге башлыгы Азат Хәнифәтуллин.

– Тәлгать минем классташым. Ул безнең өчен алдан гел юл сызып баручы иде. Аның кебек акыллы, белдекле кешенең башка беркая да очраганы булмады. «Ленин» миллионер колхоз. Беренчеләрдән булып суган үстердек. Армый-талмый хезмәт итүенә мең рәхмәт. Без аннан һәрчак үрнәк алдык, – дип хатирәләрен яңартты яшьтәше Фидалия апа Хәсәнова.
Тәлгать абыйның исемен мәңгеләштерү идеясен бертуган энесе Әсгать Батталов тәкъдим итә һәм хыялын чынга ашыра. «Абый үзенә карата үтә таләпчән һәм хезмәт сөючән кеше иде. Бу сыйфатлары аңа нык ярдәм итте. Абый мәңге безнең йөрәктә», – диде ул бу чарада катнашкан һәркемгә рәхмәтен җиткереп.

Лаеклы ялга чыккач та тынгысыз җитәкче халыкка хезмәт итүеннән туктамый. Үз акчасына авылдагы иң зур проблемаларның берсен хәл итә – юл салдыра, авылга чишмә суын китерү өчен торбалар суза. Моның өчен авылдашлары Тәлгать абыйга бүген дә рәхмәт укый. Мәчет төзетүгә дә зур өлешен кертә. Кыскасы, легендар җитәкченең башкарган гамәлләрен бер язмада гына яктырту мөмкин түгел, алар бихисап. Инде менә бүген бюсты һәркемгә туры юл күрсәтеп, игелекле эшләргә өндәп тора сыман.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев