Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Клубның иске булуы эшләмәскә сәбәп түгел

Авыл клублары – районыбызны мәдәни яктан агартучы, халыкка рухи азык бирүче, буш вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә ярдәм итүче, җирлекне җанландырып торучы үзәк булып тора. Мәдәният йортлары гөрләп торган авыл – гөрләп яши дә ул.

Авыл клублары бүген ни хәлдә, киләсе елда безне нинди яңалыклар көтә, кичен дискотекалар үткәрелергә тиешме? Шушы һәм башка сорауларга без район мәдәният идарәсе җитәкчесе Марат Минһаҗев белән әңгәмә барышында җавап бирәбез. Ул шушы вазифага 2021 елның сентябрь аенда билгеләнгән иде.

Кыскача:
Марат Ринат улы Минһаҗев Казан егете, балачагын, яшьлеген Күлбашта уздыра. Шуңа да аны авыл егете дисәк тә, арттыру булмас. Ике югары белемле яшь белгеч 2019 елда Олы Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләнә. Ике елдан эшен үзе өчен бөтенләй яңа булган юнәлештә дәвам итә. Өйләнгән, ике баласы бар.

– Яңа вазифада эшегезне иң беренче нинди юнәлештә башладыгыз?
– Әлбәттә, танышудан башладым. Гомумән алганда, идарәдә 22 оешма исәпләнә. Җаваплылык та бермә-бер артты. Һәм эшкә керешүгә, нидер күрсәтәм дип мактана алмыйм. Монда ике ягын да уйлап, булган элеккеге системаны да бозмыйча, эш итәргә туры килә. Беренчедән, һәрнәрсәгә төшенергә кирәк. Авыл җирлеге башлыгы булганда да шулай, төптән өйрәндем. Берара сәркатиб эшен дә үземә алып барырга туры килде. Барысын да аңлагач кына, кешенең ни дәрәҗәдә үз урынында булуы яхшы күренә. Кисәк адымнар ясаганчы, әүвәл эшнең асылын аңлау мөһим дип уйлыйм.

– Газетабызның «Күңелемдәгесен әйтәм» сәхифәсенә бик еш кына кайбер мәдәният йортларының эшләмәүләре турында фикерләр килә. Кайбер авылларда чаралар гел уздырылып торганда, берәүләр эшләми генә акча ала, дигән моң-зарларны еш ишетәбез. Чынлап та, елга бер-ике чара белән канә гатьләнүче коллективлар да бар бит. Контрольдә тотасызмы, ничегрәк башкарыла ул? Аннан, эш сәгате белән дә танышасы иде.
– Авыл җирендә күп нәрсәне тискәре якка кайтарып калдырырга тырышалар, күбрәк начарлыкны күрәләр. Әйе, җитешсезлекләр дә юк түгел. Шуңа да район мәдәният йортларында тикшерүләр булачак. Бу безгә коллегаларыбызның ни дәрәҗәдә халыкка хезмәт итүләрен белү өчен кирәк. Эш графикларына килгәндә, ул һәр учреждениенең үзендә язылган, һәммәсенең үз эш вакыты, чөнки тулы хезмәт хакына эшләмәүче клуб лар да бар. Аларның эш вакыты һәм үткәреләчәк чаралары авыл җирлеге башлыгы белән килешенә. Безнең клубыбыз иске инде дип, кул кушырып утырып кына булмый, әлбәттә. Дискотекалар, гадәттәге режимда үткәрелә. Кичен яшьләр урамда кая барып бәрелергә белмичә йөрергә тиеш түгел.

– Авыру (ковид) сәбәпле, мәдәният йорты хезмәткәрләренең эш режимына нинди дә булса үзгәрешләр кердеме?
– Республикада кергән үзгәрешләр авыл җирлегенә дә кагыла инде. Хәзер ТР Мәдәният министрлыгы ведомство карамагындагы учреждениеләрдә залларны 70%ка тутырырга мөмкинлек бирелде. Клубка килгән кешеләрнең прививка ясалганлык турында кодлары булырга тиеш.

– Киләсе елда районда нинди дә булса мәдәният йорты салыну планга кертелгәнме, капиталь төзекләндерү каралганмы? Район дашларыбызны сөендерә алабызмы?
– Тиздән, ниһаять, Күгеш мәдәният йорты үз ишекләрен ачачак. Ә инде киләсе елга планда биш авылда яңа бина – ике клуб 200 урынга, ике – 100 урынга, бер – 50 урынга салынырга тиеш, документлары әзерләнә. Ниндидер үзгәрешләр кереп, аяк чалынмас дип ышанабыз. Капиталь ремонт исә, ике мәдәният йортына ясалырга тиеш.

– Район мәдәният йортларының эшчәнлеген ничек бәялисез?
– Монда бер сүз белән генә әйтеп булмый. Аларның һәрберсе индивидуаль, һәммәсенең үз асылы бар. Бүгенге көндә, авыру таралу сәбәпле, эшләргә авыррак булса да, кайберәүләр элек тә оештырылмаган бәйрәмнәрне үткәрә. Инде сез аларны «Яшел Үзән»нең инстаграм һәм башка социаль челтәрләрендә күреп, танышып барасыз. Рәхмәт сезгә, тынгысыз мәдәният хезмәткәрләренең хезмәтен башкаларга да үрнәк итеп күрсәткәнегез өчен. Берәүне дә үпкәләтәсем килми, шулай да Күгәй, Мулла Иле, Олы Яке мәдәният йортлары аерым бер мактау сүзләренә лаек. Башкалар да алардан үрнәк алсын иде. Раифада, мәсәлән, өметле яңа җитәкче билгеләнде. Биредә бию түгәрәкләре эшли башлады, моның өчен залы да булдырылды.
Теләге булганнар тырыша, бәйрәм һәм төрле чаралар үткәрү мөм кин лекләрен дә таба.

– Марат Ринатович, әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт. Яңа эшегездә уңышлар гына теләп калабыз.
Сүз уңаеннан, узган ялда Күгәй мәдәният йортында шахмат һәм шашка уеннары буенча балалар, өлкәннәр һәм авыл яшьләре арасында ярыш булып узды. Биредә 50 урынлык кына мәдәният йорты салынса да, бинаның тынып торганы юк. Көндез авыл халкы төрле түгәрәкләрдә кул эшләре белән шөгыльләнә, ял итә.

Ә инде зурлап уздырылган чараларда авылның олысы да, кечесе дә катнаша. Шулай дус булуның сере бик гади: Күгәй мәдәният йорты мәктәп, балалар бакчасы, авыл җирлеге һәм халкы белән бердәм булып, кулга-кул тотынышып эшли. «Вконтакте» социаль челтәребездә якташыбыз Фернат Насыйбуллин язганча: «Афәрин! Сез күпләр өчен үрнәк! Булдырасыз! Чум, чум, чум...Сезгә коронавирус не почум...»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев